Йомгак ясалды
Якшәмбе көнне терлекчелекне үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә үткәрелде. Җыелган халык "Вәлиев Ф.Р." КФХ-да катнаш азык хәзерләү технологиясе белән таныштылар. "Скоков Н.А." КФХ-ның МЭТ фермасында булдылар, шушы елның ике аенда терлекчелекне үстерүдәге эш нәтиҗәләренә йомгак ясадылар. Евгений СТАРОВ
Семинар-киңәшмә эшендә район башлыгы Вячеслав Козлов, башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов һәм аның урынбасарлары, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Баранов һәм аның белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре һәм зооветбелгечләр катнашты. Фермер Фәргат Вәлиев үз хуҗалыгын үстерү, катнаш азыклар җитештерү технологиясе турында сөйләде. Узган ел катнаш азык җитештерү өчен 153 мең сумлык компактлы җиһаз алып, алар сыерларның баш санын әлләни арттырмыйча да (хәтта бозаулау да аз), баланслаштырылган ашату хисабына сөт җитештерүне өч мәртәбә диярлек арттыруга ирешкәннәр. Район башлыгы авыл җирлекләре башлыкларының игътибарын халык өчен үз территорияләрендә катнаш азык җитештерүнең зарурлыгына юнәлтте, аны бит читтән сатып алырга туры килә. Николай Скоковның МЭТ фермасында хуҗа кеше сәламәт бозаулар алуда фән белән хезмәттәшлек итү, яшь терлекләр һәм савым көтүе рационында премикслар куллану турында сөйләде. Киләчәктә сыерларның баш санын арттыру күздә тотыла, моның өчен быел 200 баш сыер асрау өчен ташландык бинага реконструкция ясап, сөтүткәргечләр үткәрергә ниятлиләр.
Петропавел Мәдәният йортында киңәшмә үтте, анда соңгы ике айда терлекчелекне үстерүгә йомгак ясалды. Бу мәсьәләне карауга керешкәнче Вячеслав Козлов авыл җирлекләре башлыкларына һәм аппаратка, хуҗалык итүче субъект җитәкчеләренә РФ Президентын сайлауларны оешкан төстә үткәргән өчен рәхмәт белдерде, отчет җыелышларында һәм район халкы белән очрашуларда күтәрелгән барлык мәсьәләләрне дә даими контрольгә алу бурычы куйды. Киңәшмәдә Сергей Баранов 24 нче формага анализ ясады. Тулаем алганда, доклад ясаучы, дуңгыз ите җитештерү һәм атларның баш саны кимүне исәпкә алмаганда, терлекчелекне үстерү йомгаклары уңай, дип билгеләп үтте. МЭТ-нең баш саны узган елгы дәрәҗәдән 2 процентка арткан. Яхшы үсешкә "Татарстан" агрофирмасы буенча үрчем алуны арттыру хисабына ирешкәннәр. Дуңгызларның баш саны кимү тукталган, сарыкларның баш саны арткан, әмма "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ дә ул 46 башка кимегән. Атларның баш саны узган ел белән чагыштырганда 65 башка кимегән. Атларның баш саны кимүнең иң зур өлеше "Татарстан" агрофирмасына туры килә (монда ат итеннән әзерләнгән колбасаны яраталар, күрәмсең). Ике айда сөт җитештерү 334 тоннага арткан, иң күп артым "Вәлиев Ф.Р." КФХ-да - 36 процент, «Татарстан» агрофирмасында, "Козлов В.В.", "Садыйков М.Х." КФХларда, "Игенче", "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ дә сөт җитештерү буенча яхшы эшлиләр. Районда сөт җитештерү артуга да карамастан, аны тагы да арттыру өчен мөмкинлекләр бар. Хуҗалыкларда сыерлардан күп сөт савып алу (чор) оештырылмаган, терлекләрне асрау, ашату һәм саву технологияләре үтәлми.
Республиканың күрше районнары белән чагыштырганда районда 100 гектарга сөт җитештерү күрсәткечләре түбән. Ике ай эчендә сыерларның продуктивлыгы 642 килограмм тәшкил иткән (артым барлыгы 59 килограмм). Иң күп продукция бирүчәнлек "Козлов В.В.", "Вәлиев Ф.Р.", "Әхмәтвәлиева Г.Г." КФХларда, "Игенче", "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ-дә күзәтелә. Бер айда уртача тәүлеклек артым 90 граммга арткан. Иң күп артым "Татарстан" а/ф-да, "Зубов В.С." КФХ-да, иң азы - "Скоков Н.А.", "Садыйков М.Х." КФХ-да алынган. Ит җитештерү узган ел белән чагыштырганда 20 процентка арткан булса да, авыл хуҗалыгында файдаланыла торган җирләрнең 100 гектарына ит җитештерү күрсәткечләре буенча безнең район күрше районнардан шактый түбән тора. Үрчем алу буенча хуҗалыклар яхшы эшләгән. Барлыгы 1145 баш бозау алынган, бу 2011 елдагыдан 196 башка күбрәк. Үрчем алу буенча "Татарстан" (плюс 95 баш) һәм "Кулон" (57 баш) агрофирмаларында яхшы, ә менә "Игенче" ҖЧҖдә һәм "Вәлиев Ф.Р." КФХда начар эшләгәннәр. Тулаем алганда быел бозауларның сакланышы шактый яхшырган. Төп көтүгә башмак таналар кертү буенча "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ, "Зубов В.С.", "Козлов В.В.", "Нурхамәтов З.М.", "Вәлиев Ф.Р." КФХларда яхшы эшлиләр.
Киңәшмәдә чыгыш ясап, район башлыгы Вячеслав Козлов тереклек эшчәнлегендә агымдагы кайбер мәсьәләләргә дә кагылды. "Татарстан" а/ф-ның Тубылгытау бүлекчәсе белгечләре тудыру бүлекләренең пычрак булуы, терлекләрнең тояклары чистартылмавы өчен тәнкыйть утына тотылды. Киңәшмә алдыннан, бер көн элек Акъяр фермасында (җитәкчесе Нәкыйп Дәүләтшин) җитди кимчелекләр ачыкланган булган. Монда бозаулар тууын күзәтеп тору юк, алар турыдан-туры транспортерга эләгәләр, тудыру бүлегендә кизү тору да оештырылмаган, сыерлар абзарында су юк, сыерлар пычрак.
Терлекләрне асрау, ашату буенча кисәтүләр кайбер башка авыл хуҗалыгы оешмаларында да бар, бу хакта экрандагы фоторәсемнәрдән күрергә мөмкин иде. Шулай ук язгы кыр эшләренә хәзерләнү, минераль ашламалар, сыйфатлы орлыклар сатып алу, техника ремонтлау, механизатор кадрлар белән тәэмин итү, субсидияләр алу өчен документлар әзерләү һ.б. мәсьәләләр дә каралды.
Киңәшмә ахырында орлыкландыручылар: "Скоков Н.А." КФХ-дан Ольга Запалова һәм "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ-дән Татьяна Беспаловаларга премияләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев