Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кредитлар үсәргә ярдәм итә

Ту­был­гы Тау авы­лы хал­кы уз­ган ел шәх­си яр­дәм­че ху­җа­лык­ла­рын үс­те­рү өчен кре­дит­лар­ны ак­тив­рак ал­ган, бу кре­дит­лар­ның про­цент став­ка­сы фе­де­раль һәм тө­бәк­ләр бюд­же­тын­нан суб­си­ди­я­лә­нә. 2011 ел­да бу авыл хал­кы 34 кре­дит ал­ган. Ев­ге­ний СТА­РОВ

Авыл җир­ле­ген­дә шәх­си яр­дәм­че ху­җа­лык­лар­ны үс­те­рү - авыл ке­ше­се­нең төп һәм тот­рык­лы та­быш (ке­рем) чы­га­на­гы. ШЯХ-ны үс­те­рү өчен 2006 ел­дан бир­ле таш­ла­ма­лы кре­дит би­рү прог­рам­ма­сы эш­ли. 2006 ел­дан бир­ле Ту­был­гы Тау авы­лы хал­кы 9 млн. 344 мең сум­лык 68 кре­дит ал­ган. Бу ак­ча­лар­га ха­лык 71 баш МЭТ, 2 баш са­рык, 3 баш ат ал­ган, 16 кре­дит трак­тор­лар һәм авыл ху­җа­лы­гы җи­һаз­ла­ры са­тып алу­га то­тыл­са, 13 кре­дит - тө­зе­леш­кә һәм мал­лар ас­рау өчен би­на­лар­га ре­конст­рук­ция ясау­га, 2 кре­дит - газ җи­һаз­ла­ры, 1 кре­дит умар­та­лар са­тып алу­га то­тыл­ган.

Ис­мә­гый­лев­лар га­и­лә­се ( рә­сем­дә) 150 мең сум кү­лә­мен­дә кре­дит алып, бу ак­ча­га өч са­вым сы­е­ры са­тып ал­ган. Хә­зер алар­ның 5 сы­е­ры бар һәм алар елы­на 109 мең сум­лык 11 мең 870 литр сөт сат­кан­нар. Сы­ер­лар­ны ис­ке са­рай­да ас­рый­лар һәм план­да МЭТ ас­рау өчен яңа би­на тө­зү ни­ят­лә­ре бар, ә мо­ның өчен та­гын шул таш­ла­ма­лы кре­дит би­рү прог­рам­ма­сын­нан фай­да­ла­на­чак­лар, чөн­ки бу фай­да­лы.

ШЯХ­ны үс­те­рү­гә би­рел­гән кре­дит­тан фай­да­ла­ну­да шул ук авыл­дан Га­тин­нар га­и­лә­се дә ях­шы үр­нәк күр­сәт­кән. Ул ал­ган кре­дит­ка умар­та­лар са­тып ал­ган һәм алар­ның са­нын 30га җит­кер­гән, елы­на 300 мең сум­лык бер тон­на­га якын бал сат­кан­нар.

ШЯХ­ны үс­те­рү­гә кре­дит­лар алып, авыл хал­кы авыл ху­җа­лы­гы про­дук­ци­я­се җи­теш­те­рү­не арт­ты­ра­лар, үз­лә­рен­нән арт­ка­нын са­та­лар һәм га­и­лә бюд­жет­ла­рын та­гы да ту­лы­лан­ды­ра­лар. Гыйн­вар аен­да бу авыл­дан та­гын өч ке­ше кре­дит алу­га за­яв­ка бир­гән, алар сы­ер са­тып алыр­га, тер­лек ас­рау өчен би­на­лар­ны ре­монт­лау­га, авыл ху­җа­лы­гы тех­ни­ка­сы, сы­ер са­тып алыр­га ни­ят­ли­ләр.

Ха­лык таш­ла­ма­лы кре­дит­лар­ның фай­да­сын аң­ла­ды һәм алар­ны тор­мыш сый­фа­тын ях­шыр­ту өчен фай­да­ла­на­лар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Новошешминск кредиты ЛПХ тыбыглы–Тау

2
X