Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

гомер көзе алтын булсын

8 октябрьдә Яңа Чишмә РМЙ-да Өлкәннәр көненә багышланган зур концерт булды. Концертка җитмешне узганнар гына түгел, әле яңа пенсиягә чыгучылар да олылар белән аралашырга, әйбәт җырлар тыңларга килгәннәр иде.

Кунакларга район башлыгы Вячеслав Козлов һәм ТР ның хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе начальнигы урынбасары Федор Батков изге теләкләрен җиткерделәр.
Концерт башланганчы алар өлкәннәр белән төрле темага әңгәмә кордылар. Нигездә, өлкәннәр хакимияттәгеләргә пенсия белән тәэмин итеп, ярдәмләшеп торганнары, хәлләренә кергәннәре өчен рәхмәтлеләр. Сөйләшү барышында башка мәсьәләләргә дә кагылдылар, үтенечләре дә юк түгел: кемдер тыкрыкка асфальт түшәүне, кемдер йорт подъездын ремонтлауны үтенде. Гомумән, форсаттан файдаланып, сөйләшеп калырга теләделәр.
Шигъри юллар белән, проза аша да сәхнәдән бәйрәм белән котлау, өлкәннәрне хөрмәтләү, авыр хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре яңгырады. Сәхнәдән челтерәп аккан чишмәдәй, залда утыручыларның яшь чакларында җырланган җырлар агылды, аларны Вера Коновалова, Ирина Слимова, Надежда Зыкова, "Селяночка" коллективы һәм башка артистлар башкарды.
Рәхмәтле тамашачылар аларны көчле алкышларга күмделәр.
- Алкышлый-алкышлый куллар арды, - ди икенче көнне хезмәт ветераны Раиса Рузанова, - бу очрашу һәм бу концерт безгә бик ошады, сәхнәдәге җырлар белән рухланып, без соңыннан - иптәш хатыннарда чәй табыны янында үзебез дә җырлашып утырдык.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев