Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Язылу кампаниясе башланды

1 апрельдән 2014 елның II ярты елына газета һәм журналларга язылу башланды.

Китереп бирүгә каралган бюджет субсидияләре бирүне бетерү сәбәпле, Рәсәй Почтасы язылу буенча җибәрелә торган басмаларны китереп бирүгә куелган тарифларны кабат карарга мәҗбүр булган. Шуңа да "Яңа Чишмә хәбәрләре" ("Шешминская новь") газетасына язылу бәяләре шактый артты. Аерым абунәчеләр өчен ул 6 айга 444 сум тәшкил итә, оешмалар өчен - 450 сум.
Шунысы сөенечле, 1 апрельгә чаклы, газеталарга алдан язылу барышында, 1500 дән артык газета укучыбыз подписканы иске бәяләрдән рәсмиләштерә алган.
Рәсәй Почтасы абунәчеләргә стимул бирүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы әзерләгән. Аерым (шәхси) абунәчеләр газетага "до востребования" дигән төренә язылып, аны үзләре үк почта бүлегеннән ала алалар. Бу очракта район газетасына язылу бәясе 339 сум 12 тиен тәшкил итә. Оешмалар "абонемент ящигы"на языла алалар, ул вакыт язылу бәясе алты айга 345 сум 12 тиен тәшкил итәчәк ("абонемент ящигы"на аерым абунәчеләр дә языла ала).
Безнең газетага хәзер online режимында да язылырга була. Язылуның әлеге төре өйдән яки офистан чыкмый гына рәсмиләштерү мөмкинлеге бирә. Моның өчен "Подписка" дип аталган баннер урнаштырылган "Татмедиа" ААҖ сайтында - www.tatmedia.ru - теркәлергә кирәк. Басма исеме яисә индексы буенча эзләнә. Подписка өчен түләүне online режимында банк картасы ярдәмендә кертергә мөмкин (тулырак инструкция "Ярдәм" ("Помощь") бүлегендә).
Газета "Атна вакыйгалары" белән (ягъни атнасына 20 бит) чәршәмбе һәм җомга көннәрендә чыга, анда безнең район буенча гына түгел, Татарстан һәм Рәсәй буенча тупланган мәгълүматлардан да хәбәрдар булырсыз (телепрограмма да шунда керә).
Хөрмәтле газета укучыларыбыз!
Агымдагы ярты елга булган бәяләр белән чагыштырганда язылу бәясендәге аерма 150 сум тирәсе тәшкил итә ("абонемент ящигы" һәм "до востребования" буенча тагы да азрак) - бу бер килограмм печенье бәясе генә. Ә безнең газетага язылып, сез ярты ел дәвамында безнең тугры дусларыбыз булып калачаксыз, райондагы яңалыклар һәм вакыйгалар турында да беренчеләрдән булып беләчәксез.
Газеталарга барлык почта бүлекләрендә һәм район элемтә челтәрендә язылырга була. Алда да безнең белән калырсыз дип өметләнәбез.
Сезнең
"Яңа Чишмә хәбәрләре"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев