Нәсел дәвам итә
Һәр кеше үзенең әти-әнисе, бабасы һәм бабасының бабасы каберен зиярәт кылырга тиеш. Әмма барысының да мөмкинлеге юк шул. Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм яу кырында һәлак булып, үзләренең туган авылларында яки шәһәрләрендәге каберлекләрдә җирләнми, шактый еракта, туганнар каберлегендә җирләнгән солдатларның балалары, оныклары һәм оныкчыклары моннан мәхрүм ителгән.
Валентина Андреевна Донскованың йөрәге дә байтак еллар тынычлык таба алмаган. Һәр елның 9 маенда аның күңеле каядыр ашкынган: фронтта һәлак булган кадерле әтисенең кабере каршына бер генә тапкыр булса да тезләнеп басасы килә аның. Һәрвакыт күз яшьләре белән ул үзенең балаларына болай дигән: "Тормышымда төгәлләп бетермәгән эшләр бар. Әнием үлде, әтинең каберендә була алмады. Мин дә сигезенче дистәне вакладым…" Әлеге уй балаларына да тынгылык бирмәгән. Алар әбисе Прасковья Андреевнаның иренең үлү турындагы кәгазьне кадерләп саклавын яхшы хәтерли. Алар бабасының исемен "Хәтер китабы"ннан эзләп таба: "Андрей Иванович Базаров - Старшешминск янындагы Каратаевка авылында туган, 1941 елда Чистай районы хәрби комиссариаты тарафыннан фронтка чакырылган, 1943 елның 11 июлендә Белгород өлкәсенең Яковлевский районы Раково авылы янында һәлак була һәм шунда җирләнә". Фамилиясе, исеме, атасының исеме, һәлак булган урыны һәм көне үлү турындагы кәгазьдә язылган мәгълүматларга туры килә. Һәм шул чагында алар Белгородтагы Раково авылына барып, бабасының каберен эзләргә, бабасы сугышкан урыннарны күрергә кирәк, дигән карар кабул итәләр. Интернет аша алар район хакимиятенә хат юллыйлар, Раково авылыннан җирле крайны өйрәнүче В. Гуторов белән элемтәгә керәләр, аның белән бик озак хат алышалар. Ул Андрей Базаровның кайда җирләнгәнен төгәл ачыклый: Раково авылы тирәсендә һәлак булучыларның барысы да җирле зиратта туганнар каберлегендә җирләнгән. АҖ башлыгы А.А. Милостный чакыруы буенча Люба үзенең әнисе белән 2012 елның 9 маенда, ниһаять, Ватан өчен һәлак булган әтисе һәм бабасы алдында үз бурычын үтәргә дип юлга җыеналар, Андрей Базаров Курск дугасында Прохоровка янында танклар белән сугыш вакытында һәлак була. 50 көн дәвам иткән Курск өчен сугышларда безнең 850 меңнән артык солдат һәм офицер һәлак була. Фронт участогында (500 км җир һәм һавада) ике якка да 4 млн.нан артык кеше, 70 меңнән артык корал һәм миномет, 13 меңнән артык танк һәм үзйөрешле орудие, 12 мең самолет кертелгән була. Авылның өлкән кешеләре аларга Утлы (Огненный) дугада барган сугышларда (бу сугышны алар шулай дип атыйлар) зәңгәр күк йөзе һәм кояш урынында тоташ кара төтен стенасы, нык шартлау тавышлары гына иде, диләр. Авыл халкы Валентина Андреевна белән Любаны бик җылы каршылыйлар, аларга хөрмәт күрсәтәләр. Авылларын фашистлардан азат итүчегә, аларның бәхетле киләчәге өчен башын салучыга күрсәтә алмаган хөрмәтне алар сугышчының кызына, оныгына күрсәтергә тырышалар. Бу кайгы-хәсрәт - уртак бит. Валентина Андреевна митингта чыгыш ясый:
- Әтием фронтка 1941 елны китә, мин әле ул чагында анам карынында гына булганмын, шуңа да аны хәтерләмим. Шулай да ул миңа 7 ай булган чакта госпитальдән соң азга гына өенә кайтып киткән чакта мине кулына ала алган. Аннан кабат фронтка киткән. Әнием әтиемнең һәлак булуы турында хәбәрне кырда - урак урган чагында алган. Ул шунда ук җиргә егылган, аягына баса алмыйча, хәсрәтеннән үләннәргә ябыша-ябыша чакрым чамасы юлны шуышып өенә кайткан. "Бар да әйбәт булыр, Прасковья, Андрей кайтыр. Ул бит безнең көчле, батыр, ул үлемне җиңәчәк", - дип тынычландырган аны кайнатасы. Тик Андрей гына кайтмаган. Авыл халкы: олысы-кечесе Валентина Андреевнаны тын да алмый тыңлый. Митингтан соң, веноклар салгач, авыл җирлеге башлыгы, Валентина Андреевна һәм Люба бергәләп авыл зиратына, туганнар каберлегенә баралар. Гади генә һәйкәл янында авыл мәктәбенең кадет классы укучылары каравыл тора, анда чәчәкләр, веноклар салынган. Люба кабергә кызыл канәфер чәчәкләреннән зур бер бәйләм сала. Валентина Андреевна кадерле кешесенең каберенә тезләнеп, туган җиреннән алып килгән берничә уч туфрак сибә. Икесе дә нык дулкынлана: "тыныч йокла". Без исән чакта, нәселең дәвам иткәндә, без сине онытмабыз, - диләр алар.
Аннан аларны "боткага" чакыралар. Ел саен 9 майда авыл халкы учак ягып ботка-кулеш пешерә, өстәл әзерли һәм бергәләп һәлак булганнарны искә ала икән. Алар истәлеге мемориал гранитына да уеп язылган, торгызылган чиркәү ташында һәм кыңгырауларда да эз салынган. Иң мөһиме - алар халык хәтерендә. Бу көнне 9 майда Любаны һәм аның әнисен Завидово авылына, Яковлев һәм Төзүче шәһәренә (районның үзәк усадьбасы) алып баралар, биредә Прохоров янында барган танклар сугышы истәлеге итеп бик зур мемориаль комплекс торгызылган, Рәсәйнең өченче сугыш кырында - Прохоровкада Җиңү Һәйкәле - Звонница, поселокның үзендә халык акчасына изге апостоллар Петр белән Павел чиркәве торгызылган. Рәхмәтле белгородлылар һәр җирдә җаннары-тәннәре белән бөек сугышчы батырлыгын хөрмәтлиләр. Шуны күргән, үзенә, Любага, иренең, биредә һәлак булган барлык солдатларның якты истәлеген саклап хөрмәтләгәнне тойган, Валентина Андреевна тынычланып кала. Ул өенә шушы көнне күрә алмаган әнисе, әтисе алдындагы бурычын үти алуына сөенеп кайта.
Быел җәй Курск сугышына 70 ел тулу билгеләп үтеләчәк, Валентина Андреевна белән Любаны туганнар каберлегендә яңа исемле һәйкәл ачылу тантанасына чакырганнар. Андрей Базаров гаиләсенең күңелендә яши. Яңачишмәлеләр Любовь Васильевна белән Владимир Викторович Михеевларның улы карт бабасының исеме белән аталган (онык-чыклар үзләре дә җидәү).
Андрей инде үсеп буйга җиткән, җитлеккән. Әле тагын бабасының оныкчыгы - Анастасия Михеева да бар. Буыннар арасындагы элемтәне саклап, нәсел дәвам итә.
әтисе, бабасы кабере янында Фотолар гаилә архивыннан
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев