Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Юл карталарын“ үтәүгә - контроль

Узган атна азагында агымдагы елның ике аенда авыл җирлекләре башкарма комитетларының финанс-хуҗалык эшчәнлеге мәсьәләләре буенча булып узган киңәшмәдә авыл җирлекләре башлыклары һәм бухгалтерлары, палата начальниклары, социаль хезмәтләр, мәгариф, яшьләр эшләре һәм мәдәният бүлекләре җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Район Советы оештыру бүлеге начальнигы Альбина Әхмәтҗанова үткән киңәшмәдә төзелгән беркетмәнең үтәлү анализы белән чыгыш ясады. Анда йөкләнгән эшләр, нигездә, үтәлгән.
Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина агымдагы елның ике аенда авыл җирлекләре бюджетының үтәлеше турында информация ясады. Районның керемнәр буенча берләштерелгән бюджеты 71,3 млн.сумга үтәлгән (еллык план 382,1 млн.сум (19%)). Салым һәм салымныкы булмаган керемнәр планы 18%ка үтәлгән (21,6 млн.сум).
Үзкеремнәр буенча авыл җирлекләре бюджеты еллык билгеләнүләргә карата 15%ка үтәлгән. НДФЛ (керем салымы) керү планы елга карата 18%ка үтәлгән. Планны 9 авыл җирлеге үтәгән (Черемухово, Архангел, Акбүре, Зирекле, Красный Октябрь, Ленино, Тубылгы Тау, Чабаксар һәм Шахмай).
Физик шәхесләр милкенә булган салым буенча недоимка (түләнеп бетмәгән салым) гына керә, төп керемнәр өченче кварталда көтелә.
Җир салымы буенча план 8 млн. сум тәшкил итә. Ике айда 1,01 млн.сум (13%) кергән.
Районның берләштерелгән бюджет чыгымы елга карата 19%ка үтәлгән (71,5 млн.сум). Авыл җирлекләре бюджетының чыгымнар өлеше елга карата 25%ка үтәлгән.
Ул шулай ук авыл җирлекләренең дебитор һәм кредитор бурычлары, торакны вакытлыча файдаланган өчен кергән акчалар һәм хезмәт (эш) автомобильләрен тотуга булган нормативлар турында да сөйләде. ТР буенча 12 нче номерлы ФНС МРИ баш дәүләт салым инспекторы Светлана Иванова узган еллар белән чагыштырып (2011-2013) милеккә булган салымның салым базасына аңлаешлы һәм тулы анализ ясады, салымнар буенча булган ташламалар турында аңлатты.
Районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасының әйдәп баручы белгече Наталья Попкова фатирларны хосусыйлаштыру барышы турында сөйләде. 719 фатирның 589 ысы хосусыйлаштырылган (соңгы айда - 4). Калган 130 фатирның күбесе район үзәгендә (78 - күп фатирлы торак йортларда). Муниципаль объектларны сату, оештыру техникасын исәптән чыгару һәм авыл җирлекләрендә ачыкланган хуҗасыз милекне район балансына куюны планлаштыру турындагы информация дә җиткерелгән булган. Акъяр һәм Черемухово АҖ башлыклары Данияр Гайнуллин һәм Елена Корнева үз авыл җирлекләрендә социаль-икътисадый үсеш программасының ("юл карталары") үтәлеше барышы турында информация ясадылар. Программа кече бизнесны үстерүне, терлекләр санын арттыру, ШЯХ кредитлары алу, яңа эш урыннары булдыру, шәхси сектордан сөт сату, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыемы, салымнар җыемы һ.б. үз эченә ала.
-Кызганычка каршы, әлегә барлык авыл җирлекләре башкарма комитетларында да әлеге мәсьәләләр буенча ныклап шөгыльләнмиләр, - диде район башлыгы Вячеслав Козлов. -Салымнар керүнең (шул ук Акъяр АҖ дә дә), салым түләмәүчеләргә карата нинди чаралар кулланылуның төгәл анализы юк - авыл җирлекләрендә иркен тормыш аларның тулы күләмдә керүенә бәйле бит. "Юл карталары" үтәлеше барышы һәр көнне контрольдә булырга тиеш, - диде ул.
ГО буенча әйдәп баручы белгеч Илнур Мотыйгуллин алда торган язгы ташуларга хәзерлек, районда гидротехник корылмалар торышы турында сөйләп үтте.
Киңәшмәгә йомгак ясап, район башлыгы авыл җирлекләре башлыкларына һәр авылда буа һәм плотиналарда кизү тору графигы белән язгы ташкында җаваплы кешеләр билгеләргә кушты. Шулай ук авылларда исерткеч эчемлекләр сату, халыктан сөт сатып алу, сыерларны ясалма орлыкландыру, "Лизинг-грант" программасында катнашу һәм җир салымы буенча сугышчы- "әфганчыларга" ташламалар бирүгә кагылышлы мәсьәләләр дә каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев