Сайлау мөмкинлеге зур
Үткән шимбәдә булып үткән ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясенең бай ассортименты тәкъдим ителде. Анда шәхси хуҗалыклардан да һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре дә сәүдә иттеләр. Бу көнне ит, сөт продукцияләре һәм җиләк-җимеш иң үтемлесе булды. Евгений СТАРОВ Ярминкәдә авыл җирлекләре һәм мәктәпләрдән килеп сату итүчеләрнең сәүдә рәтләре матур итеп бизәлгән иде....
Үткән шимбәдә булып үткән ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясенең бай ассортименты тәкъдим ителде. Анда шәхси хуҗалыклардан да һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре дә сәүдә иттеләр. Бу көнне ит, сөт продукцияләре һәм җиләк-җимеш иң үтемлесе булды.
Евгений СТАРОВ
Ярминкәдә авыл җирлекләре һәм мәктәпләрдән килеп сату итүчеләрнең сәүдә рәтләре матур итеп бизәлгән иде. Һәр авыл җирлеге сәүдә киштәләрендә яшелчәләрдән кисеп ясалган фигуралар куелган, янәшәдә генә самавырлар кайнап утыра иде. Күпчелек сәүдә рәтләрен көзге яфраклар урап алган. Сәүдә итү культурасы елдан-ел камилләшә бара. Шәхси хуҗалыкларда үстерелгән продукцияләрнең байтак төре бар иде. Сөт, эремчек, сыр, каймак, бал акрынлап үзенең сатып алучыларын тапты, шәхси хуҗалыклардан алып килгән продукцияләр - сыер һәм дуңгыз ите бәяләре дә үтемле иде, ә "Зубов В.С." КФХ продукциясе аеруча тиз сатылды: чөнки дуңгыз ите 140 сумнан, ә сыер ите 170 сумнан иде, кешеләр фермерга моның өчен бик тә рәхмәтлде. Дуңгыз мае, субпродуктлар, каз, тавык, үрдәк түшкәләре дә сатып алырга мөмкин иде. КМС заводы алып килгән товарларга сорау зур булды, бигрәк тә атланмай яхшы сатылды (1 килограммы 140 сумнан). Балык, колбаса, пешкән камыр ризыклары да сатуда бар иде. Алма, виноград та яхшы үтте. Районның берничә мәктәбе үзләре үстергән яшелчәләр белән сату итте. Сатуда консервланган яшелчәләр дә бар иде.
Бу көнне Нурлаттан китерелгән җиләк-җимеш куаклары - үсентеләр сатып алырга да мөмкин иде. "Татарстан" агрофирмасы килограммын 6 сумнан арпа, фермер Фәргат Вәлиев катнаш азык сатты. Бу юлы дуңгыз балаларына ихтыяҗ зур булмады, гәрчә аны дүрт урында сатсалар да. Красныйоктябрьлылар агачтан ясалган кирәк-яраклар: мунча өчен эскәмияләр, кухня өчен кирәкле такталар саттылар. Яңачишмәлеләр һәм район кунаклары үзләре теләгән продукт сатып ала, шашлыктан авыз итә, кайнар чәй, камыр ризыклары белән тамак ялгый алдылар. Ярминкәдә 600 мең сумнан артык бәягә товар сатылган. Мәдәният бүлеге бик матур концерт хәзерләгән иде, иң әйбәт үзешчән артистлар өч сәгатьтән артык яңачишмәлеләрне үз чыгышлары белән сөендерделәр. Ярминкәдә кеше әллә ни күп булмады, ә менә аны оештыручылар якташларыбызны төрледән-төрле товарлар белән сөендереп, бәйрәм атмосферасы булдырырга тырыштылар.
Ярминкә турындагы видеосюжетны газетабыз-ның электрон сайтыннан (www. novoshishminsk.ru) карый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев