Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сайлаучылар Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирделәр

Үткән якшәмбе, 13 сентябрьдә, Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау югары дәрәҗәдә һәм актив төстә үтте. Татарстан буенча Безнең республикада якынча алынган мәгълүматлар буенча сайлауларда 84%тан артык сайлаучы катнашкан. Татарстан Президентын сайлауда Рөстәм Миңнеханов ышандырырлык җиңү яулады. Аның өчен 94,40% татарстанлы тавыш биргән. Алар гамәлдәге власть өчен тавыш...

Үткән якшәмбе, 13 сентябрьдә, Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау югары дәрәҗәдә һәм актив төстә үтте.
Татарстан буенча
Безнең республикада якынча алынган мәгълүматлар буенча сайлауларда 84%тан артык сайлаучы катнашкан. Татарстан Президентын сайлауда Рөстәм Миңнеханов ышандырырлык җиңү яулады. Аның өчен 94,40% татарстанлы тавыш биргән. Алар гамәлдәге власть өчен тавыш бирделәр һәм бердәмлекне күрсәттеләр. Республикада яшәүчеләрнең күпчелеге Рөстәм Миңнеханов тарафыннан эшләнгән стратегия идеяләрен хуплый. Аның мөһим блоклары булып кеше капиталын, икътисадны, мәгарифне үстерү һәм Татарстанны Россиядә генә түгел, ә бөтен илгә инновацион җәлеп итү төбәгенә әверелдерү тора.
Президентлыкка башка кандидатлар түбәндәге тавышларны җыйдылар: Х.Г. Миргалимов - 2,56%, Р.Г. Билгилдеева - 1,68%, Р.Р. Йосыпов - 0,81%.
ТР ҮСК Татарстан Президенты постына Рөстәм Миңнехановның сайлануын һәм Республиканың югары вазыйфаи затын сайлаулар уңышлы үтүен таныды.
Яңа Чишмә районы буенча
Барлык 27 сайлау участогында да сайлаучылар актив катнашты, бернинди тәртип бозулар булмады.
Сайлауларда 11468 сайлаучының 11395 се катнашты, бу 99,36% тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Президентын сайлауда Рөстәм Миңнеханов берсүзсез җиңү яулады. Аның өчен сайлаучыларның 98,96%ы тавыш биргән. Башка кандидатлар җыйган процентлар түбәндәгечә: Миргалимов Х.Г. - 0,47%, Билгилдеева Р.Г. - 0,29%, Йосыпов Р.Р. - 0,15%.
Яңачишмәлеләр җирле үзидарә Советларына 111 депутат сайладылар. Барлык сайлау округларында да сайлаулар альтернатива белән барды, 111 мандат урынына 216 кандидат дәгъва кылды (тәфсилләбрәк сайлау нәтиҗәләре турында 2-3 нче битләрдән укый аласыз).
Районның барлык сайлау участокларында сайлаучылар өчен чәй табыны оештырылган иде, һәр җирдә татарча, русча җырлар яңгырап торды, кешеләр сайлауга бәйрәмгә баргандай агылды.
Сәгать 10 да Яңа Чишмә РМЙ каршындагы мәйданда "Республикам белән горурланам!" дип исемләнгән концерт башланды, анда районның үзешчән сәнгатьтә катнашучы иң оста артистлары чыгыш ясады һәм сайлаучылар рәхәтләнеп яраткан җырларын тыңладылар.
Район башлыгы Вячеслав Козлов сайлау комиссияләре әгъзаларына, авыл җирлекләре башлыкларына, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә башкарган эшләре өчен һәм, сайлауларда гражданлык активлыгы күрсәтеп, бердәм рәвештә дөрес юнәлеш сайлаган барлык сайлаучыларга рәхмәт белдерде. Бу, Татарстандагыча, безнең районда да хакимият башындагыларның халык белән аралашып яшәве белән аңлатыла. Дистәләгән очрашу, җыеннар, конференцияләр һәм башка чаралар үткәрелде, аларда яңачишмәлеләр теләсә нинди мәсьәлә буенча үз позицияләрен әйтә алдылар. Очрашуларда күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итү район җитәкчелеге контролендә тотыла.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X