Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Язгы ташу – хәтәр нәрсә

Тиздән боз китәр, язгы ташу башланыр, тик моңа алдан ук ныклап хәзерләнергә кирәк. Язгы ташу иң куркыныч табигать бәла-казаларының берсе булып санала. Язгы ташу вакытында бәла-казалар азрак булсын өчен барлык хезмәтләр белән эшне килешеп, төгәл башкарырга кирәк.

Яңа Чишмә районы буенча районның җиде торак пунктына су басу куркынычы яный (Яңа Чишмә, Петропавел, Архангел Бистәләре, Ленино, Горшково, Әдәмсә һәм Зирекле авыллары). Бу авылларда куркыныч зоналарда 470 йорт урнашкан һәм аларда 1400 кеше яши (шул исәптә район үзәгендә - 956).
Районның гадәттән тыш хәлләр (ГТХ) буенча комиссиянең "Язгы ташу-2014" планын гамәлгә кертү буенча үткәрелгән киңәйтелгән утырышында язгы ташу чорында кешеләргә вакытында ярдәм күрсәтергә тиешле барлык структур бүлекчәләргә бурычлар җиткерелгән. Шулай ук һәр авыл җирлегендә эш планы төзелгән, хәлләрне контрольдә тоту һәм кирәк булганда кичектергесез чаралар кабул итү өчен җаваплы кешеләр билгеләнгән.
Районда Шушма елгасы буенда боз тыгылу куркынычы янаган ике участок (район үзәгендә һәм Архангел Бистәсендә) бар һәм аларда шартлату эшләре алып бару өчен районның ГТХ комиссиясе республикадагы тиешле хезмәтләргә заявка биргән.
-Район территориясендә 15 гидротехник корылма (буалар) бар һәм алар комиссия тарафыннан тикшерелгән. Аларга керү юллары чистартылган, су агызу юллары ачып куелган һәм су җибәрелгән, су басу куркынычы зур түгел, - дип билгеләп үтте безнең белән әңгәмә барышында ГО буенча әйдәп баручы белгеч Илнур Мотыйгуллин. Ул су басу куркынычы янаган урыннарда яшәүче халыкка вакытында әзерлек эшләре алып бару кирәклеген дә әйтеп үтте.
Исегезгә төшерәбез, су күтәрелгәндә һәм су басу куркынычы янаганда түбәндәгеләрне онытмаска кирәк:
-газны, суны һәм электрны сүндерергә;
-азык-төлекне, кыйммәтле әйберләрне, кием-салымнарны чормаларга, түбәләргә күчерергә;
-мал-туарны биегрәк, алдан хәзерләнгән урыннарга күчерергә;
-баскычлар, арканнар, йөзә торган чаралар хәзерләргә кирәк.
Әгәр дә эвакуацияләү турында кисәтү алган булсагыз:
-3 көнлек туклану запасы җыярга;
-медицина аптечкасы, җылы киемнәр хәзерләргә;
-документларны сү үткәрми торган пакетларга төрергә;
-вакыт булса, ишекләрне йозакка бикләп, тәрәзәләрне томаларга кирәк.
Су кисәк күтәрелгәндә, югарырак җиргә урнашырга, паникага бирелмәскә, коткаручыларга хәлләр турында хәбәр итәргә кирәк.
Экстремаль хәлләрдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итү өчен телефон номерлары:
1. Янгын сүндерү - коткару хезмәте - 01, 2-30-01, 112 (кәрәзле телефоннан)
2. Полиция - 02, 2-26-73
3. Ашыгыч ярдәм - 03
4. ТР буенча РФ ГТХМ өлкән оператив кизү торучысы - 8(843)244-46-46
5. Катастрофалар медицинасы оператив кизү торучысы - 8(843) 293-49-95
6. ТР ГТХМ каршындагы эзләнү-коткару хезмәте - 8(843) 272-43-12
7. Яңа Чишмә муниципаль район башкарма комитеты - 2-20-07, 2-20-09, 2-20-02
8. Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты - 2-20-08
9. Яңа Чишмә районы Бердәм диспетчерлык хезмәте - 01,112,2-30-01
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев