Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Язылу төгәлләнергә - 10 көн

Район газетасына язылу төгәлләнеп килә. Чистай МУПС мәгълүматларына караганда, 11 декабрьгә "Шешминская новь"ка - 1494, "Яңа Чишмә хәбәрләренә" 547 абунәче язылган, бу җиткерелгән планга карата - 79%.

Гыйнвар аенда газетаның беренче саны чыккач, язылырга өлгерми калучылар (һәм, әлбәттә инде, газетасыз калучылар) почтага язылырга ашыгалар, тик инде ул февраль аенда гына килә башлый.
Шунлыктан, хөрмәтле газета укучыларыбыз, сезнең ашыгуыгызны һәм 27 декабрьгә чаклы 2016 елның 1 яртыеллыгына газетага язылуыгызны үтенәбез. Газетабыз атнага ике мәртәбә 20 битле булып чыга.
Дүрт меңнән артык кеше яшәгән һәм 50 ләп учреждение булган район үзәгендә дә язылу сүлпән бара. Әдәмсә, Красный Октябрь, Зирекле һәм Шахмай авылларында да ашыкмыйлар. Декабрь азагына чаклы хәлләр үзгәрер, дип өметләнәбез.
Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренең дә кайберләре район газетасына язылырга ашыкмыйлар. Безнең район чиста авыл хуҗалыгы районы, газетада һәрдаим авыл хезмәтчәннәре, алдынгылар, авыл хуҗалыгы җитештерүендәге хәлләрнең торышы, чәчү һәм урып-җыю эшләренең барышы һ.б. турында күләмле язмалар урын ала. Терлекчеләр йортларында, механика остаханәләрендә, гаражларда, көнкүреш бүлмәләрендә, кайчагында, хәтта, авыл хуҗалыгы оешмасы контораларында да безнең газетаны күрә алмыйсың.
Хат ташучыларга да эшне активлаштырырга кирәк, язылу нәтиҗәләре буенча өч хезмәткәргә редакция премияләр тапшырачак.
Әлегә вакыт бар, газетага язылырга өлгермәүчеләрне почта бүлекләренә чакырып калабыз. Ярты елга язылу бәясе - 534 сум, 1 айга - 89 сум, 3 айга - 267 сум. Хөрмәтле абунәчеләребез, сезне почта бүлекләрендә көтәбез.
Сезнең "Яңа Чишмә хәбәрләрегез".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев