Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җырлары яшәргә өмет өсти

"Селяночка" ансамбленә Картлар йортында чыгыш ясавы үзе бер рәхәт - аларны монда яраталар һәм күптәнге дуслары күк көтеп алалар. 3 декабрьдә, Инвалидлар көнендә дә алар Картлар йортында яшәүчеләргә кабат шатлык бүләк иттеләр.

"Селяночка" "кыз-ларының" балкып торган йөзләре, аларның ачык кызыл төстәге сарафаннары һәм бизәкле баш киемнәре үзе үк бәйрәм атмосферасы тудырды. Әлеге ансамбль ветераннардан тора, тик аны шулай дип һич тә әйтә алмассың: алар яшьләргә биргесез, дәртләре, энергияләре ташып тора. Җырчылар чын күңелдән җырларын башкарып кына калмадылар, һәркайсын бергәләп биергә дә чакырдылар. Тамашачылар исә артистлар белән бергә рәхәтләнеп биеделәр.
"Селяночка" артистлары баянга кушылып хор белән дә, дуэт белән дә, аерым-аерым да рус халык җырларын башкардылар (солисткасы Зинаида Денисова, ансамбль җитәкчесе Вера Коновалова). Концерт та Юрий Киселев (ул баянчы да), Илназ Шәйхетдинов һәм Җәгъфәр Гинатуллиннар да үз җырларын бүләк иттеләр.
Шул кадәр күңелле булды ки, хәтта вакыт үткәне дә сизелмәде. Соңыннан монда яшәүчеләрне Картлар йорты директоры Михаил Демидов сәламләде. Ул чыгыш ясаган коллективка рәхмәтен белдерде, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә дәүләт күп нәрсәләр эшләвен тагын бер кат искә төшерде. Менә Яңа Чишмә Картлар йортында да яшәү өчен уңай шартлар булдырылган, аларны яхшы итеп карыйлар, тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итүдә проблемалар юк.
Ул киләсе елда учреждение "Кулай мохит" программасына кертелүен һәм өстәмә бина төзелгәннән соң монда яшәүчеләргә тагы да уңайлырак булачагын хәбәр итте. - Кешегә яшәү өчен икмәк кенә түгел, рухи азык та кирәк, - диде ул. - Картлар йортында бу уңайдан да артта калу юк, чөнки мәдәният хезмәткәрләре аларны һәрдаим үз чыгышлары белән сөендереп торалар, ә Өлкәннәр көнендә һәм Инвалидлар көнендә концерт куюлар монда инде гадәткә кергән. Соңгы ике елда аларда "Селяночка" ансамбле бик еш була. Картлар йортында яшәүчеләр аларга бик рәхмәтле, аларны үзләренчә: "Кызлар, тагын килегез!" - дип озатып калалар.
Картлар йортындагы күңел ачуларны сез безнең сайттан(www. novoshishminsk.ru) да карый аласыз.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X