Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әби ярдәм көтә

Без Зирекле авылында яшәүче, сугышта катнашучының тол калган хатыны 90 яшьлек Кадыйрова Җәннәт Нәгыйм кызы янына аның улы Мөдәррис үтенече буенча бардык. Ул безгә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде.

2011 елда Җәннәт әби өчен яңа ветеран йортын тапшырганда ал тасманы тантаналы шартларда кискән иделәр. Әмма йортны тапшыргач, бер ел эчендә проблемалар башланды, ди Мөдәррис. Беренче елда ук йорт тирәсендәге отмостка ярылды (икенче якка - фундаментка таба авыштырып салынганы). Бәлки ул, чокыр хасил итеп, эремәнең начар сыйфатлы булуыннан җимерелгәндер. Хуҗалар төзүчеләргә мөрәҗәгать иткәннәр, алар килеп ярыкларны "ямаганнар". Тик "ремонт" нәтиҗәсе әлләни озак көттерми. Бер ел эчендә кара күгәрек тәрәзә уемнарының өске өлешләрен, түшәмне биләп алган. Ни өчен? Пластик тәрәзәләрнең герметиклыгы начар булудандыр, күрәмсең. Аннан соң кирпечтән салынган янкорма җөйләре коелып төшкән, кирпечләр һавада эленеп тора дисәң дә була. Түбәдән дә су үтә булса кирәк, чөнки күпчелек урыннарда су аккан соры эзләр хасил булган, обойлар да купкан. Быелгы кышта яңа бәла килеп туган - утырган җир (туфрак) басымы белән чокырдагы канализация торбасы кысылган һәм агынты сулар торбадан бик начар ага. "Чөнки калын стеналы торба куярга кирәк булган", - дип аңлатты Мөдәррис. Төзелеш барган вакытта башка кимчелекләр дә ачыкланган. Хәзер алар 5 ел гарантия белән моннан өч ел элек төзелгән ветеран йорты тагын нинди сюрпризлар китереп чыгарыр икән дип яшиләр.
2013 елның 13 сентябрендә ремонттан соң Зирекле участок хастаханәсен ачканда район хакимиятеннән килгән делегация әби янында булып, аны 90 яшь тулуы белән котлаганнар, аның барлык үтенечләрен язып алганнар. Караганнар, башларын чайкап, сөйләгәннәрне язып алганнар һәм әби вәгъдә ителгәннәрне көтә башлаган. Әби әле дә килерләр, ярдәм итәрләр дип көтеп яши. Элек аның белән башка улы яшәгән, тик ул 2011 елда үлгән. Хәзер әнисен Мөдәррис карый.
Тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Җәннәт әбинең йортында вәгъдә ителгән ремонт эшләре Җиңү бәйрәменә дә башланмас микәнни? Ул үзенең калган гомерен уңайлы шартларда яшәргә хыяллана, ә монда проблеманың иге-чиге юк. Ул бик кайгыра, борчыла. Зинһар өчен, әбигә ярдәм итегез.
Ольга ИВАНОВА
Редакциядән: Әлеге язманы бастырып чыгарыр алдыннан без шушы йортны төзегән төзелеш оешмасы җитәкчесе Хәлим Билдановны язманың эчтәлеге белән таныштырдык. Ул якын араларда төзүчеләр бригадасы урынга барыр һәм 9 майга билгеләп үтелгән кимчелекләр бетерелер дип вәгъдә бирде. Ул шулай ук Зирекледәге ветераннар өчен төзелгән башка йортларның торышын да тикшерәчәген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев