Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Халык батырлыгы – мәңгелек!

9 май­да ра­йон үзә­ген­дә со­вет хал­кы­ның Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да җи­ңү яу­ла­вы­ның 67 ел­лы­гы­на ба­гыш­лан­ган ми­тинг бул­ды. Ев­ге­ний СТА­РОВ Ко­яш­лы ма­тур көн­дә Яңа Чиш­мә­дә­ге су­гыш­та һә­лак бу­лу­чы­лар­ истәлегенә ку­ел­ган һәй­кәл янын­да ки­лә­чәк бу­ын­ның як­ты тор­мы­шы, аяз күк йө­зе өчен үз го­мер­лә­рен бир­гән авыл­даш­ла­рын ис­кә алыр­га олы­сы да, ке­че­се дә җы­ел­ган иде....

9 май­да ра­йон үзә­ген­дә со­вет хал­кы­ның Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да җи­ңү яу­ла­вы­ның 67 ел­лы­гы­на ба­гыш­лан­ган ми­тинг бул­ды.

Ев­ге­ний СТА­РОВ

Ко­яш­лы ма­тур көн­дә Яңа Чиш­мә­дә­ге су­гыш­та һә­лак бу­лу­чы­лар­ истәлегенә ку­ел­ган һәй­кәл янын­да ки­лә­чәк бу­ын­ның як­ты тор­мы­шы, аяз күк йө­зе өчен үз го­мер­лә­рен бир­гән авыл­даш­ла­рын ис­кә алыр­га олы­сы да, ке­че­се дә җы­ел­ган иде. Һәй­кәл ти­рә­се бик ма­тур итеп би­зәл­гән. Ба­га­на­лар­да­гы шар­лар, әләм­нәр бәй­рәм ат­мос­фе­ра­сы ту­дыр­ды, уку­чы­лар ко­лон­на­сы да бик ма­тур иде. Бәй­рәм прог­рам­ма­сын Ан­на Су­во­ро­ва бе­лән Ил­наз Шәй­хет­ди­нов­лар алып бар­ды.

Му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы, "Бер­дәм Рос­си­я" БСП-нең җир­ле бү­ле­ге сә­я­си Со­ве­ты сек­ре­та­ре Вя­чес­лав Коз­лов яңа­чиш­мә­ле­ләр­не Җи­ңү кө­не бе­лән кай­нар кот­ла­ды. Үз чы­гы­шын­да ул Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ел­ла­рын­да 26 мил­ли­он­нан ар­тык Со­вет хал­кы һә­лак бул­ды, ра­йон­ның һәр ке­ше­се җи­ңү­гә үз өле­шен кер­тер­гә ом­тыл­ды. 9 май - бәй­рәм, бу көн­не ба­ры­быз да без­гә ты­ныч көн­нәр бү­ләк итү­че­ләр ал­дын­да баш ия­без. Шу­шы авыр су­гыш ел­ла­рын­да кат­на­шу­чы­лар­ның са­фы ел­дан-ел си­рә­гәя ба­ра. Ра­йон­да 34 Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ве­те­ра­ны, 103 - су­гыш­та һә­лак бу­лу­чы­лар­ның тол кал­ган ха­тын­на­ры һәм 506 тыл хез­мәт­чә­не яши. Су­гыш­та һә­лак бу­лу­чы­лар­ның тол кал­ган ха­тын­на­рын һәм су­гыш ве­те­ран­на­рын то­рак бе­лән тәэ­мин итү­дә фе­де­раль прог­рам­ма бу­ен­ча рес­пуб­ли­ка исем­ле­ге­нә кер­гән 161 ве­те­ран­ның 152се то­рак шарт­ла­рын ях­шырт­ты. Тол кал­ган ике ха­тын-кыз­га бәй­рәм ал­дын­нан тан­та­на­лы шарт­лар­да яңа йорт ач­кыч­ла­рын тап­шыр­ды­лар. Ки­лә­чәк бу­ын­га без ХХ га­сыр­ның иң кан­кой­гыч су­гы­шы ту­рын­да бө­тен дө­рес­лек­не җит­ке­рер­гә ти­еш­без. "Бер­кем дә, бер­ни дә оны­тыл­мый" де­ви­зы тор­мыш­ка ашы­ры­ла­чак, һәй­кәл янын­да­гы мәң­ге­лек ут бер­кай­чан да сүн­мә­сен. Мид­хәт Га­зый­мов­ның "Ме­мо­ри­ал" бер­ләш­мә­се бе­лән бер­лек­тә әзер­лән­гән "Вер­нуть долг па­мя­ти" дип атал­ган ки­та­бы дөнья кү­рә­чәк. Су­гыш­та кат­на­шу­чылар, су­гыш­тан соң­гы ты­ныч ва­кыт­та ва­фат бул­ган­нар­га һәй­кәл кую ту­рын­да­гы мәсь­ә­лә ка­ра­ла, дип бил­ге­ләп үт­те.

Бө­ек Җи­ңү кө­не бе­лән кот­лап, Вя­чес­лав Коз­лов һәм­мә­се­нә дә ты­ныч­лык, имин­лек, бә­хет, сә­ла­мәт­лек һәм озын го­мер те­лә­де. ТР бу­ен­ча Рос­пот­реб­над­зор Ида­рә­се җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Вла­ди­мир Три­фо­нов ТР Ми­нистр­лар ка­би­не­ты исе­мен­нән ве­те­ран­нар­ны Җи­ңү көне бе­лән кот­ла­ды һәм ба­ры­сы­на да исән­лек те­лә­де. Ве­те­ран­нар Со­ве­ты рә­и­се Алек­сандр Ско­ков яңа­чиш­мә­ле­ләр­не бәй­рәм бе­лән ге­нә кот­лап кал­ма­ды, ә "Па­рад По­бе­ды ди­гән ши­гы­рен дә укы­ды. Ка­дет­чы­лар­ның чы­гыш­ла­ры, "За­жи­гай" ан­самб­ле баш­ка­ру­ын­да су­гыш ту­рын­да­гы ли­рик җыр­лар бик ма­тур бул­ды. Су­гыш­та һә­лак бу­лу­чы­лар ис­тә­ле­ге­нә ку­ел­ган һәй­кәл яны­на гир­лян­да­лар, ве­нок­лар һәм чә­чәк­ләр куй­ган­нан соң, яңа­чиш­мә­ле­ләр кан­кой­гыч су­гыш­та һә­лак бу­лу­чы­лар­ны бер ми­нут­лык тын­лык бе­лән ис­кә ал­ды­лар, шун­нан соң бәй­рәм са­лю­ты би­рел­де.

Мәй­дан янын­да саф һа­ва­да ве­те­ран­нар өчен бәй­рәм та­бы­ны әзер­лән­гән иде, алар­га хәр­би гим­нас­тер­ка­лар ки­гән кыз­лар хез­мәт күр­сәт­те.

Бәй­рәм ча­ра­сы җы­лы һәм бик кү­ңел­ле үт­те.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Новошешминск день победы