Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Харис Хөсәенов: “Безнең эштә очраклы кешеләр ЮК“

Электрдан башка хәзерге тормышны күз алдына китерүе дә кыен- бу кире каккысыз дәлил. Районда һәр йортка энергия тапшыру буенча эш ничек алып барыла - Яңа Чишмә электр челтәрләре коллективын оешканнан бирле -30 ел җитәкләгән Харис Хөсәенов шул хакта сөйли. Лариса ФЕДОРОВА

- Харис Хөсәенович, электр челтәрләренең эш ритмын нәрсә бозарга мөмкин? 2010 елда булган бозлы яңгырлар куркынычы быел да кабатланмасмы, ул чагында күпме торак пункт утсыз калган иде бит.
-Әйе, 2010 ел барлык энергетиклар өчен дә авыр ел булды. Шул исәптә без дә кердек. Тик шуны әйтергә кирәк, безнең хезмәт бозлы яңгыр яуган көннәрдә оператив эш итте һәм райондагы объектлар утсыз озак тормадылар. Һава торышы үзгәреп, быел да шундый хәл туа калса, безнең хезмәт белгечләре һәм техника аңа әзер. Безнең ведомствода булган баганалар, электр чыбыклары, подстанцияләр яңартылды һәм алар ышанычлы. Быел Рус Чабаксарында электр хуҗалыгы яңартылды, анда ике өстәмә подстанция куелды. Шулай ук Ленино авылыннан чыгучы 10 километр электр линиясенә капиталь ремонт үткәрелде, Шушма елгасы тирәсендә баганалар арасындагы араны арттырып 1200 метрга чаклы җиткердек, чөнки язгы бозлар киткәндә бетон баганаларга куркыныч яный иде. Шулай итеп, районда электр энергиясе бирүне бары аномаль күренешләр генә өзәргә мөмкин, тик без андый хәл булмас, дип өметләнәбез.
-Күпләр электр энергиясе өчен түләү арта дип зарлана. Яңа елда ут өчен бәяләр тагын артачакмы?
-Электр энергиясе өчен бәяләр арту турыдан-туры газ бәясенә бәйле. Тик 2014 елда, газ өчен тарифлар күтәрелсә дә, электр энергиясе өчен арту көтелми.
Авыл халкы әңгәмәдәшемнең бу сүзенән соң тынычланып калыр һәм сөенер, дип уйлыйм. Яңа елны да сөенеп һәм яктылыкта каршыларбыз, дигән өмет бар. Ә энергетикларга һөнәри бәйрәмнәрен лаеклы каршылыйсы бар.
Бәйрәм алдыннан Харис Хөсәенов үз коллективы турында да сөйләми булдыра алмады. - Бездә 49 белгеч эшли һәм һәрберсе үз эшенең остасы. Безнең хезмәттә очраклы кешеләр юк. Күңеле кушканга эшкә килгән кешеләр бездә пенсиягә чыкканчы эшлиләр. Күптән түгел ике хезмәткәрне пенсиягә озаттык, безнең оешмада һәрберсе 20 шәр ел эшләде. Институт тәмамлап кайткан яшь белгечләребез дә бар, аларның стажы 4 елдан артмый. Дүртәү читтән торып энергетика университетында, берәү энергетика техникумында укый. Безгә эшләргә дип килгән кешеләр үз квалификацияләрен күтәрү өстендә эшлиләр. Кадрлар алышыну юк, гәрчә кыен шартларда эшләргә туры килсә дә. Әлбәттә, әйбәт хезмәт хакы да тота. Безнең эш йомшак кешеләр өчен түгел. Шуңа да барлык энергетикларны бәйрәмнәре белән котлыйм, һәммәсенә түземлек, ныклык, эшләрендә уңышлар һәм сәламәтлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев