Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үз ватаннарының патриотлары

Зирекле авылының ныклы өч терәге бар - аның тарихы, патриотизм рухы һәм халкының хезмәт сөючәнлеге. Авылга бәйле вакыйгаларны барлап, саклап торучы танылган музее, яшьләрне тәрбияләүче "Аҗаган" клубы һәм хезмәт сөючән кешеләре булган авылның киләчәге өметле, ышанычлы.

Гаффаровлар гаиләсе белән безне авыл музее директоры Мидхәт Газыймов таныштырды. Аның бу гаилә хакында, ачык, тәртипле кешеләр дигән сүзләре хак булган.
Гаилә башлыгы, гаилә учагының җылысын саклаучы Рәзинә Исхак кызы Ленар Гаффаровның әнисе, ул хәзер пенсиядә, шуңа да балаларының һәм оныкларының зур терәге. Гаилә әгъзаларының сәламәтлеген дә ул кайгырта: аларны вакытында ашата, сезонына карап киендерә, өйдәге чисталык-пөхтәлекне саклый, кирәк чакта мал-туар да караша. Ленар "Ямашнефть"тә эшли, әйбәт хезмәт хакы ала, хатыны Әлфия - "Садыйков М.Х." КФХ-да бухгалтер, аның да хезмәт хакы ярыйсы. Кызлары Илгизә (5 сыйныфта) һәм Диана (2 сыйныфта) Зирекле лицеенда укыйлар.
-Әниебез безне кайгыртып яшәгәнгә без тулысынча эшкә, балалар укуга бирелгән, - дип сөйли Әлфия. - Шуңа да без Ленар белән өлкән иптәшләребез Марат Садыйков белән Рамазан Кадыйровларның үз эшебезгә алыну - КФХ оештыру тәкъдиме белән ризалаштык.
-Аларның җиңел кулы белән безнең хәзер 100 гектар җиребез бар, анда көзге һәм сабан бодае, күпьеллык, берьеллык үлән чәчәбез. "Эш башлаучы фермер программасы буенча лизинг-грант алып, МТЗ-82 тракторы һәм аңа ургыч белән пресс-җыйгыч, җир эшкәртү агрегаты, сиптергеч һәм ашлама тараткыч сатып алдык, - дип сөйли теманы дәвам итеп Ленар.
-Ә техника белән кем эшли?
-Үзем. Әлегә кадәр авыл хуҗалыгы техникасы белән эшләгәнем юк иде, ә хәзер, басу буйлап барганда җанга рәхәт: иртән таң атуларын, кич кояш батуларын күреп һозурланасың, уйлар һава кебек чиста, - ди Ленар бераз лирикага да бирелеп.
-Әлфия дә аннан бераз көнләшеп алды, ул таң атуларын карап хозурлана алмый, йортларында 5 баш сыер, 2 буаз тана, 30 баш яшь терлек (шул ук программа буенча сатып алынган). Һәрберсен карарга, һәрнәрсәгә җитешергә кирәк.
-Районнан саву аппараты бүләк иткәч, эшләр җиңеләйде әле, сыерларны тизрәк савам, - ди ул.
-Әлфия, син бит шәһәр кызы, авыл тормышы сиңа авырдыр, мөгаен.
-Сөйгәнең белән шалашта да оҗмах диләр, бит, янәшәмдә Ленар булганда яраткан эшем миңа авырлык китерми. Ленар, киресенчә, фермер булып китү хатынының идеясы, дип саный.
-Авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнермен дигән уйның башыма да кергәне юк иде, - ди ул, - хатыным әйбәт бухгалтер, акча саный, аны ничек эшләргә, нәрсәгә тотарга икәнлеген (бәрәкәтле тоту кирәклеген) әйбәт белә. Җирле фермерлар Кадыйров белән Садыйков безгә гел булышып торалар, техника сатып алганда да, агрономия буенча киңәшләрен, үз техникаларын да биреп торалар.
Алар безгә генә түгел, ә теләсә кайсы яшь гаиләгә бик теләп ярдәм итәргә тырышалар.
-Көндәшлектән курыкмыйлармы соң?
-Юк! Бу кешеләр - чып-чынлап үз (кече) ватаннарының патриотлары һәм алар зирекле җире (авылы) чәчәк атсын өчен актив яшьләрне авылда калдырырга телиләр.
Без дә алар үрнәгендә үзебезгә иркен - зур йорт төзергә ниятлибез, кызларыбызның укып чыгып, гаилә корып, яшәргә авылда калуларын телибез.
-Сезнең ике балагыз, өченчесен алып кайтырга җыенмыйсызмы?
-Хатыннан малай сорыйм инде.
-Мин дә каршы түгел, - дип ризалаша Әлфия.
-Димәк, күңел күтәренкелеген саклап, ниятләрегезне тормышка ашырасы гына кала. Минем белән сөйләшергә вакыт тапканыгыз өчен рәхмәт.
-Улыбыз тугач, безгә тагын килегез!
-Чакыруны кабул итәбез.
Әңгәмәне Лариса
ФЕДОРОВА алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев