Үз өлешебезне кертик
Ел саен 18 майда музей хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - Халыкара музейлар көнен билгеләп үтәләр. Җәмгыять тарихи-мәдәни мираска карата үз мөнәсәбәтен музейлар аркылы чагылдыра, диләр, һәм бу нәкъ шулай. Матди һәм рухи мәдәният истәлекләрен җыеп-саклап, музейлар фәнни-агарту һәм белем бирү-тәрбияләүдә зур эш алып баралар.
Берничә ел элек Яңа Чишмәдә крайны өйрәнү музее булдырыла башлады, ул хәзер район Мәдәният йортында урнашкан. Бөтен Яңа Чишмә районыннан җыелган музей экспонатлары музейга килүчеләргә безнең якның археологик үткәне, табигате, ата-бабаларыбызның көнкүреше һәм тормыш рәвеше һ.б. турында сөйлиячәк. Төрледән-төрле борынгы әйберләрне, әйтик, кухня кирәк-яраклары, кием-салым, кулдан тукылган сөлгеләр, чиккән әйберләрне игътибар белән карау, яисә безнең әби-бабаларыбызның кулдан ясалган туку станокларында яки каба (җеп эрләгеч) белән ничек эшләгәннәрен, күмер үтүкләрендә ничек итеп кием үтүкләүләрен, чокып ясалган тагаракларда керләр юуларын, зур килегә салып бөртек төюләрен, чабаталар һәм кәзәки киеп йөрүләрен күз алдына китерү кызыклы түгелмени?!
Музей директоры Анатолий Михайлович Холин экспонатларның күпчелеге мәктәпләрдәге крайны өйрәнү музейларыннан бүләк ителүе, кайберләрен район халкы бирүе турында сөйләде, кайсыларын ул үзе эзләп тапкан. Җир казу эшләре вакытында район территориясендә табылган әйберләр дә бар. Бездә табылган мамонт тешләре, мамонт скелеты һәм борынгы хайван теше - болар бар да бозлык чорын чагылдыра. Бабаларыбыз турындагы истәлекләр озак саклансын өчен, кешеләр музейга аларның фотоларын бүләк итәләр. Мисал өчен, яңачишмәлеләрнең хәрби киемнәрдән беренче бөтендөнья сугышы чорында төшкән рәсемнәре бар. 18 гасыр башыннан алып бүгенгесе көнгә чаклы булган акчалар да урын алган. Борынгы басма матбугатта нәшер ителгән беренче китаплар һәм коллекцияләр бар. Музейның бер почмагында Бөек Ватан сугышындагы киемнәр урнаштырылган: ядрә тишкән солдат каскасы, мина, штык, сапер көрәге, патроннар. Бу әйберләр Ленинград янындагы "Үлем үзәне"ннән табылган һәм Зирекле музеена кайтарылган, ә музей директоры Мидхәт Газыймов аларны Яңа Чишмә музеена бүләк иткән. Кайбер стеллажлар тулы, ә кайберләре буш - экспонатлар кирәк. Әмма, шуңа да карамастан, музейдагы фонд зур кызыксыну уята. Музейга килгән һәр кеше, һичшиксез, туган ягыбыз тарихы турында тагы да күбрәк беләчәк һәм аның өчен горурланачак. - Барлык мебельне: өстәлләрне, стеллажларны шушы көннәрдә генә кайтардылар әле. Без әйберләр экспозициясен гасырлар буенча ясарга телибез: борынгы чордан башлап, аннары 6-8 гасыр, 13-14 гасыр, 17-18 гасырлар. ХХ нче гасыр дистә елларга бүленеп, аерым алганда совет чоры күрсәтеләчәк. "Крестьянның көнкүреше һәм борынгы әйберләр" почмагы өчен бай материал җыелган, аларны тиешенчә ясап куясы гына калды. Милли почмаклар булдырырга да ниятлибез (урыс, татар, чуаш), экспонатларның берсе - борынгы татар туе костюмы булачак. Нумизматика буенча витрина булдырачакбыз. Планнар зурдан әле…, -дип сөйләде Анатолий Михайлович.
Биш ел элек Анатолий Михайлович археолог , тарих фәннәре докторы С. Руденко белән бергәләп борынгы Сосновка шәһәрчегендә археологик казу эшләре белән шөгыльләнгән. Табылган ук очлыгы, пычаклар, кылычлар, туп ядрәләре (Мишеньдә табылган) һәм башка әйберләр зур тарихи кыйммәткә ия, хәзер аларның һәркайсы музейда лаеклы урын били.
- Быел без кабат шушы эш белән шөгыльләнергә җыенабыз. Мин картада төп казу урыннарын билгеләп куйдым инде. Үткән елдагыча, казу эшләренә 118 нче ҺУ укучыларын да җәлеп итәчәкбез, алар безгә бик теләп булыштылар. Экспедицияне оештыруга акча табасы гына калды (транспорт чыгымнары, туклануга һ.б.)
- Бүгенгесе көндә музей Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музееның филиалы булып тора. Әгәр ул алга таба да үсеш алса, ТР мәдәният министрлыгының мөстәкыйль берәмлек статусы алырга мөмкин. Анатолий Михайлович моның өчен кирәкле документларны әзерләгән инде (Устав, Положение). Кеше үзенең үткәнен белер, бәяләр өчен музей кирәк, ә бу хакта күбрәк белер өчен музейда экспонатлар күп булырга тиеш. Һәм шуңа күрә Анатолий Михайлович борынгы әйберләрне ташламагыз, музейга алып килегез, гаиләдә саклана торган әйберләрегезнең истәлеген мәңгеләштерегез, дип район халкына мөрәҗәгать итә. Болар: көнкүреш әйберләре, тимер акчалар, кызыклы документлар, сугыш елларындагы хатлар… Аларның күпчелеге әлегәчә кешеләрнең өйләрендә саклана, ә музейда исә аларны музейга килүчеләрнең барысы да күрә алачак. Һәр әйбер махсус реестрда теркәләчәк, ә экспонат табличкасында бүләк итүченең исеме дә язылачак. Борынгы әйберләрегезне китерегез, туган якның мәдәниятен саклауга үз өлешегезне кертегез…
Башка рәсемнәрне сез газетабыз сайтыннан карый аласыз.
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев