Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яшьләр – дөньяны үзгәртергә сәләтле көч ул

Районда бер генә мөһим чара да "Бердәм Рәсәй"нең "Яшь гвардия"се - яшьләр иҗтимагый оешмасы, аграр яшьләр берләшмәсе, яшьләр парламенты катнашыннан башка үтми. Бу оешмалар район яшьләрен актив иҗтимагый-сәяси тормышка җәлеп итү өчен күп нәрсә эшлиләр. Яшьләр көне алдыннан ике яшьләр берләшмәсе лидерлары үзләренең эшләре турында сөйләделәр.

"Бердәм Рәсәй"нең "Яшь гвардия"се җирле бүлеге җитәкчесе Светлана Мартышова:
-Безнең оешма "Бердәм Россия" сәяси партиясенең үсеп килүче резервы, аның яшьләр канаты буларак оештырылуы, яшьләрне тәрбияләү буенча безнең бурычлар аның тормышындагы бөтен тармакларга да диярлек кагыла. Мин 2012 елдан бирле шушы оешманың җирле бүлекчәсен җитәклим. Безнең бөтен эшебез яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә алып барыла. Узган ел "Яшь гвардия" 60%ка составын яңартты. Аңа мәктәпләрдән югары сыйныф укучылары, эшче яшьләр керде. Аларның талантлы һәм зур оештыру сәләтенә ия инициативалы яшьләр булуын безнең эшләребезгә, үткән чараларга карап бәяләргә була.
"Яшь гвардиялеләр" район өчен мөһим булган барлык чараларда актив катнашалар. Җиңү бәйрәменә хәзерлекне генә алыйк. Без сугыш ветераннары, толларның өйләренә, хастаханәләргә бардык, йорт, бакча, өй эшләрендә булыштык. "Хәтер маршы", "Җиңү салюты" велоузышында, 9 майда "Хәрби техника парады"нда - безнең актив һәрберсендә катнашты.
"Яшь гвардия" "Президент белән бергә" хәрәкәтенә кушылып, ТР Президентын сайлауларга хәзерлек һәм үткәрүдә байтак эш башкарды. Акция һәм чаралар вакытында без оештык, күп фикердәшләр, дуслар, таптык. "Республика тасмасы" акциясендә без Татарстан Республикасы әләме төсләре булган тасмалар тараттык, район халкына Татарстан символлары, республикабызның гүзәллеге, көч-куәте турында сөйләдек. Халык арасында сәламәт яшәү рәвешен, спорт белән шөгыльләнү зарурлыгын пропагандалау да - безнең эшебез. Акция барышында без яшьләр, ветераннар, укытучылар, спортчылар, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, райондагы калган халык белән очрашулар үткәрдек. Районда яңа объектлар: мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт, балалар мәйданчыклары, музейлар, ФАПлар, клублар ачу тантаналары да безнең актив катнашуыбыздан башка узмый. Без бер генә мөһим вакыйганы, бер генә бәйрәмне дә игътибарсыз калдырмыйбыз: "Рәсәй көне", "ТР Конституциясе көне", "Халыклар бердәмлеге көне", "Балаларны яклау көне", "Яшьләр көне", "Парклар һәм скверлар көне", "Студентлар көне", "Сабан туе" һ.б. - бездән башка үтми. Район территориясен төзекләндерү буенча да безнең активистлар тарафыннан байтак чаралар үткәрелде.
Кыскасы, әле тагын озаклап санап, сөйләп булыр иде... Башка яшьләр оешмалары, яшьләр эшләре белән үзара хезмәттәшлек итеп, без яшь яңачишмәлеләрне илебез һәм республикабызның чын гражданнары итеп тәрбиялибез.
Яңа Чишмә районы Яшьләр парламенты рәисе Ирина Иванова:
-Район Советы каршында эшләп килүче Яшьләр парламентында 18 дән 30 яшькәчә булган яшьләр арасыннан иң актив 9 кеше эшли. Парламент районыбыз үсешенә һәм чәчәк атуына юнәлдерелгән барлык акцияләрдә катнаша һәм булышлык күрсәтә. 2015 елда без сайлау кампаниясенә актив кушылдык: сайлауларга әзерләнүдә һәм үткәрүдә, шулай ук "Президент белән бергә" һәм "Татарстан яңа гасыр" хәрәкәтендә катнаштык. Шәхсән үзем ТР ҮСК тарафыннан оештырылган "Һәр тавыш мөһим" проектында катнаштым. Яшьләр парламенты рәисе буларак, мин праймеризда үз кандидатурамны тәкъдим иттем һәм бердәм тавыш бирү көнендә өченче чакырылыш депутаты итеп сайландым. Башка яшьләр оешмалары белән берлектә Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләндек. Сәяси яктан грамоталы яшьләр тәрбияләп, мәктәпләрдә укучылар арасында фикер алышулар белән "Законнар кайда туа" дип аталган парламент дәресләре үткәрдек. Яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча республика форумнарында, Зәйдә "Яшь депутат мәктәбе"ндә актив катнаштык.
Безнең катнашыбызда үткән район советының даими комиссиясе утырышларында яшьләрнең көнүзәк проблемаларын бергәләп хәл итәбез: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, район яшьләренең теге яки бу проблемаларына җирле власть органнарының игътибарын җәлеп итү. Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларны тәкъдим итү өчен праймеризга әзерләнүдә һәм үткәрүдә актив катнаштык, ә алда исә яшьләр парламентына сайлаулар көтә. Сайлаулар алдыннан яшь сайлаучылар өчен кайнар линия телефоны эшли, анда аларга сайлау процедураларына кагылышлы барлык сорауларга җаваплар бирәчәкләр.
Кызыклы эшләр байтак булды, без әле ирешелгәннәрдә генә тукталмаячакбыз һәм үз алдыбызга яңадан-яңа бурычлар куябыз. Якын араларда без балалар сәламәтләндерү лагерьларында җәмәгать контроле оештырырга ниятлибез.
Кыскасы, яшьләр оешмалары район яшьләре арасында зур тәрбияви эш алып баралар. Яшь сәясәт өлкәнрәктән шунысы белән аерыла - ул киләчәккә юнәлдерелгән, ә яшьләр - үз тормышын, үз иленең, гомумән бөтен дөнья тормышын үзгәртә алырлык көч ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев