Язны каршылап
Үткән шимбәдә район халкы Май чабу бәйрәмен билгеләп үтеп, шау-гөр килеп кышны озатты. Бу көнне алар күңелле тамашаларда булып, бәйрәм ярминкәсендә йөреп кайттылар.
Көн кояшлы булмаса да, дымлы җилле һава торышы яз җитүен белдерде. Бәйрәмгә җыелган халык башта ярминкәгә агылды, анда яхшы нәселле үгезләр, дуңгыз балалары, яшь тавыклар, гадәттәгедән арзанрак бәядән азык-төлек сатып алырга мөмкин иде. Болар: шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм шәхси эшмәкәрләр алып килгән яңа суйган, суынырга да өлгермәгән сыер һәм дуңгыз ите, субпродуктлар, иттән фарш, дуңгыз аяклары һәм башлары, КМС заводыннан һәм "Архангельское" КФХ-дан сөт ризыклары, Яңа Чишмә колбаса цехыннан колбаса һәм сырлар. Шулай ук "Пищевик" ҖЧҖ-дән пешкән камыр ризыклары, теплицада үстерелгән кыяр, алма, кипкән җиләк-җимешләр, чикләвекләр, Кама елгасыннан тотып алып килгән балыклар да бар иде.
Гимназия һәм башлангыч мәктәп үз сыйларын - коймак белән кайнар чәй тәкъдим иттеләр. Кирәк-яракларын сатып алганнан соң, халык РМЙ-га юнәлде.
Мәдәният йорты хезмәткәрләренең сәхнәләштерелгән зур тамашасы үз атамасына - Май чабу бәйрәменә туры килеп тора иде. Монда район АМЙларының барлык мәдәният коллективлары катнашты. Программа халык әйтемнәренә, фольклор һәм элек-электән урыс халкының уен-көлкеләре белән баетылган һәм татар, чуаш халкының милли җыр-биюләре белән бизәлгән иде. Музыкаль ансамбльләр башкаруындагы рус халык җырлары, гармунга кушылып күңелле такмаклар башкарулары тамашачыларның күңелләрен тагы да күтәрде. Барлык күренешләр май чабу атнасындагы көннәрне чагылдырган иде ("каен сеңелдә кич утыру", "кайнана коймагы" һ.б.). Шамакайлар, киенгән-ясанган артистлар тамашачыларын да уеннарга җәлеп иттеләр. Болар бар да бик күңелле килеп чыкты. "Импульс" ансамбле кызлары һәм егетләре заманча ритм һәм биюләр күрсәттеләр. Сый-нигъмәтләр һәм самавыр куелган кечкенә генә өстәл бар халыкны, магнит сыман, үзенә тартып торды, кунаклар рәхәтләнеп коймак, чәк-чәк, гөбәдия һәм башка милли ризыклардан авыз иттеләр. Халык бәйрәмнәре традицияләре буенча Май чабу бәйрәмендә дә төрле милләт халыклары күңел ачты.
Бераз гына читтәрәк БЯСМ, "Жемчужина" бассейны хезмәткәрләре халык белән төрле уеннар һәм күңелле спорт конкурслары оештырды: кем тизрәк Кыш карачкысын яндыру өчен утын яра, кем карны ераккарак себереп ташлый яки себеркегә атланып икенче берәүне узып китә һ.б. уеннар. Шулай ук гер спортының шушы бәйрәмгә кагылышлы варианты да бар иде - бүкән күтәрү, скакалка белән йөгерү, армрестлинг һ.б. Җиңгән өчен бүләкләр дә тапшырылды. Матур итеп бизәлгән ат арбаларына балаларны утыртып, мәйдан буйлап әйләнделәр. Шул ук ат арбасында Яз кызы тантаналы шартларда мәйданга килеп кереп, үз хокукларына кереште. Ишегалдындагы суыкны гына куып җибәрәсе калды, ә моның өчен Кыш карачкысын яндыру йоласы үтәлде. Карачкы ялкынланып, очкыннар чыгарып, дөрләп янды.
Ольга ИВАНОВА, Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев