28 гыйнварда балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия әгъзалары комиссия рәисе Валентина Семеняк җитәкчелегендә уңышсыз гаиләләрнең торак шартларын тикшерү максатында Екатерина Бистәсенә һәм Яңа Чишмәгә кичке рейдка чыкканнар.
Әлеге тикшерүләр беренче чиратта каты суыклар торуга бәйле. Екатерина Бистәсендә балигъ булмаган балалар яшәгән биш гаилә бар, әлеге өйләрдә салкын да, балалар ач та булырга мөмкин. Әмма, бәхеткә, тикшергән вакытта барлык гаиләләрдә өйләре җылы иде, коммуналь хезмәтләр буенча бурычлары юк, димәк, аларны газдан һәм уттан өзмәячәкләр.
Екатерина АҖ башлыгы Наталья Барановага температура түбән булган чорларда авылдагы хәлләр торышы турында һәр көнне хәбәр итеп тору бурычы йөкләнгән. Яңа Чишмәдә шулай ук газны өзү белән бәйле проблемасы булган уңышсыз гаиләдә булганнар. Бу өйдә (комиссия килгән көнне) җылы һәм барысы да тәртиптә булган. Бала әбисе белән калган, ә әниләре - эштә. Әбинең сүзләре буенча, кызы эшли, соңгы араларда исерткеч эчемлекләр кулланмый. Алга таба да бу гаилә комиссия күзәтүе астында торачак.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев