Терлекчелеккә – аерым игътибар
Сишәмбе көнне терлекчелекне үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча семинар-киңәшмә булып узды. "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ фермасы территориясенә җыелучылар терлекчелек биналарын ремонтлау барышы белән таныштылар һәм клубта быелгысы елның җиде аенда терлекчелек үсешенә йомгак ясадылар. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды. Евгений СТАРОВ Семинар-киңәшмә эшендә район башлыгы урынбасары Наилә Закирова, башкарма комитет...
Сишәмбе көнне терлекчелекне үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча семинар-киңәшмә булып узды. "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ фермасы территориясенә җыелучылар терлекчелек биналарын ремонтлау барышы белән таныштылар һәм клубта быелгысы елның җиде аенда терлекчелек үсешенә йомгак ясадылар. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.
Евгений СТАРОВ
Семинар-киңәшмә эшендә район башлыгы урынбасары Наилә Закирова, башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов һәм аның урынбасарлары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Сергей Баранов һәм идарә белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре һәм зооветбелгечләр катнашты. "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ җитәкчесе Евгений Белоглазов терлекчелек биналарын ремонтлау һәм фермаларны кышка хәзерләү барышы турында сөйләде. Тудыру бинасында, атлар фермасында инде ремонт ясалган, транспортерларга һәм башка терлекчелек биналарына ремонт эшләре дәвам итә. Район башлыгы ферма территорияләрендә тәртип булдыру һәм агымдагы ремонт эшләрен тизләтү кирәклегенә басым ясады. Сенаж базларын терлекләрдән саклау өчен киртәләү һәм янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләрен тайпылусыз үтәү кирәклегенә дә игътибар бирелде. Архангел Мәдәният йортында киңәшмә булды, анда быелгысы елның җиде аенда терлекчелек үсешенә йомгак ясалды. Әлеге мәсьәләне карап тикшерә башлаганчы Вячеслав Козлов җыелучылар игътибарын урамнардагы һәм өй тирәләрендәге тәртипкә (чүп үләннәре үсми) юнәлтте. Фермаларны кышка хәзерләү турында сөйләгәндә биналарны һәм киртә абзарларны йогышсызландыру (дезинфекция) кирәклегенә игътибар бирелде, әлегә бу эш сүлпән бара.
Киңәшмәдә Сергей Баранов 24 нче формага анализ белән чыгыш ясады. Докладчы, гомумән, җиде айда терлекчелектәге үсеш нәтиҗәләре - уңай, дип билгеләп үтте, әмма июль аенда район хуҗалыклары узган елга караганда начаррак эшләгәннәр.
Җитәкчеләр, белгечләр, терлекчеләр үзләре дә терлекчелекнең һәр көнне акча бастырып чыгаручы басма станок икәнлеген аңларга тиешләр, хуҗалык һәм кешеләр иминлеге, иркен тормышы нәкъ менә шул станокның ничек эшләвенә бәйле. 2012 елның 7 енда МЭТ саны 538 башка арткан, ә сарыклар саны 407 башка кимегән. Бу "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ дә нәсел сарыкларын (өлгергәнгә кадәргеләр) сату аркасында булган. Хәлләр сарыклар бәрәннәгәч кенә уңай якка үзгәрердер. "Татарстан" агрофирмасында (205), "Вәлиев Ф.Р." КФХ да (53), "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ дә (30), "Савельев А.А." КФХ да (23 баш) МЭТ санын арттыруга ирешкәннәр, фермерлар Барова һәм Исхаковта терлекләр саны, киресенчә, кимегән. Җиһаз алуда ярдәм күрсәтелгән фермерларның терлекләре саны планда каралганга туры килергә тиеш. Дуңгызлар саны буенча хуҗалыкларда артым күзәтелә, узган елга карата 276 башка күбрәк, әмма районда дуңгызларның гомуми саны нибары 922 баш кына тәшкил итә. Дуңгызлар саны буенча артым бигрәк тә фермерлар Порецкий, Суворов һәм Хорьковта зур.
Җиде айда сөт җитештерү 13607 тонна арткан яки 109 процентка. Сөт җитештерү буенча иң зур үсешкә "Вәлиев Ф.Р." КФХда ирешкәннәр - 68%. Июль аенда сөт җитештерү 156 тоннага арткан. Июльдә "Татарстан" агрофирмасы (плюс 82), "Зубов В.С." (17), "Вәлиев Ф.Р." (15) һәм "Скоков Н.А." (12 тонна) КФХ-лар яхшы эшләгәннәр.
Гомумән район буенча ит җитештерү 2011 ел дәрәҗәсенә карата 116 процент тәшкил иткән, әмма дуңгыз ите җитештерүдә җитешсезлекләр бар әле - 2011 елга карата барлыгы 94 процент кына, ә дуңгыз ите сату узган ел белән чагыштырганда бары 14 процент кына тәшкил иткән. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, күп хуҗалыклар ("Архангельское" КФХ" ҖЧҖ, "Игенче" ҖЧҖ, "Скоков Н.А.", "Савельев А.А." КФХ-лар) кечкенә авырлыктагы (үсмәгән) терлекләр тапшыралар, шул ук вакытта "Козлов В.В." һәм "Анисимов О.А." КФХ-да МЭТнең уртача тапшыру авырлыгы 500 килограммнан артык тәшкил итә, "Татарстан" агрофирмасында - 450 кг.
Үрчем алу буенча хуҗалыклар яхшырак эшләгәннәр. Барлыгы 2011 елдагыдан 656 башка күбрәк бозау алганнар. "Татарстан" (плюс 384 баш) һәм "Кулон" агрофирмаларында (плюс 185) үрчем алу буенча яхшы эшләгәннәр.
"Нурхамәтов З.М." КФХ да (минус 2) кимегән. Тулаем алганда, быел бозауларның сакланышы яхшырган, әмма әлеге планда эшләргә кирәк әле.Төп көтүлеккә таналар кертү 125 башка арткан. Бу өлкәдә "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ, "Зубов В.С.", "Козлов В.В.", "Нурхамәтов З.М.", "Скоков Н.А.", "Савельев А.А" КФХ-лар яхшырак эшлиләр. Дуңгызлар үрчеме буенча, июльдә дуңгыз балалары 31 башка кимрәк алынган. 24 нче форма буенча анализ ясаганда экранда слайдлар күрсәтелде, анда кайбер хуҗалыкларда терлекчелек тармагын алып бару торышы чагылдырылды.
Авыл хуҗалыгы идарәсе икътисадчысы Энҗе Шәйдуллина 7 айда терлекчелекне үстерү буенча авыл товар җитештерүчеләренең икътисадый күрсәткечләренә анализ белән чыгыш ясады. Ул терлекчелек продукциясен сатудан кергән акча 164 миллион сум тәшкил итте, дип билгеләп үтте. 1 гектарга керем "Вәлиев Ф.Р." КФХ-да 1797 сумнан башлап, "Зубов В.С." КФХ-да 7300 сумга чаклы (4 тапкырга күбрәк) үзгәреп тора. Әгәр "Зубов В.С." КФХ-да 1 баш шартлы терлеккә акчалата керем 19700 сум алынган булса, "Козлов В.В." КФХ-да - 16700, "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ-дә - 15200 сум, ә менә "Садыйков М.Х.", "Скоков Н.А." КФХ-да, "Игенче" ҖЧҖ-дә ул 12 мең сумга да җитми. Җитештерүгә киткән чыгымнар керемнәрдән берничә тапкырга артканда ничек итеп терлекчелекне үстерергә мөмкин?! Район буенча табыш барлыгы 15 млн. 166 мең сум, ә рентабельлек 8,1 процент тәшкил иткән.
"Козлов В.В." КФХ яхшы эшләгән, анда 8 млн. сумнан артык табыш алынган, рентабельлелек 51 процент тәшкил итә. Җитештерелгән продукциянең 1 сумына дәүләт 53 тиен дотация түли. Уртача хезмәт хакы (7 ай эчендә) 9108 сум тәшкил иткән, "Садыйков М.Х." КФХ-да хезмәт хакы дәрәҗәсен үткән ел белән чагыштырганда - 10 процентка, "Скоков Н.А." КФХ-да 6 процентка киметкәннәр, хәер, моңа нигез шарт да юк. Сөт җитештерү, нигездә, табышлы, әмма азыкны артык сарыф итү, түбән сыйфатлы сөт тапшыру аркасында хуҗалыклар бик күп югалта. Район буенча сөтнең 27 проценты икенче сорт белән сатыла. "Татарстан" а/ф-ның Чертуш, Акъяр бүлекчәләрендә 33 процент сөт II сорт белән бара, "Нурхамәтов З.М." КФХ-да - 47 процент, "Садыйков М.Х." КФХ-да сөтнең 20 проценттан артыгы икенче сорт белән китә. Шул ук вакытта "Козлов В.В." КФХ-да продукциянең 79 проценты югарыда сорттан тапшырыла, "Зубов В.С." КФХ-да 89, "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ"дә - 67, "Вәлиев Ф.Р." КФХ-да - 65 процент. Бу сөт үткәргечләр булмаган хуҗалыклар, ә "Кулон" а/ф бар сөтен дә югары сорттан сата. Сүз дә юк, сыйфатлы сөт өчен түләү дә югары - 12-15шәр сум, ә II сорт өчен 9-10 сум. Сөтнең сорты түбән булу аркасында югалтулар 1 тонна өчен 2-2,5 мең сум тәшкил итә, ягъни, әгәр хуҗалык көненә 2 тонна сөт тапшырса, аена 120-150 мең сум (!) югалта дигән сүз. Җитәкчеләргә һәм белгечләргә менә шул турыда уйланырга кирәк.
Аннан Сергей Баранов район хуҗалыкларында терлекчелекне алып бару, җәйге лагерьларның торышын чагылдырган слайдларла аңлатма бирде. "Татарстан" агрофирмасының Акъяр, Шахмай бүлекчәләре, "Игенче" ҖЧҖ җитәкчеләре һәм белгечләре тәнкыйть утына тотылды.
Киңәшмәдә чыгыш ясап, район башлыгы Вячеслав Козлов район тормышындагы кайбер башка мәсьәләләргә дә кагылды. Уңышны урып-җыю турында сөйләгәндә, күрсәткечләрнең шактый аерылуы билгеләп үтелде. Әгәр "Кулон" агрофирмасында бер комбайн суктырган бөртек 1272 тонна тәшкил итсә, "Татарстан" агрофирмасында нибары 539 тонна гына. Мәйданнарны саламнан чистартуга, аны дөрес һәм җиренә җиткереп өскертләүгә, кукурузны урып-җыюга, ындыр табакларының эшенә, орлыклык материал хәзерләүгә игътибар бирелде. Һәр җирдә көзге культуралар чәчү эшенә керешер, туңга җир сөрү темплары арттырыр вакыт җитте. Барлык хуҗалыклар пай җирләре өчен исәп-хисап ясарга тиешләр. Киңәшмә азагында Вячеслав Козлов катнашучыларның барысын да "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясендә катнашырга чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев