Үзегезне туендырган елганы яратыгыз
Үзенең туган җирен яратучы кеше әйләнә-тирә мохитнең торышына битараф калмастыр.
Яңа Чишмә авылы эченнән Студенец елгасы агып үтә, тик аның хәзерге хәле күпләрне борчуга сала. Октябрь урамында яшәүче берәү Студенец үзәненең бер җирендә ауган зур агачның елганың агымын тоткарлавы турында җирле хакимияткә хәбәр иткән. Язгы ташу чорында бу агач су агымына, бозлар тыгылуга зур тоткарлык булырга, су күтәрелеп, урамнарны, йортларны су басу ихтималы туарга мөмкин. Район башлыгы Вячеслав Козлов Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә бу куркыныч участокны үзе барып карады һәм елга үзәненең экологик торышын тулысынча тикшереп чыгу өчен комиссия төзергә кушты. 14 августта комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов, ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе начальнигы (чакырылган) Рәфис Әхмәтҗанов, Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Олеся Завалишина, Роспотребнадзор идарәсенең ТБ начальнигы вазыйфасын башкаручы Гөлфирә Мостафина һәм район административ комиссия секретаре Ирина Филиппова елга тамагыннан алып Чернышевский һәм Яшьлек урамнары чатына чаклы Студенец үзәнен тикшерделәр. Әйтергә кирәк, комиссия бик ямьсез күренешкә тап булды. Күпләр бакчаларына Студенецтан су сибәләр, тик бакча артларында яр буйларын тәртипкә китерергә теләмиләр. Анда исә билдән биек чүп үлән баскан, шешә, чүп-чар ташланган, кайберләре хәтта яр буена ботак-сатак өйгән. Студенец нык чүпләнгән. Ауган карт агачлар да байтак һәм язгы ташу вакытында алар су басу куркынычы тудырачаклар. Кемдер аны икенче якка чыгу өчен басма итеп файдалана, гәрчә махсус күперчекләр булса да.
Беренче көнне экология күзәтчелеге җитәкчесе тарафыннан төзекләндерү кагыйдәләрен бозган тәгаен хуҗаларның өйләренә йөреп чыгу турында карар кабул ителде. 16 августта Яңа Чишмәгә Идел-Кама территориаль идарәсе белгече килде һәм ул адм. комиссия секретаре Ирина Филиппова һәм Яңа Чишмә АҖ-нең төзекләндерү буенча белгече Сергей Шерстобитов белән берничә кешедә булдылар. Ике йорт хуҗасы телдән кисәтү алдылар, берсе ишле гаилә, икенчесендә инвалид бала бар - бар да җәй азагына чаклы чүп-чарны җыештырырга вәгъдә итте. Бер йорт хуҗасына карата административ хокук бозу (КоАПның 3.6 маддәсе) турында административ протокол төзелде, киләчәктә эш административ комиссия утырышында каралачак. Дәүләт Экология контроле органнары әлегә кисәтәләр генә: иң яхшысы эшне соңгы чиккә җиткермәскә кирәк… Шуңа күрә, хөрмәтле яңачишмәлеләр, иң әйбәт чара - гражданлык аңлылыгы күрсәтеп, елга үзәнен һәм ярларын тәртипкә китерергә.
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев