Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Йомгак ясалды

Як­шәм­бе көн­не тер­лек­че­лек­не үс­те­рү мәсь­ә­лә­лә­ре бу­ен­ча се­ми­нар-ки­ңәш­мә үт­кә­рел­де. Җы­ел­ган ха­лык "Вә­ли­ев Ф.Р." КФХ-да кат­наш азык хә­зер­ләү тех­но­ло­ги­я­се бе­лән та­ныш­ты­лар. "С­ко­ков Н.А." КФХ-ның МЭТ фер­ма­сын­да бул­ды­лар, шу­шы ел­ның ике аен­да тер­лек­че­лек­не үс­те­рү­дә­ге эш нә­ти­җә­лә­ре­нә йом­гак яса­ды­лар. Ев­ге­ний СТА­РОВ

Се­ми­нар-ки­ңәш­мә эшен­дә ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов, баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се Ри­нат Фә­са­хов һәм аның урын­ба­сар­ла­ры, авыл ху­җа­лы­гы ида­рә­се на­чаль­ни­гы Сер­гей Ба­ра­нов һәм аның бел­геч­лә­ре, авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры, ху­җа­лык җи­тәк­че­лә­ре һәм зо­о­вет­бел­геч­ләр кат­наш­ты. Фер­мер Фәр­гат Вә­ли­ев үз ху­җа­лы­гын үс­те­рү, кат­наш азык­лар җи­теш­те­рү тех­но­ло­ги­я­се ту­рын­да сөй­лә­де. Уз­ган ел кат­наш азык җи­теш­те­рү өчен 153 мең сум­лык ком­пакт­лы җи­һаз алып, алар сы­ер­лар­ның баш са­нын әл­лә­ни арт­тыр­мый­ча да (хәт­та бо­зау­лау да аз), ба­ланс­лаш­ты­рыл­ган аша­ту хи­са­бы­на сөт җи­теш­те­рү­не өч мәр­тә­бә ди­яр­лек арт­ты­ру­га иреш­кән­нәр. Ра­йон баш­лы­гы авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры­ның игъ­ти­ба­рын ха­лык өчен үз тер­ри­то­ри­я­лә­рен­дә кат­наш азык җи­теш­те­рү­нең за­рур­лы­гы­на юнәлт­те, аны бит чит­тән са­тып алыр­га ту­ры ки­лә. Ни­ко­лай Ско­ков­ның МЭТ фер­ма­сын­да ху­җа ке­ше сә­ла­мәт бо­зау­лар алу­да фән бе­лән хез­мәт­тәш­лек итү, яшь тер­лек­ләр һәм са­вым кө­түе ра­ци­о­нын­да пре­микс­лар кул­ла­ну ту­рын­да сөй­лә­де. Ки­лә­чәк­тә сы­ер­лар­ның баш са­нын арт­ты­ру күз­дә то­ты­ла, мо­ның өчен бы­ел 200 баш сы­ер ас­рау өчен таш­лан­дык би­на­га ре­конст­рук­ция ясап, сө­түт­кәр­геч­ләр үт­кә­рер­гә ни­ят­ли­ләр.

Пет­ро­па­вел Мә­дә­ни­ят йор­тын­да ки­ңәш­мә үт­те, ан­да соң­гы ике ай­да тер­лек­че­лек­не үс­те­рү­гә йом­гак ясал­ды. Бу мәсь­ә­лә­не ка­рау­га ке­реш­кән­че Вя­чес­лав Коз­лов авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры­на һәм ап­па­рат­ка, ху­җа­лык итү­че субъ­ект җи­тәк­че­лә­ре­нә РФ Пре­зи­ден­тын сай­лау­лар­ны оеш­кан төс­тә үт­кәр­гән өчен рәх­мәт бел­дер­де, от­чет җы­е­лыш­ла­рын­да һәм ра­йон хал­кы бе­лән оч­ра­шу­лар­да кү­тә­рел­гән бар­лык мәсь­ә­лә­ләр­не дә да­и­ми конт­роль­гә алу бу­ры­чы куй­ды. Ки­ңәш­мә­дә Сер­гей Ба­ра­нов 24 нче фор­ма­га ана­лиз яса­ды. Ту­ла­ем ал­ган­да, док­лад ясау­чы, дуң­гыз ите җи­теш­те­рү һәм ат­лар­ның баш са­ны ки­мү­не исәп­кә ал­ма­ган­да, тер­лек­че­лек­не үс­те­рү йом­гак­ла­ры уңай, дип бил­ге­ләп үт­те. МЭТ-нең баш са­ны уз­ган ел­гы дә­рә­җә­дән 2 про­цент­ка арт­кан. Ях­шы үсеш­кә "Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­сы бу­ен­ча үр­чем алу­ны арт­ты­ру хи­са­бы­на иреш­кән­нәр. Дуң­гыз­лар­ның баш са­ны ки­мү тук­тал­ган, са­рык­лар­ның баш са­ны арт­кан, әм­ма "Ар­хан­гельс­ко­е" КФХ" ҖЧҖ дә ул 46 баш­ка ки­ме­гән. Ат­лар­ның баш са­ны уз­ган ел бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да 65 баш­ка ки­ме­гән. Ат­лар­ның баш са­ны ки­мү­нең иң зур өле­ше "Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­сы­на ту­ры ки­лә (мон­да ат итен­нән әзер­лән­гән кол­ба­са­ны яра­та­лар, кү­рәм­сең). Ике ай­да сөт җи­теш­те­рү 334 тон­на­га арт­кан, иң күп ар­тым "Вә­ли­ев Ф.Р." КФХ-да - 36 про­цент, «Та­тарс­тан» аг­ро­фир­ма­сын­да, "Коз­лов В.В.", "Са­дый­ков М.Х." КФХ­лар­да, "И­ген­че", "Ар­хан­гельс­ко­е" КФХ" ҖЧҖ дә сөт җи­теш­те­рү бу­ен­ча ях­шы эш­ли­ләр. Ра­йон­да сөт җи­теш­те­рү ар­ту­га да ка­ра­мас­тан, аны та­гы да арт­ты­ру өчен мөм­кин­лек­ләр бар. Ху­җа­лык­лар­да сы­ер­лар­дан күп сөт са­вып алу (чор) оеш­ты­рыл­ма­ган, тер­лек­ләр­не ас­рау, аша­ту һәм са­ву тех­но­ло­ги­я­лә­ре үтәл­ми.

Рес­пуб­ли­ка­ның күр­ше ра­йон­на­ры бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да ра­йон­да 100 гек­тар­га сөт җи­теш­те­рү күр­сәт­кеч­лә­ре тү­бән. Ике ай эчен­дә сы­ер­лар­ның про­дук­тив­лы­гы 642 ки­лог­рамм тәш­кил ит­кән (ар­тым бар­лы­гы 59 ки­лог­рамм). Иң күп про­дук­ция би­рү­чән­лек "Коз­лов В.В.", "Вә­ли­ев Ф.Р.", "Әх­мәт­вә­ли­е­ва Г.Г." КФХ­лар­да, "И­ген­че", "Ар­хан­гельс­ко­е" КФХ" ҖЧҖ-дә кү­зә­те­лә. Бер ай­да ур­та­ча тәү­лек­лек ар­тым 90 грамм­га арт­кан. Иң күп ар­тым "Та­тарс­тан" а/ф-да, "Зу­бов В.С." КФХ-да, иң азы - "С­ко­ков Н.А.", "Са­дый­ков М.Х." КФХ-да алын­ган. Ит җи­теш­те­рү уз­ган ел бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да 20 про­цент­ка арт­кан бул­са да, авыл ху­җа­лы­гын­да фай­да­ла­ны­ла тор­ган җир­ләр­нең 100 гек­та­ры­на ит җи­теш­те­рү күр­сәт­кеч­лә­ре бу­ен­ча без­нең ра­йон күр­ше ра­йон­нар­дан шак­тый тү­бән то­ра. Үр­чем алу бу­ен­ча ху­җа­лык­лар ях­шы эш­лә­гән. Бар­лы­гы 1145 баш бо­зау алын­ган, бу 2011 ел­да­гы­дан 196 баш­ка күб­рәк. Үр­чем алу бу­ен­ча "Та­тарс­тан" (плюс 95 баш) һәм "Ку­лон" (57 баш) аг­ро­фир­ма­ла­рын­да ях­шы, ә ме­нә "И­ген­че" ҖЧҖдә һәм "Вә­ли­ев Ф.Р." КФХда на­чар эш­лә­гән­нәр. Ту­ла­ем ал­ган­да бы­ел бо­зау­лар­ның сак­ла­ны­шы шак­тый ях­шыр­ган. Төп кө­тү­гә баш­мак та­на­лар кер­тү бу­ен­ча "Ар­хан­гельс­ко­е" КФХ" ҖЧҖ, "Зу­бов В.С.", "Коз­лов В.В.", "Нур­ха­мә­тов З.М.", "Вә­ли­ев Ф.Р." КФХ­лар­да ях­шы эш­ли­ләр.

Ки­ңәш­мә­дә чы­гыш ясап, ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов те­рек­лек эш­чән­ле­ген­дә агым­да­гы кай­бер мәсь­ә­лә­ләр­гә дә ка­гыл­ды. "Та­тарс­тан" а/ф-ның Ту­был­гы­тау бү­лек­чә­се бел­геч­лә­ре ту­ды­ру бү­лек­лә­ре­нең пыч­рак бу­луы, тер­лек­ләр­нең то­як­ла­ры чис­тар­тыл­ма­вы өчен тән­кыйть уты­на то­тыл­ды. Ки­ңәш­мә ал­дын­нан, бер көн элек Акъ­яр фер­ма­сын­да (җи­тәк­че­се Нә­кыйп Дәү­ләт­шин) җит­ди ким­че­лек­ләр ачык­лан­ган бул­ган. Мон­да бо­зау­лар туу­ын кү­зә­теп то­ру юк, алар ту­ры­дан-ту­ры транс­пор­тер­га элә­гә­ләр, ту­ды­ру бү­ле­ген­дә ки­зү то­ру да оеш­ты­рыл­ма­ган, сы­ер­лар аб­за­рын­да су юк, сы­ер­лар пыч­рак.

Тер­лек­ләр­не ас­рау, аша­ту бу­ен­ча ки­сә­тү­ләр кай­бер баш­ка авыл ху­җа­лы­гы оеш­ма­ла­рын­да да бар, бу хак­та эк­ран­да­гы фо­то­рә­сем­нәр­дән кү­рер­гә мөм­кин иде. Шу­лай ук яз­гы кыр эш­лә­ре­нә хә­зер­лә­нү, ми­не­раль аш­ла­ма­лар, сый­фат­лы ор­лык­лар са­тып алу, тех­ни­ка ре­монт­лау, ме­ха­ни­за­тор кадр­лар бе­лән тәэ­мин итү, суб­си­ди­я­ләр алу өчен до­ку­мент­лар әзер­ләү һ.б. мәсь­ә­лә­ләр дә ка­рал­ды.

Ки­ңәш­мә ахы­рын­да ор­лык­лан­ды­ру­чы­лар: "С­ко­ков Н.А." КФХ-дан Оль­га За­па­ло­ва һәм "Ар­хан­гельс­ко­е" КФХ" ҖЧҖ-дән Тать­я­на Бес­па­ло­ва­лар­га пре­ми­я­ләр тап­шы­рыл­ды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined новоше