Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Казанда тантанада

17 мартта Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән "Ел хәйриячесе-2013" исеменә үткәрелгән республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында безнең районнан да район башлыгы Вячеслав Козлов җитәкчелегендә барган делегация катнашты.

Тантанага делегация составында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк, музей директоры Мидхәт Газыймов, Буревестник АҖ башлыгы Иван Улитин, гимназия директоры Татьяна Сырова (алар хәйрия ярдәме алучылар булып бардылар), эшмәкәрләр Нияз Галәветдинов һәм Татьяна Черняева барды.
Конкурсның "Эре һәм урта предприятиеләр" номинациясендә "СМП-Нефтегаз" ААҖ генераль директоры киңәшчесе Фоат Комаров җиңүче дип табылган, ул шушы компаниягә нигез салган һәм күп еллар хәйриячелек белән шөгыльләнүче зат буларак мәгълүм. 2013 елда компания социаль инвестицияләргә 73 млн. сумнан артык акча бүлеп биргән.
Фоат Комаров үзенең туган җирендә - Әлмәт районында гына түгел, аннан читтәгеләргә дә хәйриячелек ярдәме күрсәтә. Әйтик, 2013 елда ул Яңа Чишмә гимназиясендә актлар залын реконструкцияләүгә матди ярдәм күрсәткән.
Реконструкция барышында актлар залында зур күләмле эш башкарылган: җылыту системасы алыштырылган, асылмалы түшәм, пластик тәрәзәләр куелган, сәхнә, костюмнар бүлмәсе ремонтланган, идәннәр, ишекләр һ.б. алыштырылган.
Башкарылган эшләр күләме 2,9 млн.сумлык. Аннан кала да җиһаз, шторлар, келәмнәр, актлар залы өчен җиһазлар (компьютерлар, ноутбуклар, проектор, экран, видеокамера) сатып алу өчен 1 млн. сумнан артык акча бирелгән.
Без Фоат Комаровка хәйрия ярдәме күрсәткән өчен рәхмәт белдереп, конкурста җиңүе белән котлыйбыз, аңа ныклы сәламәтлек, иминлек, уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X