Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ана капиталы арта

2014 елның 1 гыйнварыннан ана (гаилә) капиталы 5 процентка артып 429408 сум 50 тиен тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә РПФ бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева.

- 2013 елның 11 аенда безнең районда ана капиталына 71 сертификат бирелде. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 4 сертификатка азрак. Гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү программасы гамәлгә кергәнне бирле барлыгы 632 сертификат тапшырылды.
Ана капиталын файдалануның төп юнәлешләре нигездә гаиләнең торак шартларын яхшырту, балаларның укуына тоту һәм ананың булачак пенсиясен арттыруны күздә тота. Гаилә бала тугач алган ана капиталы сертификаты балага 3 яшь тулгач кына кулланыла ала. Торакка алынган кредитларны каплау искәрмә булып тора - гаилә бу хокуктан балага 3 яшь тулганны көтмичә файдалана ала. Быел РПФ ана капиталын куллану буенча гаризаларга нигезләнеп 33,1 млн. сум акча күчерде, шуның 27,1 млн. сумы торак алуга (төзүгә) алынган ипотека кредитын каплауга тотылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев