Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Игелек һәм мәрхәмәтлелек бәйрәме

15 октябрьдә бөтен дөньядагы мөселман кардәшләребез көтеп алган олуг бәйрәм - Корбан гаетен билгеләп үтте. Бәйрәм көннәрендә мөселманнар мәчетләрдә гает намазлары укыйлар, корбан чалалар, Аллаһтан ил - көннәребезгә иминлек сорыйлар. Әлеге күркәм бәйрәм барыбызны да авыруларга, ятимнәргә, мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә чакыра. Игелек кылу - бәйрәмнең төп асылы. Азат МУСИН

Безнең районда Корбан бәйрәме уңаеннан барлык татар авылларыннан вәкилләр һәм Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәтеннән (ДУМ) кунаклар чакырып Корбан ашлары - мәҗлесләр үткәрү гадәткә кереп китте.
Әлеге изге эшкә тугры калып, 30 октябрьдә районда 14 нче мәртәбә Корбан бәйрәме ашы уздырылды. Барлык чакырылучыларны һәм кунакларны район Мәдәният йорты каршында бәйрәмчә милли киемнәр кигән хатын-кызлар каршы алды. Тамаша залында район авылларыннан имам-хатыйблар һәм авыл җирлекләре башлыклары җитәкчелегендә 130 лап кеше җыелган иде. Чакырылучылар арасында 2013 елда Хаҗга баручылар да бар иде. Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты Департаментының дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек итү буенча Идарәсенең баш киңәшчесе Шамил Ибраһимов, үзенең ярдәмчеләре белән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Алексеевск һәм Зәй районнарының имам-мөхтәсибләре безгә кунак булып килделәр.
Җыелган халык алдында җирле артистлар чыгыш ясады, алар халык җырларын һәм мөнәҗәтләр башкардылар. Аларның чыгышлары районда үткәрелгән дини бәйрәм мизгелләрен чагылдырган слайдлар белән баетылды.
Район башлыгы Вячеслав Козлов (ул командировкада) һәм шәхсән үз исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов җыелган халыкны Корбан бәйрәме белән котлады. Ул гамәлдәге күркәм йолаларны саклап калып, киләчәктә дә бердәм рәвештә игелек кылуны дәвам итәргә чакырды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мәҗлескә килүчеләрне изге бәйрәм белән котлап, сәламәтлек, иминлек теләде.
Аннан кунаклар бергәләп Мәдәният йорты фойесына үттеләр, анда бәйрәм сые әзерләнгән иде. Табыннар мулдан әзерләнгән, ризыклар бик тәмле иде. Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән сүрәләре укыды, бәйрәм вәгазе сөйләде, район җитәкчеләренә, барлык яңачишмәлеләргә шулай җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Район башлыгы урынбасары, әлеге чараның төп оештыручысы Наилә Закирова безнең бәйрәмгә килгәннәре өчен мәртәбәле кунакларга рәхмәт белдерде, мондый бәйрәм чаралары районда дәвам иттереләчәк дип, безнең районда төрле милләт һәм дин кешеләренең дус, тату яшәүләрен билгеләп үтте. Ул Корбан бәйрәме уңаеннан бәйрәм табынын әзерләргә ярдәм итүчеләргә, аерым алганда, Гөлчәчәк Әхмәтвәлиевага, район башлыгы Вячеслав Козловка (корбанга сарыклар биргән өчен) һәм сыер ите (корбан көннәрендә чалынган булган) биргәне өчен "Татарстан" а/ф ген.директоры Гомәр Сөләймановка рәхмәт белдерде.
Соңыннан районның имам-мөхтәсибе Газизулла хәзрәт Зартдинов район үзәгендәге мәчетне ремонтлауда ярдәм иткән район җитәкчелегенә һәм меценатларга, шушындый матур бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә булышучыларның барысына да рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X