Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Яшьлек” театры уңышы

5 де­кабрь­дә Ка­зан­да Г. Ка­мал исе­мен­дә­ге Та­тар дәү­ләт академия те­ат­ры сәх­нә­сен­дә "И­дел-йорт" ХI тө­бә­ка­ра ха­лык те­атр­ла­ры фес­ти­ва­ле­нең фи­на­лы үт­те.

Яңа Чиш­мә ра­йо­ны­ның Чал­лы Ба­шы авы­лы "Яшь­лек" ха­лык те­ат­ры Лә­биб Ле­рон­ның "Кы­чыт­кан чып­чы­гы" ко­ме­ди­я­сен сәх­нә­ләш­те­реп, фес­ти­валь­нең 10 дип­ло­ман­ты ара­сы­на эләк­те - жю­ри те­атр чы­гы­шын юга­ры бә­я­лә­де. "Яшь­лек" те­ат­ры кол­лек­ти­вын­да - 6 ке­ше (җи­тәк­че­се Ил­сө­яр Дәү­ләт­ши­на). Бу зур җи­ңү, чөн­ки фес­ти­валь­нең баш­лан­гыч эта­бын­да Идел буе фе­де­раль ок­ру­гын­нан: Та­тарс­тан, Баш­кортс­тан, Ма­рий Эл һәм баш­ка рес­пуб­ли­ка­лар­дан 102 ха­лык те­ат­ры­ның иҗа­ди эше бә­я­лән­де. Тү­бән Ка­ма­да икен­че сай­лап алу ту­рын­да 40 кат­на­шу­чы ара­сын­нан 16-сы фи­нал­га чык­ты.

Ар­тист­лар­дан һәм те­атр ре­жис­сер­ла­рын­нан тор­ган мәр­тә­бә­ле жю­ри те­атр­ның иҗат кол­лек­ти­вы­на дип­лом һәм бү­ләк (сан­лы фо­то­ап­па­рат) тап­шы­рып, ла­ек­лы уңыш­ы бе­лән кот­ла­ды. Фес­ти­валь ту­рын­да ис­тә­лек итеп те­атр­га Та­тар академия те­ат­ры оеш­кан көн­нән (1906) бир­ле "үс­кән нә­сел ага­чы" сим­во­лы тө­ше­рел­гән кар­ти­на бү­ләк ител­де.

Рә­сем­дә: "Яшь­лек" те­ат­ры ар­тист­ла­ры Г. Ка­мал исе­мен­дә­ге Та­тар дәү­ләт академия те­ат­ры ар­тист­ла­ры һәм ав­тор Л. Ле­рон бе­лән бер­гә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев