Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Депутатлар берничә мәсьәләне карап тикшерделәр

5 фев­раль­дә ра­йон ха­ки­ми­я­те­нең кон­фе­ренц-за­лын­да Яңа Чиш­мә му­ни­ци­паль ра­йон Со­ве­ты­ның 20 нче уты­ры­шы бу­лып үт­те. Ки­ңәш­мә­не му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов үт­кәр­де. Уты­рыш­та ТР Пре­зи­ден­ты тер­ри­то­ри­я­лә­ре бе­лән эш алып ба­ру бу­ен­ча Ида­рә­нең баш ки­ңәш­че­се Ар­ка­дий Се­ме­ны­чев кат­наш­ты.

Уты­рыш­ка ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се, аның урын­ба­сар­ла­ры, ра­йон про­ку­ро­ры, по­ли­ция бү­лек­чә­се на­чаль­ни­гы, ра­йон предп­ри­я­ти­е­лә­ре һәм уч­реж­де­ни­е­лә­ре җи­тәк­че­лә­ре, мәк­тәп ди­рек­тор­ла­ры һәм ба­ла­лар бак­ча­ла­ры мө­дир­лә­ре ча­кы­рыл­ган иде.

6 мәсь­ә­лә­дән тор­ган көн тәр­ти­бе рас­лан­ган иде. Ра­йон конт­роль-хи­сап па­ла­та­сы­ның 2012 ел­да­гы эш­чән­ле­ге һәм 2013 ел­га бул­ган бу­рыч­лар ту­рын­да­гы бе­рен­че мәсь­ә­лә бу­ен­ча па­ла­та рә­и­се Ро­ман Губ­кин чы­гыш яса­ды. Ин­фор­ма­ция исәп­кә алын­ды, Конт­роль-хи­сап па­ла­та­сы­ның 2012 ел­да­гы эше ка­нә­гать­лә­нер­лек дип та­ныл­ды.

Ра­йон­ның фи­нанс-бюд­жет па­ла­та­сы рә­и­се Люд­ми­ла За­ва­ли­ши­на тәкъ­ди­ме бу­ен­ча де­пу­тат­лар "2013 ел­га һәм 2014-2015 ел­лар пла­ны чо­ры­на Я­ңа Чиш­мә му­ни­ци­паль ра­йо­ны бюд­же­ты ту­рын­да"­гы ра­йон Со­ве­ты ка­ра­ры­на үз­гә­реш­ләр керт­те­ләр.

Ра­йон­ның му­ни­ци­паль мил­кен хо­су­сый­лаш­ты­ру пла­ны һәм ра­йон­ның му­ни­ци­паль уни­тар предп­ри­я­ти­е­лә­ре ке­рем­нә­ре­нең бер өле­шен җир­ле бюд­жет­ка кү­че­рү тәр­ти­бе ту­рын­да Җир һәм ми­лек мө­нә­сә­бәт­лә­ре па­ла­та­сы рә­и­се На­талья Гор­де­е­ва хә­бәр ит­те.

Ра­йон баш­лы­гы урын­ба­са­ры На­и­лә За­ки­ро­ва тәкъ­ди­ме бу­ен­ча де­пу­тат­лар Яңа Чиш­мә му­ни­ци­паль ра­йо­ны­ның учас­ток сай­лау ко­мис­си­я­лә­ре сос­та­вы­на бул­ган кан­ди­да­ту­ра­лар исем­ле­ген рас­ла­ды­лар.

Бар­лык ка­рап тик­ше­рел­гән мәсь­ә­лә­ләр бу­ен­ча ти­еш­ле ка­рар­лар ка­бул ител­де.

Шу­ның бе­лән Яңа Чиш­мә му­ни­ци­паль ра­йон Со­ве­ты­ның 20 нче уты­ры­шы үз эшен тө­гәл­лә­де.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев