Акция старт алды
2013 елның 1 августыннан ТР да "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" республика хәйрия акциясе старт алды. 2013/2014 уку елында 132 бала беренче сыйныфка укырга барачак, шуның 22сенә хәйрия ярдәме күрсәтү күздә тотыла. 2-11 сыйныфларда укучы 90 бала хәйрия ярдәменә мохтаҗ. Хәйрия ярдәме күрсәтергә теләүчеләрнең районның мәгариф һәм социаль яклау бүлекләренә мөрәҗәгать...
2013 елның 1 августыннан ТР да "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" республика хәйрия акциясе старт алды.
2013/2014 уку елында 132 бала беренче сыйныфка укырга барачак, шуның 22сенә хәйрия ярдәме күрсәтү күздә тотыла. 2-11 сыйныфларда укучы 90 бала хәйрия ярдәменә мохтаҗ.
Хәйрия ярдәме күрсәтергә теләүчеләрнең районның мәгариф һәм социаль яклау бүлекләренә мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз. Акция кысаларында районда кайбер чаралар планлаштырылган.
2 августтан 31 енә чаклы әлеге балалар өчен "Олимп" УСЗ-га һәм "Жемчужина" бассейнына бушлай йөрү оештырылган.
1нән 25 августка чаклы оешмаларда һәм кибетләрдә хәйрия ярдәме өчен кублар урнаштырылачак, анда һәркем үз өлешен кертә ала. Бер үк вакытта "Ун плюс бер" (шэ Галяуетдинов, шэ Козлов) хәйрия акциясе старт алачак. Мәгариф, опека һәм попечительлек бүлекләре райондагы нефть оешмаларына, химаячеләргә хатлар әзерли.
10,17,24 августта мәйданда хәйриячелек кубларына акча җыю белән бәйле бәйрәм концертлары булачак.
20нән 25 августка чаклы шәхси эшмәкәр Әлфия Закировада беренче сыйныфка укырга баручыларның барысы да 1 сентябрьгә бушлай чәчләрен кистерә алачаклар.
20 августта ятим балалар, опекага алынган, шулай ук КДН-да исәптә торучы балалар өчен Свияжск утрау - шәһәрчегенә бару оештырылачак.
20 августта РМЙ-да беренче сыйныфларга мәктәп сумкалары тапшыру - хөрмәтләү чарасы, шулай ук чәй табыны белән сәхнәләштерелгән тамаша булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев