Язгы ташу – хәтәр нәрсә
Тиздән бозлар китәр, язгы ташу башланыр, тик моңа алдан ук ныклап хәзерләнергә кирәк (хәер, язгы ташу иң куркыныч табигать бәла-казалары бишлегенә керә).
Районда Шушма һәм Кичуй елгалары ярларына урнашкан 7 торак пунктка (Яңа Чишмә, Петропавел, Архангел Бистәләре, Ленино, Горшково, Әдәмсә һәм Зирекле авыллары) су басу куркынычы яный, бу торак пунктлардагы куркыныч зоналарда 447 йорт урнашкан һәм аларда 1327 кеше яши.
12 мартта районның гадәттән тыш хәлләр (ГТХ) буенча комиссиянең "Язгы ташу-2013" планын гамәлгә кертү буенча киңәйтелгән утырышы булып үтте. Утырышта язгы ташу чорында кешеләргә вакытында ярдәм күрсәтергә тиешле барлык структура бүлекчәләренә бурычлар җиткерелде. Шулай ук һәр авыл җирлегендә эш планы эшләнгән, хәлләрне контрольдә тоту һәм кирәк булганда кичектергесез чаралар кабул итү өчен җаваплы кешеләр билгеләнгән.
Районда боз тыгылу куркынычы янаган ике участок (район үзәгендә һәм Архангел Бистәсендә) бар, бозны шартлату эшләре алып бару өчен районның ГТХ комиссиясе республикадагы тиешле хезмәтләргә заявка да биргән.
Район территориясендә 15 гидротехник корылма (буалар) бар һәм алар комиссия тарафыннан тикшерелгән. Хәзергесе вакытта Шахмай, Чертуш, Зирекле, Акъяр һәм Яңа Чишмә буалары кардан чистартылып, су агызу юллары ачып куелган. Акбүредәге 4 буада да шушы эшкә керешкәннәр. Волчья Бистәсе буасында киләчәктә дамбаны ныгытырга кирәк булачак. Авыл җирлекләрендә куркыныч участокларда бозны каралту өчен ком, туфрак запасы хәзерләнгән (боз эрүен тизләтер өчен). Кирәк чакта буадагы су агызылачак.
Су басу куркынычы янаган урыннарда яшәүче халыкка вакытында әзерлек эшләре алып барырга кирәк. Исегезгә төшерәбез, су күтәрелгәндә һәм су басу куркынычы туганда:
- газны, суны, электрны сүндерергә;
- азык-төлекне, кыйммәтле әйберләрне, киемнәрне чормаларга, түбәләргә күчерергә;
- мал-туарны биегрәк (алдан хәзерләнгән) урыннарга күчерергә;
- баскычлар, арканнар, йөзә торган чаралар хәзерләргә кирәк.
Әгәр эвакуацияләү турында кисәтү алган булсагыз:
- 3 көнлек туклану запасы җыярга;
- медицина аптечкасы, җылы киемнәр хәзерләргә; документларны су үтмәслек пакетка төрергә;
- вакыт булса, ишекләрне йозакка бикләп, тәрәзәләрне томаларга кирәк.
Су кисәк күтәрелгәндә, югарырак җиргә урнашырга, паникага бирелмәскә, коткаручыларга хәлләр турында хәбәр итәргә кирәк.
Экстремаль хәлләрдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итү өчен телефоннар:
1. Янгын сүндерү - коткару хезмәте, ЕДДС (бердәм кизү тору-диспетчерлык хезмәте) - 01, 2-30-01, 2-29-07 (кәрәзле телефоннан - 010)
2. Полиция - 02, 2-26-73
3. Ашыгыч ярдәм - 03
4. Яңа Чишмә муниципаль район башкарма комитеты - 2-20-09, 2-20-02, 2-20-07
5. Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты - 2-20-08.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев