Һәлак булган сугышчыларны искә алдылар
22 июньдә район үзәгендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл янында 1941 елгы вакыйгаларга багышланган митинг булып узды. Евгений СТАРОВ Митингны алып баручы Анна Суворова беренче сүзне муниципаль район башлыгы Вячеслав Козловка бирде, ул безнең буын зур югалтулар бәрабәренә дөньяны фашизм коллыгыннан азат иткән әтиләребез, бабаларыбыз...
22 июньдә район үзәгендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл янында 1941 елгы вакыйгаларга багышланган митинг булып узды.
Евгений СТАРОВ
Митингны алып баручы Анна Суворова беренче сүзне муниципаль район башлыгы Вячеслав Козловка бирде, ул безнең буын зур югалтулар бәрабәренә дөньяны фашизм коллыгыннан азат иткән әтиләребез, бабаларыбыз батырлыгы белән горурлана, дип билгеләп үтте. Ветераннар Советы рәисе Александр Скоков совет халкының үлемсез батырлыгы, сугыш турында рухланып шигырь сөйләде.
"Зажигай" төркеме башкарган "Поклонимся великим тем годам" җырыннан соң һәйкәлгә венок куелды һәм бер минутлык тынлык белән һәлак булганнарны искә алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев