Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җәйге ял башланды

22 июньнән "Факел" балалар сәламәтләндерү лагерында беренче сменага балалар кабул ителә башлый, анда аларның физик, психик һәм эмоциональ яктан сәламәтлекләрен ныгыту өчен бөтен шартлар да тудырылган. Өч сменада 205 бала ял итәчәк, араларында 55 сәләтле бала (төрле конкурсларда, ярышларда, олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призлы урыннар яулаучылар) һәм бюджет тармагында эшләүче хезмәткәрләр...

22 июньнән "Факел" балалар сәламәтләндерү лагерында беренче сменага балалар кабул ителә башлый, анда аларның физик, психик һәм эмоциональ яктан сәламәтлекләрен ныгыту өчен бөтен шартлар да тудырылган.
Өч сменада 205 бала ял итәчәк, араларында 55 сәләтле бала (төрле конкурсларда, ярышларда, олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призлы урыннар яулаучылар) һәм бюджет тармагында эшләүче хезмәткәрләр баласы - 90, - дип сөйләде районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ольга Лаврентьева. - Лагерьга юллама буенча ата-аналар безнең бүлеккә мөрәҗәгать итә алалар (тел.: 8(84348) 2-23-95). Сәләтле балалар өчен ул 1812 сум 24 тиен тәшкил итә, бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең балалары өчен - 2111 сум 76 тиен. Калган чорда (7 көн) лагерьда 60 бала ял итәчәк, алар өчен юллама бәясе - 704 сум 76 тиен.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм төбәк хакимиятләре балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыруга һәм сәламәтләндерүгә тиешле шартлар тудыруга зур игътибар бирәләр. Республикада үзенчәлекле Президент программаларының берсе нәкъ шуңа юнәлтелгән. Илдә кризис булуга карамастан, барлык программаларның финанслануы бик мөһим.
Балалар спорт белән актив шөгыльләнә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бара алсын өчен, соңгы 3 елда Яңа Чишмәдә республика бюджеты акчасына ике эре спорт объекты: "Олимп" УСЗ һәм "Жемчужина" ябык йөзү бассейны төзелде. Мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар ел әйләнәсенә шушы объектларга йөриләр. Икенче ел инде район үзәгендәге балалар арасында универсаль балалар спорт мәйданчыгы популярлык казанды. Республика программасы буенча тагын ике махсус мәйданчык төзелеп килә: Зирекледә волейбол һәм баскетбол, Архангелда мини-футбол мәйданчыклары.
Җәйге чорда балаларның ялын һәм мәшгульлеген оештыру республика җитәкчеләре социаль сәясәтенең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Бу балага карата аерым игътибар "зона"сы, аны социаль яклау һәм савыктыру вакыты.
Җәйге каникулда Яңа Чишмә районында барлык балаларны актив ялга тартырга, аны кызыклы һәм сәламәтлек өчен файдалы итеп оештырырга тырышалар.
Сигез мәктәптә 1 июньнән башлап көндез мәктәп яны лагерьлары эшли, биредә 340 бала 21 көн ял итә. Мәктәп каршындагы хезмәт һәм ял лагерьларында мәктәп яны участокларын төзекләндерү буенча иҗтимагый - файдалы хезмәт оештырылган, биредә балалар 4 сәгать буе су сибү, утау, территорияләрне җыештыру белән мәшгуль. Мәктәпләр каршында оештырылган теге яки бу лагерьның ял программасына күңел ачу чаралары гына түгел, профилактик чаралар да кертелгән: тормыш иминлеге, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, спорт мәйданчыгында хәрәкәт активлыгы сәгате.
Каникул дәвамында балалар өчен районның өстәмә белем бирү учреждениеләре ишекләре дә ачык. Биредә алар өчен түгәрәкләр, секцияләр эшли, төрле чаралар, ярышлар үткәрелә. "Балачак утравы" проекты кысаларында район торак пунктларында балалар мәйданчыклары эшли, биредә балалар белән уеннарны, дәресләрне укытучылары оештырса, район үзәгендә тәрбия эшләре белән югары сыйныф укучылары шөгыльләнә. Ишегалды командаларында 200 ләп бала һәм яшүсмер физкультура һәм спортка җәлеп ителгән.
- "Факел" балалар сәламәтләндерү лагеры белән параллель рәвештә палаткалардан торган "Йолдызлы десант" лагеры оештырылачак (ул ике ел дәвамында яшүсмерләрнең җәйге ялларын оештыру мәсьәләләрендә әйдәп баручы республика эксперименталь мәйданчык булып тора). Республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән кыен тормыш хәленә юлыккан 300 ләп бала менә шушы өч сменалы палаткалардан торган лагерьда ял итәчәк.
Августта 7 көнлек "Аҗаган" сәламәтләндерү лагеры ачылачак, аның бурычы - яшүсмерләрне патриотик рухта тәрбияләү. Быел монда 21 бала ял итәчәк. "Аҗаган"га юллама алу өчен ата-аналар шулай ук яшьләр бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар, юллама бәясе - 830 сум 76 тиен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев