Мәүлет бәйрәме һәм юбилярлар
13 гыйнвардан мөселманнар өчен изге саналган Мәүлет ае башланды. 24 гыйнварда кешелек дөньясы Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көнен билгеләп үтә.Шушы вакыйга уңаеннан 19 гыйнварда Халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда авыл китапханәчесе Разыя Кадыйрова белән берлектә гаилә бәйрәме уздырылды. Мәҗлескә бергә 10-15, 50-55 ел бик тату гомер итүче 24 пар гаилә чакырылган...
13 гыйнвардан мөселманнар өчен изге саналган Мәүлет ае башланды. 24 гыйнварда кешелек дөньясы Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көнен билгеләп үтә.Шушы вакыйга уңаеннан 19 гыйнварда Халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда авыл китапханәчесе Разыя Кадыйрова белән берлектә гаилә бәйрәме уздырылды. Мәҗлескә бергә 10-15, 50-55 ел бик тату гомер итүче 24 пар гаилә чакырылган иде. Алар 2013 ел дәвамында үзләренең юбилейларын билгеләп үтәчәкләр.Йола буенча Мәүлет бәйрәмен бәйрәм итү башланды, аннан ул Коръән аятьләре һәм сүрәләр уку белән дәвам итте. Бу вазыйфаны Рифгат абый Фәсахов башкарды. Музей директоры юбилярлар белән таныштырды, һәрбер парга җылы сүзләр тапты. Әйтик, Мотыйгулла абый белән Бисал апа Вәлиуллиннар 10 мартта зөбәрҗәт туйларын (55 ел), Рифгат Гаяз улы белән Сәкинә апа Фәсаховлар 2 декабрьдә - алтын туйларын, Мулланур ага һәм Зәйтүнә ханым Сибгатуллиннар - сапфир (45 ел) туйларын билгеләп үтәчәкләр, ә Ленар һәм Әлфия Гафаровлар, Зөлфия һәм Рәфис Зариповлар бергә 10 ел гомер итәләр, алар гөлчәчәк (гөлле) туйларын көтәләр. Минем элеккеге укучым Хәйбуллина Гөлсем Зәкиулла кызы ире Тәбрис Әдиулла улы белән 30 ноябрьдә якут туйларына (40 ел бергә гомер итү) җыеналар.Китапханәче Разыя Кадыйрова татар шагыйрьләренең гаиләгә багышлаган бик матур һәм үтемле шигырьләреннән котлаулар хәзерләгән. Авылның сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе урынбасары Мулланур Сибгатуллин дөнья эшлеклеләренең иң ачык мисалларында һәм фикерләрендә дөнья процессы үсешендә Мөхәммәт пәйгамбәрнең бәяләп бетергесез ролен ассызыклады.Бисал апа Вәлиуллина кунакларга яшен тизлегедәй үтеп киткән, әмма эзсез калмаган гомер юлы турындагы җырын бүләк итте.Музей дуслары турында әйтеп үтмәсәм, минем сүзләрем тулы булмас иде. Әлеге бәйрәм Биектау районыннан Бадыгова Рәисә (аның әнисе Зирекле урта мәктәбенең 1950/1951 уку елының 1 нче чыгарылыш укучысы, 2012 елның 4 декабрендә вафат булды) һәм Әдәмсәдән Зарипова Алсулар (Әдәмсә урта мәктәбенең элеккеге татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шакирова Һәдия Хисмәтулла кызының кызы, 2013 елның 14 гыйнварында җирләнде) күрсәткән ярдәм белән оештырылды.Шулай ук Түбән Камадан Исхакова Салисә, Кыямова Роза, Шаракаева Әминәләр дә матди ярдәм күрсәттеләр.Татар гореф-гадәте буенча, кунаклар да буш кул белән килмәгән. Һәммәсенә дә бик зур рәхмәт.Мәҗлес азагында үлгән әти-әниләре рухына дога кылдык.Кызганыч, чакырылучыларның барысы да катнаша алмады: кайсысының баласы, оныгы грипп белән авырган, кемдер үзе хастаханәдә ята, кайсы операциядән соң, ә нефтьчеләрнең кайсылары график буенча эштә булганнар - тормыш бит. Ә гомер дигәнең бер - береңнең ярдәмен тоеп, үзара аңлашып һәм, гомумән, яхшы кәеф белән дәвам итсен иде.
Музейда яңа очрашуларга кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев