Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үзара салым байтак сорауларны хәл итәргә булышачак

2013 елдан республикабыз җитәкчесе Р.Н. Миңнеханов йөкләмәсе буенча җирле территорияләрне үстерү проектларына республика бюджетыннан өстәмә финанслау программасы тормышка ашырыла. Программа гражданнардан үзара салым механизмын кертүгә стимул бирә, шул ук вакытта республика халкына үз территорияләрендәге актуаль проблемаларны хәл итүдә катнашу өчен шартлар тудыра. Гражданнарның үзара салымы ул халыкның үз җирлекләрен үстерүгә...

2013 елдан республикабыз җитәкчесе Р.Н. Миңнеханов йөкләмәсе буенча җирле территорияләрне үстерү проектларына республика бюджетыннан өстәмә финанслау программасы тормышка ашырыла. Программа гражданнардан үзара салым механизмын кертүгә стимул бирә, шул ук вакытта республика халкына үз территорияләрендәге актуаль проблемаларны хәл итүдә катнашу өчен шартлар тудыра.
Гражданнарның үзара салымы ул халыкның үз җирлекләрен үстерүгә - юлларны ремонтлауга, урамнарны яктырту, чишмәләрне төзекләндерү һ.б. ирекле рәвештә акча җыюны күздә тота. Шушы акчаларны җыю өчен җирле власть референдум үткәрергә һәм авыл халкының фикерен белергә тиеш. Республика җитәкчесе һәм власть өчен халыкның аларны тормышка ашыруда катнашы булуы, һәркайсының битараф булмавы мөһим.
Әлеге президент программасының үзенчәлеге шунда ки, халыктан җыелган һәр сум өчен республика бюджетыннан 4 әр сум акча күчереләчәк.
2013-2014 елларда 675 җирлектә үзара салым буенча референдумнар үткәрелгән иде, халык тарафыннан 82,4 млн.сум акча җыелган, ә республика бюджеты җирлекләргә 329,7 млн.сум акча бүлеп биргән.
Безнең районда 2014 елда референдумнар алты авыл җирлегендә булып үтте. Халыктан 801,2 мең сум акча җыелган һәм республика аларны дүрткә тапкырлап, безгә 3 млн.204 мең сум акча бүлеп бирде. Җыелган акчаларның барысы да (4 млн.сумнан артык) авылдагы мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән, бигрәк тә: юллар төзүгә, ремонтлауга һәм тотуга 1,8 млн. сумнан артык (47%), 1,25 млн.сумы (31%)- җәяүлеләр өчен асылмалы күперләр һәм авыл эчендәге күперләрне төзүгә, 440 мең сумнан артыгы энергия саклаучы яктырткычлар урнаштыруга һәм урам яктырткычларын ремонтлауга, 300 мең сумга якыны - Петропавел Бистәсендәге суэтем башняны ремонтлауга, 50 мең сумнан артыгы - чишмәләрне төзекләндерүгә, көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгаруга һ.б.
Үзара салым җыю аркасында авыл җирлекләрендә күп кенә актуаль мәсьәләләр хәл ителә, проблемалар кими.
2015 елда да гыйнварда - февральдә булып үткән гражданнар җыеннарында 15 авыл җирлегенең барысы да үзара салым буенча референдумнар үткәрергә карар кылды. Алар бу якшәмбедә, 29 мартта үтәчәк.
Район халкының барысын да референдумнарда актив катнашырга чакырабыз. Һәр авыл җирлегендә иң мөһим, беренче чиратта хәл ителәсе мәсьәләләр бар һәм үзара салымнан һәм республика бюджетыннан кергән акчалар шуларны хәл итүгә тотылачак.
Референдумга һәм үзара салымга кагылышлы кайбер сораулар белән без Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Ивановка мөрәҗәгать иттек.
-Түләү күләме күпмерәк булачак?
-Түләү күләме авылда яшәүче тавыш бирү хокукына ия булган һәр кешегә 200 сум тәшкил итәчәк. 1 төркем инвалидлар, сугышта һәм сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар һәм аларның тол калган хатыннары, 70 яшьтән өлкән булган ялгыз кешеләр һәм көндезге бүлектә белем алучы студентлар үзара салымнан азат ителәләр.
-Халыктан җыелган акчалар нәрсәләргә тотылачак?
-Ике зиратны да тотуга һәм ремонтлауга, анда хуҗалык кирәк-яраклары бинасы төзүгә, шулай ук чишмәләрне, беренче чиратта, "Елховка" чишмәсен төзекләндерүгә.
-Сарыф ителәсе (тотыласы) акчаларны халык контрольдә тота аламы?
-Әлбәттә. АҖ башкарма комитетта чыгымнарны исәпкә алу һәм контроль алып барылачак, ә ел ахырында башкарма комитет җитәкчесе акчаларның нинди максатларга тотылуы хакында отчет тотачак.
-Акча җыю эше ничек оештырылачак?
-Исемлекләр буенча бухгалтерия җыячак һәм акчалар көн саен банкка тапшырылачак. Акчаларны без 1 майга чаклы җыярга тиешбез.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X