27 ел төзелештә
5 ноябрьдә "Стройсервис" ЯАҖ җитәкчесе Хәлим Билданов үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Районның төзелеш оешмасында 27 ел эшләү дәверендә ул мастердан начальник вазыйфасына кадәр күтәрелгән һәм район авылларын социаль үзгәртеп коруда зур өлеш керткән. Евгений СТАРОВ
Хәлим Билданов Октябрь районының (хәзер Нурлат районы) Фома авылында 1962 елда зур тату колхозчылар гаиләсендә туа. Әти-әнисе "Игенче" колхозында эшләп, 7 бала тәрбияләп үстергәннәр һәм белем биргәннәр. Хәлим гаиләдә бишенче бала булып үскән. Яшьтән үк әти-әнисенә - хуҗалык эшләрендә, үзеннән кечкенә туганнарын тәрбияләшергә булышкан. Фома урта мәктәбендә Хәлим яхшы укыган, төгәл фәннәрне яраткан һәм үзенә күркәм төзүче һөнәрен сайлаган. 1980 елда ул авыл хуҗалыгы төзелеше белгечлеге буенча Казан төзүче-инженерлар институтына укырга керә һәм уңышлы гына тәмамлый. 1985 елда Хәлим Билданов Яңа Чишмә районына юллама ала һәм МПМК да мастер булып эшли башлый. Юлламаны ул үзе сайлый: яңа районда төзелеш зур була, димәк белгеч белеме кирәк булачак. Район белән бергә яшь белгеч тә үсә - бүлекчә җитәкчесе буларак үсешнең барлык этапларын үтә ул. Ул эшләгән беренче елларда фермалар, склад биналары, гараж кебек авыл хуҗалыгы объектлары байтак төзелә. Шушы еллар эчендә прораб, ПТО начальнигы, баш инженер булып эшләргә һәм төзүче һөнәренең барлык нечкәлекләренә төшенергә туры килгән. Ул вакытларда Х.Ә. Билданов элеккеге җитәкчесе (мәрхүм) Хәлил Рамазановтан күп нәрсәгә өйрәнә. 1997 елдан бирле инде менә 15 ел Хәлим Билданов "Стройсервис" ЯАҖ төзелеш оешмасын җитәкли һәм район авылларының социаль үсешенә үзеннән зур өлеш кертә. Соңгы елларда Хәлим Әнвәр улы җитәкчелегендә Чуаш Чабаксары һәм Тубылгы Тау урта мәктәпләре, Яңа Иванаевода мәктәп - комплекс, Акбүредә клуб төзелде. Торак төзү, социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары: клубларга, ФАП-ларга, хастаханәләргә капиталь ремонт үткәрү буенча программаларда безнең төзүчеләр актив катнашалар. Елдан-ел башкарылган төзелеш эшләренең күләме арта бара. Быел 80 млн. сум күләмендә капитал салым үзләштерергә ниятлиләр. Күршедәге Чирмешән, Аксубай һәм Чистай районнарыннан да эш эзләргә туры килә, теләсә нинди катлаулылыкта объектлар төзелешенә конкурста катнашып, тендерлар ота. Безнең төзүчеләр тиз һәм сыйфатлы итеп эшләүләрен кат-кат расладылар - төзи торган объектларын билгеләнгән срокта тапшыралар. Төзелеш оешмасын җитәкләгән еллар эчендә әйбәт белгечләр командасы, бердәм эшчеләр коллективы туплый алган. Җәйге чорда оешмада эшләүчеләр саны йөздән арта. Төзүчеләр вакытында әйбәт хезмәт хакы алалар, законнарга нигезләнеп салымнар, башка түләүләр дә түләнеп килә. Хәлим Билданов үзе дә гел төзелеш объектларында була, эшләрне контрольдә тота, яшь белгечләрне төзү эшләренең серләренә өйрәтә.
1994 елны Х.Ә. Билданов тормыш корды, хатыны Гөлшат белән бер кыз тәрбиялиләр, Зөһрә инде 10 сыйныфта укый. Буш вакыты сирәк булса да, Хәлим кармак салып, яр буенда утырырга ярата, актив ялны өстен күрә - кышын чаңгыга баса, кызы белән шугалакка тимераякта шуарга бара, сәяхәт кылырга ярата. Телевизион тапшырулардан яңалыклар һәм спорт программаларын яратып карый, тарихи китаплар укый. Хуҗалыктагы эшләре нигездә хатыны җилкәсендә, бакчалары, мал-туарлары (бозау асрыйлар), кош-кортлары бар.
Нәтиҗәле хезмәте өчен Хәлим Билдановка 2008 елда "Росагростройның мактаулы төзүчесе", ә 2009 елда "ТРның мактаулы төзүчесе" исемнәре бирелә. Ул ТР Төзүчеләр берлеге Мактау грамотасы белән дә бүләкләнгән.
Без Хәлим Әнвәр улын 50 яшь тулган көне - юбилее белән котлыйбыз. Киләчәктә дә күркәм хезмәтендә уңышлар, бәхет-шатлык, сәламәтлек, иминлек телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев