Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Беренчеләрдән булып тәмамлаган

6 ав­густ­ка фер­мер Фәр­гат Вә­ли­ев бөр­тек­ле­ләр­не ге­нә тү­гел, ә тех­ник куль­ту­ра­лар­ны да урып-җыю эш­лә­рен тө­гәл­лә­де. Ди­мәк тер­лек­лә­ре кыш­кы­лык­ка тук­лык­лы азык бе­лән тәэ­мин ител­гән, ди­гән сүз. Ев­ге­ний СТА­РОВ

Бы­ел­гы­сы ел уңы­шын урып-җы­ю­да эш­лә­гән бар­лык тех­ни­ка да үз ва­кы­тын­да әзер­лән­гән һәм авыл ху­җа­лы­гы куль­ту­ра­ла­рын сук­ты­рып алу­да ва­ты­лу­лар һәм өзек­лек­ләр бул­ма­ган. Бөр­тек­ле куль­ту­ра­лар­ны ур­ды­рып алу­да ком­байн­чы Ми­ха­ил Еро­хин на­мус­лы хез­мәт куй­ган, ул 400 гек­тар­дан ар­тык ик­мәк­не те­зем­нәр­гә сал­ган. Ком­байн­чы Ми­ха­ил Ко­зы­рев та авыл ху­җа­лы­гы куль­ту­ра­ла­рын сук­ты­ру­да ты­рыш хез­мәт куй­ган, ул 6 мең цент­нер­дан ар­тык бөр­тек сук­ты­рып ал­ган. Ул фер­мер ху­җа­лы­гы кыр­ла­рын­да эш­ләү бе­лән ге­нә чик­лән­мә­гән, ә баш­ка то­вар җи­теш­те­рү­че­лә­ре­нә дә ик­мәк­не җы­еп алу­да бу­лыш­лык күр­сәт­кән. Ком­байн­чы­лар Юрий Ружь­ев һәм Ни­ко­лай Еф­ре­мов та иген­нәр­не урып-җыю чо­рын­да на­мус­лы хез­мәт куй­ган­нар. Фер­мер Фәр­гать Вә­ли­ев әй­тү­ен­чә, бы­ел иген­нәр­не урып-җыю эш­лә­ре­нә га­дәт­тә­ге срок­лар­дан 10 көн­гә ал­дан­рак ке­реш­кән­нәр. Ком­байн­нар­да ын­дыр та­ба­гы­на бөр­тек та­шу­да Олег Кар­го­поль­цев бик ях­шы эш­лә­гән.

Бул­ган 1150 гек­тар сө­рү­лек җир­лә­ре­нең 200 гек­та­рын арыш алып то­ра, 70 гек­та­рын­да - көз­ге бо­дай, 160 - ар­па, 260 - шеп­кән, 70 гек­та­рын­да со­лы кат­наш­ты­рыл­ган бор­чак, шу­лай ук берь­ел­лык үлән­не дә, си­лос­ка ку­ку­руз­ны да җы­еш­ты­рып ал­ган­нар. Бөр­тек­ле­ләр уңы­шы бы­ел бик юга­ры тү­гел: көз­ге бо­дай гек­та­рын­нан 6 цент­нер чык­кан, арыш - 9 цент­нер. Элек шеп­кән чә­чел­гән ар­па кы­рын­нан уңыш гек­та­рын­нан 31 цент­нер чык­са, ә күр­ше кыр­дан, чә­чү срок­ла­ры бер үк бул­са да, гек­та­рын­нан 14 цент­нер гы­на чык­кан. Бор­чак уңы­шы ях­шы -гек­та­рын­нан 22 цент­нер. 25 гек­тар мәй­дан­да­гы ку­ку­руз­ны 2,5 көн­дә 1000 тон­на­га якын си­лос­ка са­лып, 1,5 ел­лык азык за­па­сы туп­лый ал­ган­нар.

Пе­чән һәм са­лам әзер­ләү­дә ме­ха­ни­за­тор­лар Вик­тор Пат­рен­кин (МТЗ-82 трак­то­рын­да) һәм Ана­то­лий Уша­ков (МТЗ-1221) бик ях­шы эш­лә­гән­нәр. Эре­теп ябыш­ты­ру­чы, шу­лай ук кыр­га аш ил­тү­че Вик­тор Пет­ру­шин тех­ни­ка ва­тыл­ган­да алыш­тыр­гы­сыз яр­дәм­че бул­ган.

Уңыш­ны үз­ва­кы­тын­да урып-җыю ар­ка­сын­да бы­ел­гы­сы ел­да­гы кыш­ла­ту­га тер­лек­че­лек ту­лы­сын­ча тәэ­мин ител­гән. Хә­зер ху­җа­лык­та 15 ав­густ­тан көз­ге иген­нәр­не чә­чү­гә ке­ре­шер­гә ни­ят­ли­ләр (арыш 150 гек­тар­да чә­че­лә­чәк). Шу­шы көн­нәр­дә мон­да туң­га җир сө­рү­гә то­ты­на­чак­лар. Тер­лек­че­лек фер­ма­ла­рын ре­монт­лау ту­лы ку­әт­кә алып ба­ры­ла (шту­ка­тур­ка­лау, агар­ту, идән­нәр алыш­ты­ру). Бо­зау­лар­ны сал­кын алым бе­лән ас­рау һәм ту­ды­ру бү­ле­ге өчен би­на әзер­лә­нә. Соң­гы көн­нәр­дә шеп­кән­не төн­лә сук­тыр­ган­нар һәм бу эш­не уңыш­лы баш­кар­ган­нар. Шеп­кән­нән ясал­ган тех­ник май­га про­мыш­лен­ность­та со­рау зур һәм әле­ге куль­ту­ра­ны җи­теш­те­рү­дә проб­ле­ма юк.

Фер­мер Вә­ли­ев Фәр­гать бе­лән сөй­ләш­кән­дә, хез­мәт­не дө­рес оеш­тыр­ган­да эш­нең ал­га ба­ру­ы­на та­гын бер кат ина­на­сың.

Рә­сем­дә: Ю. Ружь­ев һәм В. Пат­рен­кин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X