Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Безнең көч бердәмлектә

Россиядә Халыклар бердәмлеге көне - дәүләт бәйрәме, ул ел саен 4 ноябрьдә билгеләп үтелә. Россиядә Халыклар бердәмлеге көне барысы да яраткан 7 ноябрьне алыштырды дип санау хата булыр иде. Хәзер Россиядә Халыклар бердәмлеге көне көннән-көн популярлаша бара. Чөнки үз Ватаның өчен, аның үткәне һәм хәзергесе өчен горурлану, бәхетле киләчәккә ышану...

Россиядә Халыклар бердәмлеге көне - дәүләт бәйрәме, ул ел саен 4 ноябрьдә билгеләп үтелә. Россиядә Халыклар бердәмлеге көне барысы да яраткан 7 ноябрьне алыштырды дип санау хата булыр иде. Хәзер Россиядә Халыклар бердәмлеге көне көннән-көн популярлаша бара. Чөнки үз Ватаның өчен, аның үткәне һәм хәзергесе өчен горурлану, бәхетле киләчәккә ышану - кешеләрне берләштерә.

*Дата - 4 ноябрь - очраклы гына сайланмаган. Әле бу бәйрәм күптән түгел генә билгеләп үтелә башлавына карамастан, тарихи яктан караганда Халыклар бердәмлеге көне 17 гасыр башындагы вакыйгалар белән бәйле. 1612 елның 4 ноябрендә Мәскәү, ниһаять, поляк интервентларыннан азат ителә. Нәкъ менә 4 ноябрь көнне воевода (гаскәр башлыгы) Козьма Минин һәм князь Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Кытай-Шәһәрне уңышлы штурмлый, алар поляк армиясе командирларын тиз арада бирелергә мәҗбүр итәләр. Беренчеләрдән булып азат ителгән шәһәргә кулына изге икона (икона Божьей Матери) тоткан Дмитрий Пожарский аяк баса. Нәкъ менә әлеге икона поляклар һөҗүменнән Мәскәү Дәүләтен саклап калырга булыша да инде.
*1649 елда патша Алексей Михайлович 4 ноябрь - дәүләт бәйрәме, изге икона көне булуы турында указ чыгара. Россиядә әлеге бәйрәм 1917 елгы революциягә чаклы билгеләп үтелә.
*Россиядә Халыклар бердәмлеге көне безнең көннәрдә: Изге икона көне һәм рус армиясенең поляк интервентларын данлы төстә җиңүе хөрмәтенә 2005 елда РФ Президенты Владимир Путин Россиядә 4 ноябрьдә яңа дәүләт бәйрәме, Халыклар бердәмлеге көнен оештыру турында указга кул куя. Ә бәйрәмне нәкъ менә шул көнне билгеләп үтү идеясе Россиядә Дин ара советныкы булып исәпләнә. Шуңа күрә Халыклар бердәмлеге көне дөньяви җәмгыятьнеке генә түгел, дин ара бәйрәм дә булып тора, аны илдәге бар халык та, төрле дин һәм конфессия вәкилләре дә билгеләп үтә.
Яңа Чишмә территориясендә егерме җиде милләттән булган 14177 кеше дус һәм бердәм булып яши. Алар арасында рус милләтеннән 6863 кеше, татарлар - 5852, чуашлар - 568, әрмәннәр - 58, үзбәкләр - 22, украиннар - 19, таҗиклар - 15 һ.б. Хезмәт эшчәнлегенең байтак өлкәләрендә алар иңне иңгә терәп районыбыз үсешенә кулдан килгән кадәр үз өлешләрен кертәләр.
Районда иң күп милләтле коллектив - Яңа Чишмә район үзәк хастаханәсе. Анда татарлар, чуашлар, руслар, үзбәкләр, украиннар һәм таҗиклар (санитардан алып әйдәп баручы табибларга кадәр) тату бер гаилә булып хезмәт куялар.
Быел Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә башлауга 10 ел була. Яңа Чишмәдә әлеге көнгә тулы бер ункөнлек багышланган: уку йортларында, китапханәләрдә һәм клубларда күргәзмәләр, конкурслар, әңгәмәләр, класс сәгатьләре, ә спорт комплексында дусларча ярышлар үткәрелә, РМЙ да "Бердәм Россия" дип исемләнгән концерт бәйрәмне төгәлләү этабы булып тора, анда яшьләр, ветераннар оешмалары һәм район хакимияте вәкилләре бәйрәмне яңачишмәлеләр белән бергә билгеләп үттеләр. Ул көнне райондагы барлык чиркәүләрдә дә изге икона көне хөрмәтенә гыйбадәт кылулар булып узды.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев