Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Вакытлары бушка узмый

Быелгы уку елында колледжда укуның беренче ае үтеп тә китте. Бүген студентлар ничек яши, киләчәккә нинди планнар коралар? - 9 октябрьдә студентлар активы советында әнә шул хакта сүз алып бардылар.

Барлык төркемнәрнең иң актив вәкилләреннән торган студентлар советы колледжда укучы студентларның үз инициативасы буенча күптән түгел генә булдырылган. Аларның максаты: - монда укучы һәр кешенең студент тормышын активлаштыру;
- 118 нче ҺУ-да башланган традицияләрне дәвам итү һәм үткәреләсе чараларга яңа төзәтмәләр кертү;
- "Форпост" отряды эшен активлаштыру, волонтерлык эшчәнлеген үстерү;
- педагогик коллектив һәм төркем мастерлары белән берлектә һәр студент өчен парта артындагы өч ел бушка узмасын өчен мөмкин булганның барын да эшләргә кирәк: һөнәргә өйрәнүдән тыш, барысын да спортка, иҗатка - төрле конкурсларда һәм ярышларда катнашуга җәлеп итәргә кирәк.
Училищеда шундый актив тормыш рәвеше алып баручы Сергей Моревны (3 нче курс студенты) җирле "ШТК" (КВН) командасында күрергә мөмкин. Ул спорт белән җитди шөгыльләнә, үзешчән сәнгать коллективы составына керә. Быел ул башлангыч һәм урта һөнәри белем алу училищелары арасында "Һөнәре буенча иң яхшысы-2013" дип аталган һөнәри осталык буенча республика олимпиадасында диплом һәм сертификат алган. Сергей Казан дәүләт аграр университетына I курска рәсми төстә укырга чакырылган. Сергей Морев кебек актив укучылар монда аз түгел. Инде беренче курслар да уку йортына җайлаша (ияләнә) башлаганнар һәм коллективның мәдәни-спорт тормышында да катнашалар.
Үткән пәнҗешәмбедә аларда атна саен үткәрелә торган линейкада район башлыгы Вячеслав Козлов кунакта булган. Ул кырлардагы язгы-җәйге һәм көзге эшләрдә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән Сергей Моревны һәм башка егетләрне, шулай ук "Милләтләр кроссы" район чарасында призлы урыннар яулаган студентларны бүләкләүдә катнашкан.
Шул ук студентлар советына район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек начальнигы Ольга Лаврентьева килгән иде. Алар укучыларга тәкъдимнәр һәм киңәшләр бирделәр, барлык башлангычларда ярдәм итәргә вәгъдә иттеләр. Октябрьдә булачак "Беренче курсларны студент итеп кабул итү", "Көзге бал" һәм мини-футбол буенча спорт ярышларын ничек уздыруны бергәләп хәл иттеләр.
Совет утырышында катнашучы колледж завучы Лидия Наумова: "Әгәр инициативаны балалар үзләре күрсәтсә, алар моны дәртләнеп эшлиләр, ә педагоглар тәкъдим итсә - алар тарафыннан әллә ни булышлык тоймыйлар. Шуңа күрә безгә ярдәмче дә, альтернатив та булырлык студентлар советы оештырылды. Һәм район власте безгә игътибар итә икән, без бик шат - бу укучыларыбызга стимул бирә һәм абруйларын күтәрә", -дип билгеләп үтте.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X