Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Биналар терлекләрне кабул итүгә әзер

Терлекләрне кышкы араннарда асрауга күчерер вакыт җитте. 1 сентябрьгә "Яңа Чишмә" фермаларына сыерлар күчерелгән инде, башка авыл хуҗалыгы оешмаларында да маллар фермаларга кайтарыла.

"Архангельское" КФХ" ҖЧҖ-дә терлекчелек биналарын кышкы сезонга хәзерләү буенча бик күп эш башкарылган, моңа без район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Леонид Богомолов белән бергә шушы хуҗалыкта булып, үз күзләребез белән күреп инандык.
-Әйе, быел җәй байтак эш эшләнде, - диде хуҗалыкның баш зоотехнигы Алексей Кучинский. -Тудыру бүлегенә капиталь ремонт ясалды, бүген анда 55 буаз сыер тора (15-се инде бозаулады). Тагын өч бозаулар абзары ремонтладык (симертүдәге үгезләр, каплатуны көткән таналар һәм 6 айлык бозаулар өчен), бозауларны салкын алым белән асрау өчен (анда 15 бозау бар инде) дә бина һәм профилакторий бинасын (анда 1-3 айлык 60 бозау) ремонтладык.
200 башка исәпләнгән абзар сыерларны кабул итүгә әзер, икенче бинада 100 баш башмак тана асралачак. Шушы максатларга 1 млн.сумнан артык акча тотылган.
Шушы көннәрдә "Терлекчелек фермаларын реконструкцияләү" республика программасы буенча 200 башка исәпләнгән сыерлар абзарына капиталь ремонт төгәлләнгән, бина бик матур, якты, уңай күренә. Шушы программа буенча чыгымнарның 30%-ын республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы үз өстенә ала, чыгымнарның бер өлеше инде капланган.
Якын көннәрдә савым сыерлары да араннарда асрауга куелачак, ел башы белән чагыштырганда сыерлар 50 башка артып 300 гә җиткән (МЭТ барлыгы 1000 баш). -Бу араларда көн саен 4 тоннага якын сөт сатабыз, - дип дәвам итте Алексей Кучинский. -Бу узган елгы дәрәҗәдән 300-350 кг-га күбрәк. Продукциянең сыйфаты яхшы, сөт тулысынча югары сорт белән тапшырыла, бу эштә сыер савучылар Светлана Урядникова, Любовь Любимова һәм Светлана Барсукованың өлеше зур. Ике Наталья - Павлюк белән Мельникова күптәннән бик яратып бозаулар карыйлар. Көтүчеләр Виктор Зубарев белән Юрий Новиков та үз эшләрен намус белән башкаралар.
Хуҗалык терлек азыгы белән тулысынча тәэмин ителгән, 2000 тонна сенаж, 3000 тонна чамасы силос (аны әле һаман салалар) хәзерләнгән, тупас азык (печән, салам) һәм фураж да җитәрлек. Мини катнаш азык заводы эшли башлаган, димәк, архангеллыларның терлекчелектә күрсәткечләре әйбәт булуга ышаныч бар.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев