Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ата-бабалары эшен дәвам иттерүчеләр

Соңгы 4 елда безнең районда, район җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелгән булышлык һәм игътибар аркасында, гаилә фермалары актив төстә үсеш ала башлады. Алар төзелешенә 23 млн. сумнан артык субсидия бүлеп бирелгән. Шундый 17 ферма ярыйсы гына нәтиҗәләр белән эшләп килә. Тагын 9 гаилә фермасы төзелү стадиясендә. Шуның бишесе "Яңа эш башлаучы фермерларга...

Новопоселенная Лебедкада гаилә терлекчелек фермаларының берсе заманча технологияләр буенча төзелә. Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Баранов әлеге ферманы перспективалы (өметле) фермаларның берсе, дип билгеләп үтте. Без әлеге төзелә торган объектта булып, Виктор Козлов белән сөйләштек.
-Чынлыкта монда ике хуҗа, - диде Виктор, - без ике туган энем Александр белән бу эшкә икәүләп алындык, булган белемебезне, көчебезне эшкә җигеп, ата-бабаларыбыз эшен дәвам иттерергә булдык.
Виктор Александрович Козловның эш тәҗрибәсе зур: ул әтисе белән 5 яшеннән К-700 тракторында кырда йөргән, ә инде 10 яшендә комбиазык заводында ярдәмче булып эшләгән, 11 яшьтә - комбайн ярдәмчесе булган, 14 яшьтә районда яшь комбайнчылар арасында беренче урын алып, өенә бүләк - суыткыч камера алып кайткан. Шул вакыттан бирле ул җирдән һәм техникадан аерылмый, 10 ел КФХ да управляющий булып хезмәт куя, ә хәзер мөстәкыйль рәвештә, үз эшен башлап җибәрергә уйлаган. Шөкер, уллары үсеп җиткән, хәзер басуда әтиләренең төп ярдәмчеләре, җәен әйтеп торасы да юк, әлегә белем эстиләр: олысы Александр ВУЗ да, кечесе Андрей - мәктәптә. Икесе дә киләчәктә ни белән шөгыльләнәсен белә - бу авыл хуҗалыгы.
Александр Евгеньевич Козловның эш тәҗрибәсе зур түгел, ә менә теоретик белеме җитәрлек (ул университетта аграр факультетны тәмамлаган). Әлегә аның улы юк, кечкенә кызы гына бар.
-Безнең әле бар да алда, - диләр агалы-энеле Козловлар. - Иң мөһиме - бу язга терлекчелек фермасын төзеп бетерү, - без барын да үзебез эшлибез бит, ярдәмчебез бер генә - ул үз эшенең остасы булган эретеп ябыштыручы Рәшит Лотфуллин. Комплекс каркасын ул эретеп ябыштырды, - диләр алар. Без килгән көнне комплекста яңа технология белән түшәмнәрне җылыта иделәр, 100 башка исәпләнгән сыерлар абзарының стеналары инде җылытылган, бозаулар абзарында стеналар әйбәтләп җылытыла (бар яхшы кечкенәләргә).
- Ә сыерлар кайда? Бу сорауга ир туганнар: "Германиядә. Аннан без элиталы сыерлар сатып алачакбыз, әлегә үз эшебезгә акча гына кертәбез, нәтиҗәсе юк әле, җирдә эшләп тапканыбыз төзелешкә китә", - диләр. Александрга, җир кешесе буларак, эшне җәелдерергә урын юк. - Техникабыз, җиребез, эшләргә теләгебез бар, тик җир җитми. Үз җиребез 100 гектар, ул якын гына - Красный Октябрь АҖ территориясендә. 145 га җир Екатерина Бистәсендә арендага алдык. Барыбер без планлаштырган маллар асрау өчен бу җирләр аз. Бу мәсьәләне без район хакимияте белән хәл итәргә өметләнәбез, - ди фермерлар.
Козловлар планында җир мәйданын арттыру гына түгел, тагын бер ферма төзелешен башлап җибәрергә уйлыйлар.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X