Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Урып-җыюга комбайннар әзер булачак

11 июльдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов рәислегендәге комиссия райондагы комбайн паркының хәзерлеген тикшерде. Гомумән тикшерү нәтиҗәләре буенча уңыш урып-җыюга комбайннарның әзерлегенә уңай бәя бирелде.

Комиссия составында авыл хуҗалыгы идарәсе, хуҗалык оешмалары, Дәүләт техник күзәтчелеге белгечләре эшләде. Районда барлыгы 96 комбайн исәпләнә, шуларның 28-е - югары җитештерүчәнлекле (13 "Нью-Холланд", 7 "Лексион" һәм 4шәр "Акрос" һәм "Мега"), 17 "Дон", 3 "Енисей" һәм 48 "Нива" комбайны. Комбайн паркының әзерлеге 92 процент дип бәяләнә. Бер суктыру комбайнына йөкләнеш - югары, 700 гектар тәшкил итә. Быелгы корылыклы елда уңышны югалтуларсыз җыеп алырга кирәк, шуңа күрә комиссия комбайннарның герметиклыгына аеруча игътибар итте. Комиссия әгъзалары "Кулон" һәм "Татарстан" агрофирмаларын, "Козлова М.И." КФХ-ны тикшерде. Әзерлек линейкасына булган барлык комбайннар да куелган иде. Тикшерелә торган һәр хуҗалыкта комиссия сайлап икешәр комбайнның герметиклыгын тикшерде. Быелгысы елда комбайнчылар һәм белгечләр техниканы әзерләүгә намуслы караганнар. Суктырып караганда (тикшергәндә) югалтулар ачыкланмады. Тикшерү чорында район буенча тагын биш комбайнчы җитешми иде. Ярдәмгә ВУЗ һәм 118 нче ҺУ студентлары киләчәк, алар комбайнчы ярдәмчеләре булып эшләячәкләр. Якын араларда комбайнчылар буенча кадрлар мәсьәләсе хәл ителәчәк. Калган комбайннарны да җентекләп герметиклыкка тикшерергә кирәк. Барлык комбайннар да ут сүндергечләр белән комплектланган, бөртекле культураларны урып-җыю чорында кырда янгын машинасы кизү торачак, ә ул булмаган урыннарда су тутырылган цистерналы машиналар булачак. Коры, эссе һава торышы хөкем сөргәндә янгынга каршы куркынычсызлык чаралары тулысынча үтәлергә тиеш.

Баллар буенча бәяләгәндә тикшерелгән хуҗалыклардан комбайннарын "Кулон" агрофирмасында (93), "Козлова М.И." КФХ (83) һәм "Татарстан" агрофирмасының Акъяр бүлекчәсендә (77 балл) комбайннарны барысыннан да яхшырак әзерләгәннәр.

ЯММ белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителгән, күптән түгел ташламалы бәядән дизель ягулыгына икенче транш килгән. Барлык хуҗалыкларда да күчмә ремонт звенолары булдырылган, төшке ашны да турыдан-туры кырга китерәчәкләр. Игеннәрне суктыру эшләре башланганчы барлык комбайннарны да кирәкле нәрсәләр белән комплектларга һәм авыл хезмәтчәннәре өчен иң киеренке чор - урып-җыю эшләрен оешкан төстә үткәрергә кирәк.

Евгений СТАРОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев