Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Районда төзүчеләрнең өлеше

Ра­йон­ның со­ци­аль тар­ма­гы үсе­шен­дә соң­гы ел­лар­да шак­тый үз­гә­реш­ләр бул­ды. Мо­ңа тө­зе­леш оеш­ма­ла­ры­ның да керт­кән өле­ше зур. Һө­нә­ри бәй­рәм­нә­ре - Тө­зү­че­ләр кө­не ал­дын­нан без ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се­нең инф­раст­рук­ту­ра үсе­ше бу­ен­ча урын­ба­са­ры Мәх­мүт Го­мә­ров бе­лән шул хак­та әң­гә­мә кор­дык.

- Мәх­мүт Мул­ла­ну­ро­вич, бы­ел тө­зе­леш тар­ма­гын­да ни­ләр­гә иреш­те­гез, га­зе­та уку­чы­ла­ры­быз­га шул хак­та сөй­лә­сә­гез иде.

- То­рак фон­ды­на ка­пи­таль ре­монт прог­рам­ма­сы бу­ен­ча ра­йон­да, тө­гәл­рә­ге Крас­ный Ок­тябрь­дә бер йорт ре­монт­ла­на. Ре­монт­ны Хә­лим Бил­да­нов җи­тәк­лә­гән тө­зе­леш оеш­ма­сы алып ба­ра. Эш ахы­ры­на якын­ла­ша, би­на­ның тү­бә­се алыш­ты­рыл­ды, эч­ке эш­ләр тө­гәл­лән­де, хә­зер ал­гы ягын җы­лы­ту, тыш­лау, от­мост­ка­лар бе­тон­лау эш­лә­ре ка­лып ба­ра. Мәк­тәп­ләр­гә ка­пи­таль ре­монт прог­рам­ма­сы бу­ен­ча Шах­май мәк­тә­бен­дә, Зи­рек­ле ли­це­ен­да эш­ли­ләр. Эш кү­лә­ме ар­тык зур бу­лу сә­бәп­ле, Че­ре­му­хо­во мәк­тә­бе прог­рам­ма­га кер­тел­мә­де - би­ре­дә ки­лә­се ел­га ка­пи­таль ре­монт үт­кә­рә­чәк­без. Кал­ган ак­ча­лар Ак­бү­ре мәк­тә­бе­нә би­рел­де. Өч мәк­тәп тә уку елы баш­ла­ну­га әзер бу­ла­чак.

ФАП­лар тө­зү һәм ре­монт­лау прог­рам­ма­сы бу­ен­ча ра­йон­да - Чал­лы Ба­шы авы­лын­да ФАП тө­зел­де, ав­густ ур­та­ла­рын­да Рус Ча­бак­са­рын­да мо­дуль ур­наш­ты­ра­чак­лар һәм ти­рә-ягын тө­зек­лән­де­рә­чәк­ләр. Под­ряд­чы­лар ин­де сы­нау­ны үт­кән оеш­ма­лар, эш­не баш­ка­рып чы­га­сы­ла­ры­на шик юк. Бы­ел Н.П. Ле­бед­ка­да, Яңа Ива­на­е­во­да, Горш­ко­вода, Ле­ни­но­да, Әдәм­сә­дә, Чер­туш­та - 6 ФАП би­на­сы һәм Зи­рек­ле учас­ток хас­та­ха­нә­се ре­монт­лан­ды. Ар­хан­гел Бис­тә­сен­дә һәм Әдәм­сә­дә ве­те­ран­нар прог­рам­ма­сы бу­ен­ча ике йорт тө­зе­лә. Чер­туш­та ки­тап­ха­нә бе­лән бер­гә 100 урын­лык күп функ­ци­я­ле үзәк тө­зү тө­гәл­лә­неп ки­лә, аны "Ст­рой­сер­вис" ЯАҖ баш­ка­ра. Бы­ел ра­йон үзә­ген­дә яңа ав­то­вок­зал тө­зел­де, ин­де тер­ри­то­ри­я­се дә тө­зек­лән­де­реп бе­тә. Крас­ный Ок­тябрь­дә­ге "Сол­ныш­ко" ба­ла­лар бак­ча­сын ре­монт­лый­сы, Акъ­яр­да һәм Ак­бү­ре­дә ба­ла­лар бак­ча­ла­рын мәк­тәп би­на­ла­ры­на кү­че­рә­се бар.

- Бы­ел "Чис­та су" прог­рам­ма­сы бу­ен­ча ни­ләр эш­лән­де?

- Шу­шы прог­рам­ма бу­ен­ча Ак­бү­ре­дә эш алып ба­ры­ла, мо­ңа 3 млн. сум ак­ча бү­леп би­рел­де, урам­нар­да 8,9 чак­рым­га су­зыл­ган суүт­кәр­геч­ләр­гә ре­конст­рук­ция эш­лә­рен Бал­тач ме­ли­о­ра­тор­ла­ры баш­ка­ра. Шах­май­да да эш­кә ке­реш­те­ләр, ан­да 2,6 чак­рым озын­лык­та яңа трас­са са­лы­на­чак. Крас­ный Ок­тябрь, Әдәм­сә, Акъ­яр­да да эш­ли­ләр. План­да ка­рал­ган 11 чак­рым яңа трас­са са­лын­ды ин­де.

- Яңа Чиш­мә­дә та­гын нин­ди сәү­дә үзә­ге тө­зе­лә соң?

- Хә­зер сәү­дәү­ңел ачу комп­лек­сы тө­зү өчен грунт са­лы­на, ан­да спорт мәй­дан­чы­гы, рес­то­ран һәм "Эс­сен" сәү­дә үзә­ге бу­ла­чак.

- Фор­сат­тан фай­да­ла­нып, бар­лык тө­зү­че­ләр­не һө­нә­ри бәй­рәм­нә­ре бе­лән кот­лап яңа хез­мәт уңыш­ла­ры те­лим, ра­йон һәм Мәс­кәү Са­бан­туй­ла­рын хә­зер­ләү­дә кат­наш­кан тө­зү­че­лә­ре­без­гә, шу­лай ук Ка­зан­да фут­бол ста­ди­о­нын тө­зү­дә кат­наш­кан оеш­ма­лар­га рәх­мәт бел­де­рәм.

- Әң­гә­мә­гез өчен рәх­мәт. Тик ан­да авыл җи­рен­дә тор­мыш­ны үз­гәр­тү бу­ен­ча тө­зе­леш оеш­ма­ла­ры­ның күп­кыр­лы эш­лә­рен як­тыр­тып бе­те­рү мөм­кин тү­гел, шу­лай да яз­ма­быз­да авыл ке­ше­се­нең тор­мы­шын ях­шыр­ту бу­ен­ча ни­ләр эш­лә­нүе кү­ре­нә.

Әң­гә­мә­не

Ев­ге­ний Ста­ров

алып бар­ды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев