Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хезмәт династиясе

Март­та бу­лып үт­кән авыл ху­җа­лы­гы ал­дын­гы­ла­ры сле­тын­да ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов га­и­лә ди­нас­ти­я­сен: өч бер­ту­ган кыз­ны - Че­ре­му­хо­во Бис­тә­сен­нән "Ку­лон" а/ф сы­ер са­ву­чы­ла­ры Ма­рия Конд­рать­е­ва, Ва­лен­ти­на Кор­не­ва, Лю­бовь Ов­чин­ни­ко­ва һәм алар­ның әни­лә­рен - хез­мәт ве­те­ра­ны Мос­ко­ти­на Зи­на­и­да Ан­то­нов­на­ны хөр­мәт­лә­гән иде. Тер­лек­че­лек тар­ма­гын­да 35 ел хез­мәт куй­ган З.А. Мос­ко­ти­на хез­мәт ди­нас­ти­я­сен...

Март­та бу­лып үт­кән авыл ху­җа­лы­гы ал­дын­гы­ла­ры сле­тын­да ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов га­и­лә ди­нас­ти­я­сен: өч бер­ту­ган кыз­ны - Че­ре­му­хо­во Бис­тә­сен­нән "Ку­лон" а/ф сы­ер са­ву­чы­ла­ры Ма­рия Конд­рать­е­ва, Ва­лен­ти­на Кор­не­ва, Лю­бовь Ов­чин­ни­ко­ва һәм алар­ның әни­лә­рен - хез­мәт ве­те­ра­ны Мос­ко­ти­на Зи­на­и­да Ан­то­нов­на­ны хөр­мәт­лә­гән иде.

Тер­лек­че­лек тар­ма­гын­да 35 ел хез­мәт куй­ган З.А. Мос­ко­ти­на хез­мәт ди­нас­ти­я­сен баш­лап җи­бә­рү­че шә­хес. Хә­зер Че­ре­му­хо­во Бис­тә­сен­дә­ге "Ку­лон" а/ф-ның то­вар­лык­лы-сөт­че­лек фер­ма­сын­да аның өч кы­зы хез­мәт куя. Мос­ко­тин­нар­ның го­му­ми хез­мәт ста­жы 140 ел тәш­кил итә.

Зи­на­и­да Ан­то­нов­на дуң­гыз ка­рау­чы, сы­ер са­ву­чы­ның хез­мә­те ни­чек авыр бу­лу­ын ис­кә ала: көн са­ен үз җил­кә­сен­дә ни­чә цент­нер азык та­шыр­га ту­ры кил­гән, сөт ту­лы күп­ме фля­га кү­тәр­гән аның кул­ла­ры. Бу хак­та кеч­ке­нә­дән үк әни­лә­ре­нә фер­ма­да бу­лы­шып йөр­гән биш кы­зы да ях­шы бе­лә. Һәм шу­ңа кү­рә дә әни ке­ше, ба­ла­ла­рын кыз­га­нып, алар­ны укы­тыр­га һәм шә­һәр­гә яшәр­гә җи­бә­рер­гә хы­ял­ла­на. Әни­лә­ре­нең те­лә­ге тор­мыш­ка аш­мый - мо­ңа ул хә­зер бик сө­е­нә, кыз­лар ур­та мәк­тәп­не тә­мам­ла­гач та фер­ма­га эш­кә ки­лә­ләр. Мос­ко­тин­нар га­и­лә­сен­дә Ма­рия әни­лә­рен­нән соң икен­че са­вым­чы бу­ла, ә ан­нан тәр­тип бу­ен­ча Ва­лен­ти­на, Ве­ра (ир фа­ми­ли­я­се За­ха­ро­ва, ул да 15 ел сы­ер са­ву­чы бу­лып эш­лә­гән, әм­ма со­ңын­нан га­и­лә шә­һәр­гә кү­чеп ки­тә) һәм иң кеч­ке­нә­се Лю­ба. Тать­я­на гы­на баш­ка юл­дан (шу­лай ук мак­тау­лы хез­мәт) ки­тә - ин­де ме­нә 30 ел­дан бир­ле авыл­да хат та­шу­чы бу­лып эш­ли.

- Фер­ма­да әни эш­лә­гән ел­лар­да һәм без­нең хез­мәт эш­чән­ле­ге­без баш­лан­ган­ еллардагы шарт­лар хә­зер­ге­се бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да күп­кә ае­ры­ла, - дип сөй­ли Ма­рия Алек­санд­ров­на. - Без­нең фер­ма­да чис­та, җы­лы, бар­лык эш­ләр ме­ха­ни­ка­лаш­ты­рыл­ган һәм ав­то­мат­лаш­ты­рыл­ган, фер­ма­га ка­дәр юл­лар­га ас­фальт тү­шәл­гән, душ, ял итү бүл­мә­се бар, хез­мәт ха­кы ях­шы, ва­кы­тын­да тү­ли­ләр. Һәм бо­лар­ның ба­ры­сы өчен дә кыз­лар "Ку­лон" ЯАҖ ге­не­раль ди­рек­то­ры Аль­берт Фәх­рет­ди­нов­ка рәх­мәт­ле­ләр.

Әни­лә­ре исә кыз­ла­ры­ның аның хез­мә­тен дә­вам итү­лә­ре бе­лән го­рур­ла­на, аны - хез­мәт удар­ни­гын - уңай­сыз хәл­дә кал­дыр­мый­лар: юга­ры күр­сәт­кеч­ләр­гә ире­шә­ләр, алар­га 150 баш сы­ер бер­ке­тел­гән, 240 тон­на­дан ар­тык сөт са­вып ал­ган­нар.

Га­и­лә, ка­лен­дарь һәм пра­вос­ла­вие бәй­рәм­нә­рен ба­ры­сы да бер­гә ир­лә­ре һәм ба­ла­ла­ры бе­лән ту­ган ни­гез­лә­рен­дә кар­шы­лый­лар. Зи­на­и­да Ан­то­нов­на Тать­я­на бе­лән га­дәт бу­ен­ча күп итеп пил­мән ясый­лар, ка­мыр ри­зык­ла­ры пе­ше­рә­ләр. Өс­тәл ар­ты­на уты­рып алар­ның сөй­лә­шер сүз­лә­ре бар: эш­лә­ре, ба­ла­лар, онык­лар ту­рын­да сөй­лә­шә­ләр, ту­ган авыл­ла­рын­да тор­мыш­ла­ры көй­лән­гән, кыс­ка­сы, авыл хез­мәт­чән­нә­ре үз яз­мыш­ла­рын­нан ка­нә­гать.

Азат Му­син фо­то­сы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев