Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яз килә! Сөен!

Май чабу бәйрәме атнасының соңгы көне - гафу үтенү якшәмбесе бик күңелле узды. Язгы ярминкә белән туры китерелгән бәйрәм 2 март көнне базар мәйданында оештырылды.

Көн дә бик матур иде, әллә шуңа да халык бик күп җыелды. Бәйрәм хөрмәтенә оештырылган чәй белән кайнар коймактан авыз итүчеләр ярминкәгә чыгарылган товарларны да "үз иттеләр". Ярминкәдәге күтәренке кәефнең сәүдәне "кыздыруы" гомер-гомергә мәгълүм. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре халыкның күңелен үз чыгышлары белән күтәрсә, район үзәге мәктәпләре, үзәк китапханә хезмәткәрләре күмер самавырларында чәй кайнатып, коймак белән сыйладылар.
КФХ һәм ШЯХ-дан ярминкәгә чыгарылган товарлар да (сыер ите, дуңгыз ите, кош түшкәләре, дуңгыз башы, аяклар, телләр, субпродуктлар, сало, фарш), Камадан тотылган тазә балык, Архангел Бистәсеннән китерелгән сөт ризыклары, Яңа Чишмәнең ак мае, колбасасы - бар да үтемле булды. Шуларга өстәп тавыклар, дуңгыз балалары, камыр ризыклары, Яр Чаллыдан китерелгән кондитер эшләнмәләре дә сатылды. Балалар әти-әниләрен уенчыклар алырга күндерде - аларын Чистай универмагыннан китергәннәр. Күп кенә яңачишмәлеләр 8 мартка бүләкләр: сөлгеләр, сувенирлар алды. Гадәти булмаган сувенирлар да күпләрне җәлеп итте, каен тузыннан ясалган ипи, шикәр савытлары, шкатулкалар, тараклар, кулоннар да үз кулланучысын тапты. Кулдан эшләнгән әйберләр бик зәвыклы, матур иде. Прилавкада Яңа Чишмәдә үстерелгән беренче яшел кыяр - яңа уңыш та үз хуҗаларын тапты. Сораштыруларга караганда, халык сатып алган товарларыннан бик канәгать иде.
Җаны теләгән әйберләрне сатып алгач, халык концерт карарга җыелды. Шамакайлар, киенгән- ясанган АМЙ артистлары һәм Ленино МЙ-ның балалар театр коллективы, "Селяночка" ансамбле төрле җырлар җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, тамашачыларның кәефләрен күтәрделәр. Балалар өчен күңелле хәрәкәтле уеннар, ә БЯСМ аларга спорт ярышлары оештырды. Ял иткән арада коймак белән кайнар чәй эчеп. Шаян җырлар, такмаклар, уеннар уйнап, яңачишмәлеләр Кышны озаттылар, Язны каршы алдылар. Май чабу бәйрәме өч сәгать дәвам итте.
Инде матур традициягә әверелгән карачкы яндыру бәйрәмнең кульминация ноктасы иде. Әлеге йоланы сокланып күзәтүчеләр, әлбәттә, балалар булды.
-Карачкыны яндыруны минем беренче тапкыр гына күрүем. Искиткеч шәп! Ә иң күңелле конкурс - бишәүләп бер чаңгыда шуу, - дип үз тәэсирләре белән уртаклашты бер кызчык.
-Әлеге ярминкә нәрсәсе белән сезнең хәтерегездә калды? - дип кызыксындык без өлкәнрәкләрдән.
-Бик күңелле булуы белән! - дип җавап кайтардылар алар бертавыштан, - сайлап сатып алыр өчен азык-төлек тә байтак иде.
-Мондый ярминкәләр ешрак булса иде, - диде сатып алучылар да, сатучылар да.
Ярминкәдә 495 мең сумлык продукция сатылган, шуның яртысы иткә туры килә.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев