Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җирле үзидарә ветераннарын хөрмәтләделәр

РФ Пре­зи­ден­ты Ука­зы­на ту­ры ки­те­реп (10.06.2012 ел) 21 ап­рель Җир­ле үзи­да­рә кө­не - му­ни­ци­паль бе­рәм­лек­ләр хез­мәт­кәр­лә­ре­нең һө­нә­ри бәй­рә­ме бу­лып то­ра. Бы­ел ул бе­рен­че тап­кыр бил­ге­ләп үте­лә. Бәй­рәм ал­дын­нан ра­йон ха­ки­ми­я­тен­дә җир­ле үзи­да­рә ор­ган­на­ры ве­те­ран­на­рын хөр­мәт­ләү бу­лып уз­ды.

Ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов җы­ел­ган ве­те­ран­нар­ны, авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­рын һәм җир­ле үзи­да­рә ор­ган­на­ры хез­мәт­кәр­лә­рен һө­нә­ри бәй­рәм­нә­ре бе­лән җы­лы кот­ла­ды. Ул бү­ген зал­га бик күп ел­лар пар­тия - со­вет ор­ган­на­рын­да, авыл Со­вет­ла­рын­да, баш­кар­ма ко­ми­тет бү­лек­лә­рен­дә хез­мәт куй­ган һәм ту­ган ягы­быз­ның гөр­ләп ал­га ба­ру­ы­на, ра­йо­ны­быз үсе­ше­нә үз өлеш­лә­рен керт­кән ке­ше­ләр ча­кы­рыл­ды, дип бил­ге­ләп үт­те.

Хә­зер авыл­да ни­ләр ки­леп чы­га, ха­лык­та нин­ди со­рау­лар туа - ба­ры­сы өчен дә авыл җир­ле­ге баш­лы­гы җа­вап­лы. Соң­гы ел­лар­да җир­ле үзи­да­рә ор­ган­на­рын­да мат­ди-тех­ник ба­за ях­шы­ра, ав­то­мо­биль, ноут­бук­лар бү­леп би­рел­гән, хез­мәт хак­ла­ры арт­кан. Ра­йон баш­лы­гы ба­ры­сын да бәй­рәм бе­лән тәб­рик итеп, исән­лек, га­и­лә бә­хе­те һәм уңыш­лар те­лә­де.

Рос­си­я­дә җир­ле үзи­да­рә фор­ма­ла­шуы һәм үсе­ше ту­рын­да­гы та­ри­хи ин­фор­ма­ция бе­лән ра­йон Со­ве­тын­да оеш­ты­ру бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Аль­би­на Әх­мәт­җа­но­ва чы­гыш яса­ды. Рос­си­я­дә те­ге яи­сә бу дә­рә­җә­дә­ге җир­ле үзи­да­рә аның та­ри­хы дә­ва­мын­да яшәп кил­гән. Аның үсе­ше­нә Алек­сандр II-нең земс­кий (1864 ел) һәм шә­һәр (1870 ел) ре­фор­ма­ла­ры баш­лан­гыч куй­ган. Эш­ләр бе­лән ида­рә итү­че гу­бер­на һәм өяз земст­во сай­лау җы­е­лыш­ла­ры оеш­ты­рыл­ган.

1917 ел­гы ре­во­лю­ци­я­дән соң ха­ки­ми­ят­не оеш­ты­ру ни­ге­зе­нә со­вет­лар сис­те­ма­сы бер­дәм­ле­ге­нең тү­бән­нән юга­ры­га ка­дәр прин­ци­бы са­лын­ган. Җир­ле үзи­да­рә иде­я­сына 1980 ел­лар аза­гын­да ил­дә дәү­ләт влас­те ре­фор­ма­сы бу­лу сә­бәп­ле әй­лә­неп кайт­кан­нар. Ә "РФ дә җир­ле үзи­да­рә­не оеш­ты­ру­ның го­му­ми прин­цип­ла­ры ту­рын­да"­гы Фе­де­раль за­кон (2003 ел) му­ни­ци­паль ре­фор­ма­га баш­лан­гыч куя (са­ла).

Без­нең ра­йон­да 16 му­ни­ци­паль бе­рәм­лек бар, ан­да 87 ке­ше эш­ли, шу­ның 90%ы юга­ры бе­лем­гә ия. Бү­ген җир­ле үзи­да­рә ха­лык ха­ки­ми­я­те­нең мө­һим бер өле­ше, җир­ле һәм го­мум­дәү­ләт бу­рыч­ла­рын хәл итү­дә көч­ле, тәэ­сир итәр­лек инст­ру­мент бу­лып то­ра.

Ан­нан ра­йон­ның дәү­ләт һәм му­ни­ци­паль хез­мәт ве­те­ран­на­ры ра­йон баш­лы­гы ку­лын­нан на­мус­лы хез­мәт­лә­ре өчен Рәх­мәт хат­ла­ры, чә­чәк бәй­ләм­нә­ре һәм ак­ча­ла­та пре­ми­я­ләр ал­ды­лар, ис­тә­лек­кә бер­гә­ләп фо­то­рә­сем­гә дә төш­те­ләр. Тан­та­на­лы ча­ра­га ча­кы­рыл­ган­нар исә­бен­дә 15 һәм ан­нан да озаг­рак ел­лар җир­ле үзи­да­рә ор­ган­на­рын­да хез­мәт куй­ган ве­те­ран­нар иде (35-40 ел эш­ләү­че­ләр дә бар).

Җир­ле үзи­да­рә ор­ган­на­рын­да 34 ел хез­мәт куй­ган Анас­та­сия Коз­ло­ва ве­те­ран­нар исе­мен­нән ра­йон җи­тәк­че­ле­ге­нә рәх­мәт сүз­лә­ре җит­кер­де. Ул ха­лык имин­ле­ген арт­ты­ру­га юнәл­де­рел­гән, һәр­ва­кыт кү­ре­неп то­ра тор­ган бул­ма­са да, әм­ма бик ки­рәк­ле эш­чән­лек алып ба­ру­чы җир­ле үзи­да­рә ор­ган­на­ры хез­мәт­кәр­лә­ре­нең ба­ры­сы­на да исән­лек, са­быр­лык һәм уңыш­лар те­лә­де.

Автор фотосы

Азат МУ­СИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X