Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

АВЫЛЛАРГА ЧЫКТЫЛАР

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов һәм аның урынбасары Валентина Семеняк җитәкчелегендә эшче төркем торак пунктларга чыкты. Төркем составына янгыннарга каршы күзәтчелек эшчәнлеге, мәгариф, мәдәният бүлекләре, РҮХ, райгаз һәм ММЧ вәкилләре кергән иде. Аның максаты - төзекләндерү буенча икеайлыкка йомгак ясау, социаль-мәдәни объектлар биналарына агымдагы ремонт һәм аларны ягу сезонына...

Акбүредә төзекләндерү буенча икеайлыкка җитди караганнар: биредә мәктәп, балалар бакчасы, ФАП һәм Мәдәният йорты участокларында бөтен төрле эшләр башкарылган. Янгын сүндерүчеләр һәм газчылар тарафыннан акбүрелеләргә кисәтү ясалмады, райгаз начальнигы урынбасары Валентина Малышева гына газ мичләрен чистарту буенча тәкъдимнәр бирде. 2 ел элек биредә мәдәният йорты төзегән төзүчеләргә дәгъва бар: отмосткаларга ремонт кирәк.
Волчья Бистәсенә илтүче юлны төзекләндерәсе, төгәлрәге, төзисе бар. Авылның үзендә халык чисталык һәм матурлык тудырырга тырыша. Бу нисбәттән мәктәп, балалар бакчасы коллективлары әйбәт эшли. МЙ территориясен төзекләндерү буенча кисәтүләр булды. Волчилыларның планында балалар бакчасы тирәли отмостка салу һәм агымдагы ремонт ясау, мәктәптә газ мичләрен алыштыру. Красный Октябрь тиздән АҖ башкарма комитеты һәм урта мәктәп бинасы янына утыртылган чәчәкләргә күмеләчәк, ФАП янындагы ак-сары ромашкалар чәчәк аткан инде. Мәдәният йорты тирәсе әллә ни мактанырлык түгел, Ринат Фәсахов әйткәнчә: "Биредә мәдәниятның эзе дә юк". Яңа Мәдәният йорты төзелеп беткәч, бәлки аның территориясе дә исеменә туры килер. Балалар бакчасы да җәйгә әзер түгел: балалар өчен уен мәйданчыгында бер дә уйныйсы килеп тормый. - Вәгъдә ителгән кәнфит килеп чыкмады, - дип аңлатма бирде АҖ башлыгы Светлана Ерохина, - үзган ел балалар бакчасында эшләр җайлы барган иде, быел бик үк шәп түгел, - диде.
(Ахыры 3 биттә)
(Ахыры. Башы 1 биттә)
Екатерина Бистәсендәге мәктәп яны участогы бик кызганыч күренә: шытып чыккан яшелчәләре сирәк, помидор үсентеләре кояшта көеп ята. Мәктәп җитәкчеләре су булмаудан зарландылар. Өстәвенә нефть чыгару җиһазларыннан чыккан газлар (күкертле водород) бакчага начар тәэсир итә, шуңа үсемлекләр корый, диләр. Кеше өчен ул зыянлымы? Шушы сорауга Интернетта 57 җавап килде: "Әлбәттә! Ул бит агу!" Мәктәпнең спортзал ишеген һәм мәктәп территориясенә кергән җирдә койманы алыштырасы бар, июль аенда бина тирәли һәм койма буена утыртылган чәчәкләр чәчкә атачак. Балалар бакчасы участогында чиста һәм пөхтә, тик бернинди яңалык күренми. Мәдәният йорты янында яшьләр өчен менә дигән ял итү урыны ясалган, тик эскәмияләре генә юк, коймасы да буялмаган. ФАП территориясендә чәчәк түтәлләре күзләрне иркәли, биредә көненә 2 мәртәбә су сибәләр икән. Су юк, дип зарландылар, ә менә пандус булмау гаҗәпләндерде, чөнки бу авылда коляскада йөрүче инвалид бар.
Чуаш Чабаксарының барлык объектларында чисталык, тәртип, матурлык күзгә чалына. МЙ, балалар бакчасы, ФАП, урта мәктәп бинасын һәм алар янындагы территорияләрне карагач, эшче төркем уртак фикергә килде: халык үз авылын ярата. Һәр җирдә буялган, агартылган, чүп-үләннәр чабылган, күп итеп чәчәкләр утыртылган, алар каралган. Мәктәп яны участогы үзе зур, үзе шәп күренә.
-Без әллә ниләр майтармыйбыз, бары көн саен бергәләп, киңәшләшеп үз эшебезне башкарабыз, - диде тыйнак кына АҖ башлыгы Николай Парамонов.
Торак пунктларга чыгу дәвам итәчәк.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев