Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Зур тормышка” билет

Шул ук көн­не соң­гы кың­гы­рау бәй­рә­ме Яңа Чиш­мә ур­та мәк­тә­бен­дә бу­лып үт­те. Мон­да 11 сый­ныф­тан - 13, 9 сый­ныф­тан 21 уку­чы "2013 ел чы­га­ры­лыш сый­ныф уку­чы­сы" дип язылган тас­ма так­ты.

Бы­ел­гы соң­гы кың­гырау бәй­рә­ме ку­нак­лар­га га­дә­ти бул­ма­ган ку­е­лыш­та бу­луы бе­лән ис­тә ка­лыр, мө­га­ен. Тан­та­на сә­бәп­че­лә­ре - 11 сый­ныф­лар тан­та­на­лы ли­ней­ка­га шар­лар бе­лән би­зәл­гән, "Ур­та мәк­тәп - Зур тор­мыш" дип атал­ган марш­рут­лы "2013 нче по­езд­да, 25 нче но­мер­лы ва­гон­да" (25 май - соң­гы кыңгырау да­та­сы) "кил­де­ләр". По­езд тук­та­лыш яса­ган һәр стан­ци­я­дә - "Бе­рен­че сый­ныф­лар", "Ми­нем ярат­кан укы­ту­чым", "Ка­дер­ле әти-әни­ләр", "Хуш­ла­шу" тук­та­лыш­ла­рын­да алар һәм­мә­сен дә кот­ла­ды­лар, җыр­лар җыр­ла­ды­лар, би­е­де­ләр, ши­гырь­ләр сөй­лә­де­ләр. Бы­ел алар чы­га­ры­лыш сый­ныф уку­чы­ла­ры яки кеч­ке­нә сый­ныф­лар­да уку­чы ба­ла­лар авы­зын­нан гы­на яң­гы­ра­ма­ды, ә өл­кән­нәр дә: бе­рен­че укы­ту­чы­ла­ры, пе­да­гог­лар, ата-ана­лар да үз­лә­ре­нең из­ге те­ләк­лә­рен җит­кер­де­ләр. Сый­ныф җи­тәк­че­се Свет­ла­на Да­ни­ло­ва ту­ла­ем бер поэ­ма­ны зур дул­кын­ла­ну бе­лән укы­ды. Баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се Ри­нат Фә­са­хов ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов­ның чы­га­ры­лыш сый­ныф уку­чы­ла­ры­на мө­рә­җә­га­тен укы­ды, алар­ны -мәк­тәп­не, ә кал­ган уку­чы­лар­ны уку елын тә­мам­лау­ла­ры бе­лән кот­ла­ды, им­ти­хан­нар­ны уңыш­лы тап­шы­ру­ла­рын, ка­ни­кул көн­нә­рен­дә кү­ңел­ле ял итү­лә­рен те­лә­де. Ул мәк­тәп ди­рек­то­ры Оль­га Ла­за­ре­ва­га мәк­тәп­нең ра­йон ча­ра­ла­рын­да ак­тив кат­на­шуы өчен ра­йон баш­лы­гы­ның Рәх­мәт ха­тын тап­шыр­ды.

Мәк­тәп бе­лән хуш­ла­шу җы­лы һәм их­лас кү­ңел­дән иде, һәр ке­ше­нең йө­рә­ген дул­кын­лан­дыр­ган миз­гел­ләр дә бай­так бул­ды. Һәм 13 ак шар­ны һа­ва­га очы­рып җи­бәр­гәч тә, алар юга­ры­га ук кү­тә­рел­мә­де, 50 метр чит­тә­рәк мәк­тәп ише­гал­ды­на гы­на - җир­гә төш­те, бу исә ба­ла­лар­ның ту­ган мәк­тәп­лә­ре бе­лән элем­тә­нең ни­чек нык бу­лу­ын күр­сәт­те.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев