Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Йөрәктән – йөрәккә

28 ноябрьдә Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр "Жемчужина" бассейнының актлар залында физик мөмкинлекләре чикле балалар алдында концерт бирделәр.

Балаларны аралаштыру идеясе белән Балалар мәктәбе, йөзү бассейны, социаль яклау бүлеге чыккан. Инвалидлар көне алдыннан мондый очрашулар үткәрү күркәм традициягә әверелде.
Бер-береңә җан җылысын бүләк итү, елмаю, кулга-кул тотынышу, үз кулларың белән ясаган открытка бүләк итү яки конфет белән сыйлау - бу чын-чынлап үзе бер терапия һәм ул катнашучыларның һәммәсе өчен файдалы.
Яшь талантлар бик матур чыгыш ясадылар: җырлар җырлап, баянда, гитарада (соло, дуэт һәм ансамбль белән) инструменталь пьесалар, күңелле биюләр башкардылар. Олимпия үтәсе Сочидан килгән "барс балалары" балалар белән спортка кагылышлы табышмаклар чиштеләр, татлы призлар белән сөендерделәр. Дөрес җавапларны хор белән кычкырып әйттеләр. "Артистлар" балаларның йөзләрендә елмаю чаткылары күрү өчен тырыштылар һәм моңа ирештеләр дә. Нәни тамашачылар һәм аларның әти-әниләре артистларны алкышлап, мизгелләрне фотога төшерделәр.
Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбия-ләнүчеләр балаларга үз куллары белән ясаган матур открыткалар һәм бассейннан бүләк - рәсем альбомнары тапшырганда балаларның сөенгәннәрен күрү үзе ни тора. Аннан бәйрәм атмосферасы "Жемчужина" бассейнына күчте, анда балалар рәхәтләнеп су коендылар.
Тамашачыларның ничек сөенгәннәрен һәм артистларның тырышуларын сез газетабыз сайтыннан (www.novoshishminsk.ru) карый аласыз.
Бәйрәмдә катнашучылар үз тәэсирләрен, аңлатмаларын да шунда калдыра алалар.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев