Ватан үз геройларын онытмый
9 майда Андреевка авылында Җиңү көненә багышланган бәйрәм митингы булып үтте. Быел Андреевка авылы халкы чын мәгънәсендә шушы Бөек Җиңү көнен аеруча тантаналы шартларда бәйрәм итте: авыл үзәгендә аларның якташларына - җиңүче сугышчыларга һәйкәл төзелгән.
Әлеге авылдан 106 ир-ат һәм мыегы да чыкмаган малайлар фронтка киткән, шуларның 65се яу кырында мәңгелеккә ятып калган. Сугыштан әйләнеп кайткан солдатларның берсе генә дә бүгенге көнгә чаклы яши алмаган. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның авылда исән-сау калганнары булмаса да, аларның балалары, оныклары, оныкчыкларының йөрәкләрендә якты истәлекләр саклана.
Һәйкәлне тантаналсы шартларда ачу чарасында Андреевкада яшәүчеләрнең барысы да һәм сугыш ветераннарының шәһәрләрдән кайткан балалары, шулай ук күршеләре - петропавеллылар һәм район үзәгеннән килгән кунаклар - "Бердәм Россия" партиясе һәм мәдәният бүлеге вәкилләре дә катнашты. Митингны район башлыгы Вячеслав Козлов ачып җибәрде, ТР хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе начальнигы Дмитрий Иванов һәм Петропавел Бистәсе авыл җирлеге башлыгы Светлана Дворецкая котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар. Алар әлеге һәйкәлне төзүчеләргә һәм иганәчеләргә - Виктор Смыков җитәкчелегендәге "Ямашнефть" НГДУ-га рәхмәт белдерделәр. Тантанада шушы оешма вәкиле, нефть һәм газ чыгару цехы начальнигы һәм тирәсен тотуга үз өлешен кертүче сугыш хәрәкәтләре ветераннарының район Советы рәисе Виктор Калмыков катнашты: алар андреевлыларны күптән көтелгән вакыйга - һәйкәл ачу һәм җиңү Көне белән котладылар. Авылдашлар исеменнән һәйкәл торгызуга булышлык күрсәткән һәр кешегә шушы авыл кешесе Александр Петров рәхмәт белдерде, аның чыгышы эмоциональ булды - ул нык дулкынланды. Җыелган халыкның да күңелләре нечкәрде - бу көнне башкача була да алмый. Яшь андреевлылар башкарган җырлар, шигырьләр солдатларга гимн булып яңгырады. Веноклар һәм чәчәкләр кую мизгелләре күңелләрне тагы да йомшарта төште - бу илебезне саклаган җиңүче - сугышчыларга тагын бер кат баш ию булды. аларның теләкләре, тырышлыклары һәм булышлыгы белән Андреевкада 106 сугышчы истәлегенә һәйкәл торгызылды.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев