Исемнәре гранит плитәдә
7 ноябрьдә, һөнәри бәйрәмнәре алдыннан, Чирмешәндә хезмәт вазыйфаларын үтәгән вакытта һәлак булган өч ир-егеткә - эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә мемориал ачылды.
"Герой үзе үлсә дә, исеме мәңге яши: аңа ике гомер бирелә..." Шушы геройларның исемнәре эчке эшләр органнары хезмәткәрләре исемлегенә кертелгән, хәзер исә ул исемнәр гранит плитәдә мәңгеләштерелде.
Милиция лейтенанты Якунин Николай Яковлевич, Яңа Чишмә РЭЭБнең участок инспекторы буларак, 1994 елның 23 сентябрендә җинаятьчене тоткарлаганда һәлак булды. Николайга нибары 27 яшь иде.
Яңа Чишмә РЭЭБнең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге уполномоченные, милиция өлкән лейтенанты Фәнүс Валентин улы Мөбәракшин исә 2003 елның 19 маенда кич эштән кайтканда үз автомобиле белән ватылган К-700 тракторына бәрелеп, һәлак булды. Фәнүскә нибары 36 яшь иде.
Чирмешән ЭЭБнең ЮХИДИ өлкән инспекторы полиция майоры Кәбиров Мирсәет Мирсаян улы 2009 елның 23 декабрендә коралланган җинаятьчене тоткарлаганда (Ф-1 гранатасын шартлата) һәлак була. Мирсәеткә 40 яшь була.
Мемориалны ачу тантанасында ТР буенча ЭЭМнең ЮХИДИ идарәсе начальнигы Р.Н. Миңнеханов, Яңа Чишмә районы башлыгы В.М. Козлов, Чирмешән районы башлыгы Н.Н. Хәмидуллин, Россия ЭЭМ "Чирмешән" МО начальнигы полиция полковнигы Ф.Ф. Мингазов, шулай ук полиция бүлегенең шәхси составы, Чирмешәннең кадет мәктәбе, һәлак булган геройларның әти-әниләре, балалары һәм аларның тол калган хатыннары, туганнары һәм авылдашлары катнашты. Һәркайсына трибунадан чыгыш ясау мөмкинлеге булды, аларның чыгышларында «тугрылык, батырлык, кыюлык һәм намус» кебек сүзләр яңгырады. Һәм менә кульминацион мизгел: "смирно!" командасыннан соң мемориалдан ак төстәге ефәк тасма төшерелде, орудиеләрдән өч тапкыр салют бирелде, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимны яңгырады.
Мемориалга беренчеләрдән булып район башлыклары һәм исемнәре мәрмәр плитәдә уеп язылган геройларның якыннары, аннан соң аларның туганнары, дуслары, хезмәттәшләре чәчәкләр куйдылар. Чирмешән РЭЭБ бинасы каршына куелган мемориалга илтүче сукмакны үлән басмас, анда юл өзелмәс һәм аның алдында һәрчак чәчәк бәйләмнәре торыр, дигән өмет бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев