Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җәяү йөрү – зыянлы түгел, тик бик авыр

"Миңа 83 яшь, 2 төркем инвалид. Минем кебекләр район үзәгендә байтак. Һәм безгә еш кына Саклык банкына, почтага, хастаханәгә барырга туры килә. Сез, яшьләр, әлегә моның ничек авыр булуын - 5-6 шар чакрым җәяү йөрүнең кыенлыгын аңламыйсыз.

Кайчандыр бу ара безнең өчен дә зур түгел иде дә бит, тик ул чаклар үтте шул инде",- дип яза безгә яңачишмәле, тыл хезмәтчәне Юныс Нәсыйбуллин. -Әлегә чаклы район үзәге буйлап автобус йөри иде, һәммәсенә дә - картларга да, яшьләргә дә, авыруларга да, сәламәтләренә дә яхшы иде. Ә хәзер кайберәүләр киңәш тә бирә, янәсе, такси чакыртыгыз, 60 сумга сезне кая кирәк, шунда илтәчәкләр, диләр. Тегендә 60, монда 60, менә сиңа 120 сум, әгәр дә сиңа төштән соң да хастаханәгә барырга кирәк булса - менә сиңа 240 сум. Әйе, хәзер бездән җәмгыятькә бернинди дә файда юклыгын без бик язхшы аңлыйбыз. Әмма картлык - тормышта котылгысыз этап һәм без аны тулы кыйммәтле һәм лаеклы төстә яшәргә телибез. Өлкәннәр турында фәкать социаль хезмәткәрләрнең генә искә алуы бик аяныч, аларын да мәҗбүр генә итәләр. Бер мисал китерәм: безне Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә чакырдылар, автобусларда йөртәчәкләр, диделәр. Нәтиҗәдә җәяү бардык, җәяү кайттык яки такси ялла. Өлкәннәр көненә дә җәяү бардык, шуңа да РМЙ-га нибары 14 өлкән кеше генә килгән иде, ә калган тамашачылар - бәйрәмне оештыручылар үзләре иде. Шулай ук Инвалидлар көненә чакырылучыларга да транспорт бирмәделәр. Мин үзем өчен генә борчылмыйм, без, картлар, бер-беребез белән очрашып, аралашып торабыз, баксаң, бу проблема безнең уртак икән". (Хат кыскартылып бирелә).
Район, район үзәге буйлап пассажирлар йөртү, ветераннар өчен бәйрәм оештырулар буенча җаваплы кешеләрдән әлеге хатка җаваплар озак көттермәде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова: "Кызганычка каршы мәсьәләне хәл итү финанс проблемаларына килеп төртелә. Эш шунда ки, район үзәгендә автобус маршруты тоту зыян гына китергәнгә, кешеләр ташучы автомобильләр белән муниципаль контракт төзелмәде. Автобуста пассажирлар саны бик аз. Тыл хезмәтчәне Ю. Насыйбуллинның мөрәҗәгатен дә аңлыйбыз, тик әлегә мәсьәләне уңай хәл итә алмыйбыз".
Яңа Чишмә АҖ башлыгы Алексей Иванов: Яңа Чишмә территориясендә өлкән яшьтәге 221 кеше яши. Алар өчен әзерләнгән чарага аларны ничек кенә транспортта алып килергә теләсәк тә, бу мөмкин түгел. Моның өчен ике автобус кирәк, ә алар бездә юк.
Редакциядән: Һәркемгә мәгълүм ки, совет сугышчыларының һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыгына, куйган хезмәтләренә бернинди шик юк, аның шулай булуы елдан-ел тагы да ассызыклана төшә, ә фашизмны җиңү көне тагы да зурлап үткәрелә. Тик матур сүзләр сөйләп, бәйрәм салютлары биреп, без бу җиңү өчен кемгә бурычлы икәнебезне онытмыйбызмы икән? Өлкән яшьтәге кешеләр җәмгыятьнең чәчәк атуы өчен күп нәрсә эшләгән, ә без яшь буын - аларга бурычлы, ә бурычны түләргә кирәк. Дәүләтне сыйфатлаучы критерийларның берсе - картлар анда әйбәт яшиме?
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X